Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Батырларча һәлак булган Илназ Кашапов истәлегенә: «Миңа намазга басарга кирәк», – ди иде»

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илназ Кашапов истәлеген мәңгеләштерү өчен, Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында әнисе яши торган йортка истәлек тактасы куелган.

news_top_970_100
Батырларча һәлак булган Илназ Кашапов истәлегенә: «Миңа намазга басарга кирәк», – ди иде»
Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Киләчәккә якты хыяллары тормышка ашмый калган 38 яшьлек батыр егетне быел февраль аенда Яңа Ыргада соңгы юлга озатканнар. Яу кырында аз гына вакыт эчендә ул, кыюлыгын күрсәтергә өлгереп, «Батырлык» орденына лаек булган.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Илназ үзе тумышы белән Лаеш районы Татар Янтыгы авылыннан, 25 ел гомере шунда үткән. Әтисе белән әнисе аерылышкач, алар Балык Бистәсе районына күченгәннәр. Фирдәвес апа олы улы Илназы турында хатирәләрен яңартты.

Фото: © «ВКонтакте» челтәрендә «Олы Елга урта мәктәбе» төркеменнән

«38 яшеңнән җир астына кердең, балакаем»

2024 елның 5 маенда шалтыратты ул миңа: «Әни, мин сугышка китәм», – диде. «Улым, күпме кеше үле кайтты, барма, җаныкаем», – дидем. «Әни, барырга кирәк миңа», – диде. Аларны, 10 егетне, 6 майда алып киттеләр. Озак та тормады – 15 майда үлгән инде ул. Санаулы вакыт эчендә батырлык кылырга да өлгергән.

Хәбәре булмагач, башта эзләттек, аннары Ростовка үзебезгә барырга туры килде. Анда ДНК тапшырдык, шуның буенча тапканнар инде. Минага басканмы, дрон төшкәнме – белмибез анысын… Вафаты турында хәбәр килгәч, без аны 2025 елның 26 февралендә җирләдек. Ярты елдан артык менә шулай җиргә индерелмәде инде, – дип көрсенеп куйды ана.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Илназ, 11 классны бетергәч, эретеп ябыштыручыга укыган булган. «Бик башлы иде ул, бөтен әйберне белә иде», – дип искә ала Фирдәвес апа улының балачак, үсмер чорын. Илназның беренче никахыннан 18 яшьлек Иделия исемле кызы бар. Әтисен җирләргә ул да кайткан булган икән.

Артыбызда зират, шуннан каберләр күренеп тора. Шул кабергә карыйм да, 38 яшеңнән җир астына кердең, балакаем, дип чыгып елыйм инде, – ди, күңеле тулып китеп, Фирдәвес апа.

Фото: © «ВКонтакте» челтәрендә «Олы Елга урта мәктәбе» төркеменнән

«Бөтен Коръәнне укып чыктым»

Соңгы елларда Илназның күңеленә иман нуры кереп, Аллаһка якынаюын әйтте Фирдәвес апа.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

«Әни, син догалар беләсең, миңа да китаплар укып, догалар өйрәнеп, намазга басарга кирәк», – ди иде. Коръәнне укып чыкканын да сөенеп әйткән иде. «Сугышлар бетәр, исән-сау кайтырмын, Аллаһ боерса, мунчаларны әйбәтләп эшләрбез», – дип кодрәтләнеп йөри иде. Яхшы бер хатынга өйләнеп, төпле гаилә корасы килде аның.

Фото: © «ВКонтакте» челтәрендә «Олы Елга урта мәктәбе» төркеменнән

Фирдәвес апа улын зурлап соңгы юлга озатулары, аның хөрмәтенә истәлек тактасы ачуны оештырганнары өчен бик рәхмәтле булуын әйтте.

Районнан да килделәр, үзебезнең авыл җирлеге вәкилләре, укытучылар килделәр. Балалар шигырьләр сөйләде. Бик зурладылар, хөрмәтләделәр, – диде.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Фирдәвес апаның кызы Гүзәл, улы Нияз бүген әниләренә зур терәк. «Алар бик сагыналар абыйларын. «Бернишләтеп булмый, язмышы шулай булган» дип, мине юаталар. Бу өебез бик иске, юклыктан сатып алган йорт иде бу, моны сатып, аннары район җиренә китәргә исәплибез», – дип ниятләре белән уртаклашты Фирдәвес апа.

Илназ Кашаповның урыны оҗмахта булсын! Туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100