Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рамилә Антонова ирен озаткан: «Бу сынаулар безгә юкка бирелмәгән»

news_top_970_100
Блогер Рамилә Антонова ирен озаткан: «Бу сынаулар безгә юкка бирелмәгән»
Рамилә Антонованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер, заказга шигырьләр язучы Рамилә Антонованың ире Вильданны мобилизацияләгәннәр. Рамилә сәхифәсенә әтисенең кечкенә сабыйлары белән саубуллашкан видеосын куйган…

«Безнең «әтисе кызы» һәм «әтисе улы» бар. Алар синең белән горурланалар. Аллаһы теләсә, син Инзилә белән аның туенда «медляк» биегәндә, бүгенге сынауларны елмаю аша искә төшерербез.

Әлеге сынаулар безгә юкка гына бирелмәгән. Булганның кадерен белергә өйрәнү, бер-беребезгә карата хисләрне ныгыту һәм безне көчлерәк итү өчен бирелгән алар безгә. Алар янында башка авырлыклар уен булып кына тоелачак», – дип яза Рамилә. 

Блогер хис-кичерешләрен шигырь юлларына да салган. 

«Мин бит көчле! Ничек инде шулай?

Бернәрсә дә эшли алмыйммени? 

Ышанганда, талпынганда йөрәк,

Күңел һаман моңсу көйләр көйли. 

Мин бит көчле, мин бит көчле, көчле, диеп

Ышандырган булам үземне.

Көчле булгач ник берни үзгәрми? 

Һаман яшьләр били күземне? 

Үз-үземне алдаламыйм бүтән…

Көчсез чакларым да була икән…»

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 октябрь 2022
    Исемсез
    утыр ойдэ сарык, кая барасын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100