Милли китапханәдә фәнне популярлаштыру максатыннан оештырылучы Milmax Science Kazan 2023 кысаларында медицина фәннәре кандидаты, психолог Александр Граница «Психиатриядә ләззәт һәм әле ул гына түгел» («Удовольствие в психиатрии и не только») дигән тема белән чыгыш ясады. Лекциянең иң кызык һәм мөһим өлешләре белән сез дә таныша аласыз.
Ничек көндәлек эшләр арасында югалмаска? Даими рәвештә башкарылучы гамәлләр кешегә ләззәт, шатлык бирә аламы?
Тормышыбызда даими рәвештә башкарылучы гамәлләрнең күпчелеген, америка психологы Ф.Скиннер фикеренчә, алдагы формула буенча аңлатырга була: «Стимул → Реакция → Нәтиҗә». Мәсәлән, бүлмәгә тәрәзәдән салкын җил керә → тәрәзәне ябасыз яисә җылырак киенәсез → кеше үзен уңайсыз хис итүдән туктый.
Нәтиҗәләрне ике төргә: уңайга һәм тискәрегә бүләләр. Уңай нәтиҗә – ул кеше үзе теләгән нәрсәгә ирешү, яңадан кабатлау теләге уята. Мәсәлән, пачкада соңгы чипсы калган, сез аны алып ашыйсыз, һәм сезнең кәефегез күтәрелә. Ә тискәре нәтиҗә – начар тойгылар уяткан стимулны юк итү ул. Мәсәлән, сезгә күп эш бирүләре сәбәпле, борчыласыз, әлеге хисне киметү өчен телефонда утыра башлыйсыз, шул сәбәпле, борчылу хисе кими.
Ләкин кабатланучанлык һәм нәтиҗәнең нинди булуын алдан ук белү кешеләрдә күнегү хисе тудыра һәм рекциянең көчен киметә. Бер үк киноны кабат-кабат карау сездә уңай хисләр тудырмый башлаячак, хәтта тискәре хисләр дә тудырырга мөмкин.
Ә нәтиҗәнең нинди буласын белмәү, киресенчә, реакциянең көчен арттыра. Мәсәлән, сез эштән премия бирү-бирмәүләрен төгәл белмисез икән, премияне биргән очракта, сездә эшләү теләге күпкә югарырак булачак.
Рәхәтлелек хисен кичерү (ләззәт) – көчле мотиватор, ниндидер реакция сәбәпле туган уңай нәтиҗә. Борынгы грек фәлсәфәчеләре Протагор һәм Сократ та «кешенең гамәлләренең максаты – ләззәт алу һәм газапланулардан качу яисә аларны юк итү» дигән фикерне әйткәннәр.
«Ни өчен ләззәт мотиватор булып тора?» дигән сорау туа. Кеше ниндидер гамәлне башкарганнан соң әлеге хисне кичерми икән, ул җәза буларак кабул ителә. Психологлар, кешенең начар гадәтләрен бетерү өчен, нинди стимуллар кешедә рәхәтлелек хисе тудыруын ачыклыйлар һәм аңардан мәхрүм итәләр. Кеше кабат әлеге гадәткә кайтмый.
Әмма кешенең башкарган эшеннән канәгатьлелек хисе кичерми башлавы башка сәбәпләр белән дә бәйле булырга мөмкин. Кешенең уйлары, әлеге гамәлгә мөнәсәбәте үзгәрә, һәм ул, шатланасы урынга, үзен, эшен тәнкыйтьли башлый. Мәсәлән, кешегә эше ошамый башлый икән, ул аны алмаштыру яисә башка эшчәнлек белән шөгылләнү турында уйлана, телефонда ешрак утыра башлый.
Канәгатьлек, рәхәтлек хисен кичерми башлау ниндидер эшне, гамәлне башкарудан туктауга да китерә ала, ягъни демотиватор булып та тора. Ә кешеләрнең хроник рәвештә рәхәтлек, шатлану хисен кичерми башлавы депрессия һәм шизофрения белән авырган пациентларда күзәтелә.
Әмма Сократ ләззәтне генә түгел, ә шул ләззәт сәбәпле килеп чыккан нәтиҗәләрне дә исәпкә алырга кирәклеген искәртә, ягъни әлеге ләззәтне кичергәннән соң кеше газапланамы яисә юкмы. Шуңа күрә кайбер очракта ләззәтне «икенче урынга» калдырырга һәм башка кыйммәтләр эзләргә кирәк.
Гедонистик тон – кешенең ләззәт алу сәләте нигезендә яткан генетик сыйфат. Һәм ул төрле кешедә төрлечә була, кешенең нинди тормыш юлы үтүенә, шәхси сыйфатлар формалашуына һәм ата-анасыннан бирелгән геннарга бәйле. Кешенең ләззәт алу сәләте гедонистик тон дәрәҗәсенә карап аерыла.
Стресс турында да әйтмичә китү мөмкин түгел. Кискен стресс кешедә ләззәт хисе уята, ягъни куркыныч очракны җиңеп чыкканнан соң туа, ә хроник стресс ләззәтне киметә, ул туйдыра башлый. Димәк, стресстан ләззәт алу өчен, аның чамасын белергә кирәк. Моңа бик яхшы мисал булып аттракцион тора. Кеше стрессны билгеле бер күләмдә һәм кыска вакыт аралыгында гына ала.
Ангедония – кешенең ләззәт алу сәләтен югалту. Аны ике төре була. Беренчесе – эшчәнлек барышында ләззәт ала алмау, икенчесе – ләззәт ала алмаячагын алдан ук әйтеп кую.
Сорау туа: «Ә аның кайсысы мөһимрәк соң?» Дофаминнарның (бәхет гармоны) артуы, ягъни ләззәт хисенең иң югары ноктасы, нәкъ менә эш эшләнер алдыннан күзәтелә. Яңа телефон яисә яңа күлмәк алу вакытындагы шатлык аны куллану вакытына караганда көчлерәк була.
Депрессия вакытында ангедониянең ике төре дә, ә шизофрения вакытында кешенең эшчәнлегеннән ләззәт ала алмавын алдан әйтеп куюы күзәтелә.
Һәм иң мөһиме азаккарак калды бугай. Ә эшеңнән, тормыштан күбрәк ләззәт, шатлану һәм канәгатьләнү алу өчен нишләргә кирәк соң? Беренчедән, яңа стимуллар эзләргә, ягъни кызыксынулар киңлеген арттырырга. Икенчедән, тормышның кыйммәтләрен арттырырга; даими гамәлләребездә, эшебездә яңа мәгънәләр табарга. Мәсәлән, йөгерүне «сәламәт булу өчен» дигән максатка гына түгел, ә «тышкы кыяфәт матур булсын өчен», «йөгергән вакытта кызыклы аудиокитаплар яисә музыка тыңлау өчен» дигән максатларга да бәйләргә була. Өченчедән, хроник стрессны киметергә.
Әгәрдә әлеге тема буенча күбрәк белергә теләсәгез, В.Ромекның «Тренинг наслаждения», Р.Хэррисның «Ловушка счастья», Р.Сапольскиның «Психология стресса» дигән китаплары белән таныша аласыз.