Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире мобилизациядән кайтуны көтә торган хатынның «Бәхет икән» шигыре җыр булып чыгачак

news_top_970_100
Ире мобилизациядән кайтуны көтә торган хатынның  «Бәхет икән» шигыре җыр булып чыгачак

Татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең репертуарына яңа җыр әзерли. «Бәхет икән» дип аталган җырның авторы – мобилизацияләнгән ирен махсус хәрби операциядән көтүче Рамилә Антонова, җырның көен Ришат Шәйхетдинов иҗат иткән.

Яңа җырның бер өзеген Гөлназ Шәрипҗанова 2 көн элек кенә чыгарды. Җырның өй студиясе шартларында яздырылуы күренә. «Үземнең күңел халәтемне салдым», –  ди Гөлназ, җырның матур чыгуын искәртеп.

«Бәхет икән җирдә яшәүләре гел елмаеп

Балаларга, сөйгән ярыма.

Хатын-кызга  – безгә – күп тә кирәк түгел икән:

Тик тынычлык булсын җанымда», – дигән юллар бар яңа җырда.

Әлеге җырның премьерасы Илсур белән Гөлназ Шәрипҗановларның концертында көтелә, тик хәзер үк – бер куплеты белән генә дә ул күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Гөлназ Шәрипҗанованың бу җырын инде бик күпләр үзләренең сәхифәләренә урнаштырган, язылучыларыннан хис тулы фикерләр килә тора.

«Күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керә бу җырыгыз. Афәрин», «Уф, Гөлназ-бәгърем, бу җырыгызны тыңлаганда, бөтен җиремдә «каз тәннәре» чыкты. Просто супер, җаным, конечно, тизрәк чыгарыгыз, мин дә кушылып җырлармын», «Бик күңелгә үтеп керерлек җыр бу, ә сезнең башкаруда тагын да», – дигән эчтәлекле бәяләр калдырганнар яңа җырга.

Бу темага: Блогер, заказга шигырьләр язучы Рамилә Антонованың ире Вильданны мобилизацияләгәннәр. Рамилә сәхифәсенә әтисенең кечкенә сабыйлары белән саубуллашкан видеосын куйган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100