news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мисырда батискаф һәлакәтендә Урыссудан табиблар гаиләсе һәлак булган

news_top
Мисырда батискаф һәлакәтендә Урыссудан табиблар гаиләсе һәлак булган
Фото Критина Вәлиуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ютазы районыннан табиблар гаиләсе Мисырның Хургада ярлары янында «Синдбад» батискафы һәлакәтендә һәлак булган. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә.

Кристина Вәлиуллина – Урыссу бистәсендә педиатр, аның ире Равил анестезиолог һәм реаниматолог булып эшләгән. Алар хастаханәгә эшкә дә бер үк көнне урнашкан булган.

Равил Вәлиуллинның әтисе сөйләвенчә, алар ялга кызлары белән бергә киткән булган, кызларының берсенә – 10, икенчесенә – 15 яшь. Аларның язмышы әлегә билгесез. Туганнары фаҗига турында яңалыклардан ишетеп белгән.

Соңрак билгеле булганча, Кристина Вәлиуллина исән калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар