
Мисырда һәлакәткә юлыккан батискафта һәлак булган, дип саналган татарстанлы, Урыссу хастаханәсе табибәсе Кристина Вәлиуллина исән калган. Башта аны һәлак булучылар исемлегенә керткәннәр иде. Җирле хакимият вәкилләре, ашыгып, исемнәрне бутаган, дип яза «Mash Iptash» телеграм-каналы.
Телеграм-канал хәбәр иткәнчә, Кристина әнисе белән элемтәгә чыккан һәм үзенең исән икәнлеген әйткән. Табибә әлегә ире Равил Вәлиуллинның кайда икәнлеген белми. Ул да хастаханәдә, табиблар күзәтүе астында булырга мөмкин. Якыннары Сәламәтлек саклау министрлыгыннан мәгълүмат көтә. Равил Вәлиуллинны шулай ук һәлак булганнар исемлегенә керткәннәр иде.
Кристина Вәлиуллина – Урыссу бистәсендә педиатр, аның ире Равил анестезиолог һәм реаниматолог булып эшли. Ирле-хатынлы Вәлиуллиннар Урыссуга 2018 елда күченеп кайтканнар.
Гаилә еш сәяхәт итә, мәсәлән, алар берничә ел элек Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Төркиядә ял иткәннәр. Мисырга ял итәргә гаилә 10 һәм 15 яшьлек ике кызлары белән 21 мартта очып килгән. Алар «Mirage Bay» кунакханәсендә урнашканнар. Телеграм каналлар хәбәр итүенчә, һәлакәт вакытында Вәлиуллиннарның кызлары исән калган, алар хәзер табиблар күзәтүендә.
Искә төшерәбез, коточкыч һәлакәт кичә, 27 мартта, Хургада шәһәре яр буйларыннан 1 чакрым ераклыкта килеп чыкты. «Синдбад» батискафы даими туристик экскурсиягә чыгып китә. Экипаж әгъзаларыннан тыш, суднога 45 Россия туристы, шул исәптән 15 бала утыра. Алар ялга «Библио Глобус» туристик фирмасы юлламалары буенча киләләр.
«Газета.ру» язуынча, батискаф, туристларга 500 метр озынлыктагы мәрҗән рифын күрсәтү өчен, 25 метр тирәнлеккә чумарга тиеш була. Өлкәннәр өчен билет бәясе – 7 мең сум, балигъ булмаганнар өчен 2 тапкыр кимрәк булган.
Әлеге үк матбугат чарасы хәбәр итүенчә, рифлар карау буенча экскурсия – уникаль экскурсия түгел. Хургадада мондый су асты суднолары дистәдән артык. Әлеге һәлакәттән соң мондый батискаф экскурсияләренең барысын да ашыгыч рәвештә туктатканнар.
Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәт пилотның ялгышуы аркасында килеп чыккан. Ул батискаф белән идарәне югалта, судно су асты рифына эләгә һәм разгерметизацияләнә. Фаҗига нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак була.