«Бәхәсләр дә чыгып алды» - Данир Сабиров Төркиядә яхталар ярышында катнашкан
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Төркиядә уздырылган Regata-2026 яхталар ярышында катнашкан. Җырчының командасы берничә этаплы ярышларда уңышлы чыгыш ясап, өченче урынны яулаган. Данир Сабиров әлеге ярышларга ничек барып эләккән соң? Нинди хисләр кичерә? Бу хакта «Интертат», элемтәгә кереп, артистның үзеннән сорашты.
Данир Сабировны күзәтеп баручылар белә инде – ул ялның актив төрләрен үз итә. Мәсәлән, җырчының 2022 елда Эльбрус тавына менгәне булды. Әле күптән түгел генә Камчаткада булып, ачык диңгездә балык-краблар тотып, маҗаралар күреп кайтты. Яхталар ярышында катнашырга да аңа Эльбруска бергәләп менгән якын дусты тәкъдим иткән.
Мин чыннан да, бөтенләй башка төрле ял яратам. Пляжда ятып ял итү минем өчен түгел. Миңа һәрвакыт хәрәкәт булсын, хәрәкәттә-бәрәкәт дим инде мин. Аллаһка шөкер, энергетикаларыбыз туры килгән дусларым бар. Алар миңа әлеге ярышларның видеоларын күрсәтте дә, мин, шунда ук ошатып, тәвәккәлләргә булдым, – ди ул.
Регаталар ярышында Россиянең төрле төбәкләреннән алтмышлап эшмәкәр катнашкан. Төркиягә килеп төшкәннең беренче көнендә үк ярышларда катнашучылар яхта белән идарә итү өчен әзерлек узган.
Мин алдан өйрәнеп килмәгәнемә бераз үкендем. Баргач кына өйрәнермен дип уйлаган идем, ә аның нечкәлекләре шактый булып чыкты. Безнең Иделдә дә җилкәнле яхт-клубта мондый спортка өйрәнеп була икән. Бәясе дә артык кыйммәт түгел. Казан егетләре белән оешып, тәҗрибә туплап, тагын да чарланып, әлеге ярышларда тагын катнашасы килә, – дип, планнары белән уртаклаша ул.
Бер атна дәвам иткән ярышлар вакытында актив ял яратучылар төрле шәһәрләрдә булырга, Төркия белән якыннан танышырга да өлгергән.
Маршрутыбыз Гечек шәһәреннән башланды. Аннан соң Калкан, Фетхие шәһәрләрендә тукталдык. Кыска ярышлар да, озын ярышлар да булды. Калканнан Кашка кадәр, мәсәлән, озын маршрут уздык. Яшәвен дә көймәләрдә яшәдек. 60 егет вакытыбызны искиткеч кызыклы, шәп үткәрдек. Ирләр алар бик дус була бит, әгәр араларында хатын-кыз булмаса (көлә).
Шунысын да әйтергә кирәк, яхталар ярышында катнашучылар барысы да уңган-булган кешеләр. Мондый чараларның иң шәп ягы, кыйммәте – үсештәге, кызыклы кешеләр белән танышуда. Кемнәрдер монда беренче генә килми. Араларында профессионаллар дип үк әйтмәсәм дә, бу спортны ныгытып аңлаучылар күп иде. Ә гомумән алганда, бу узышларда бер яки ике кешенең профессионал булуы бернәрсәне дә хәл итми. Барысы да команданың әзерлегеннән тора. Шкиперның тәҗрибәле булуы, көймәң нинди булу да бик мөһим, – ди ул.
Данир Сабиров спорт яратучы Новосибирск, Төмән, Казан һәм Санкт-Петербург эшмәкәрләре белән бер командада булган.
Бу инде зур, профессиональ ярышлар түгел. Монда актив тормыш белән яшәүче кешеләр акча түләп катнаша. Шуңа да карамастан, барысы да бик азартлы булды, күңелле шәп үтте.
Узышлар вакытында бәхәсләр дә чыгып алды. Мәсәлән, кемдер кемнеңдер юлын кисеп үтте. Безнең команда соңгы узышларда бик нык алга киткән иде. Ә ярышларны «җил булмачак» дип яптылар да куйдылар. Без беренче дип сөенеп, нык алда бара идек, югыйсә. Бераз кәефләр төште инде. Шуңа өченче урынга калдык, – дип сөйли Данир.
Җырчы бик яхшы ял итүен, күтәренке рухта, шәп хис-кичерешләр белән өйгә җыенуын әйтте.
Миңа бик ошады, хәзер инде ел саен йөрисем килә әлеге ярышларга. Егетләр Төркиядә генә түгел, Мисырда, Хорватиядә һәм дөньяның башка илләрендә дә җыелалар. Төркиядә дә бик ошады, бөтенләй икенче Төркияне күреп кайттым, – дип уртаклашты ул безнең белән.