Басуларда комбайннар гөрли башлый - Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр
Татарстан Республикасы районнарында урып-җыю кампаниясе башланды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнарында – көзге бодай, шулай ук Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарында – көзге рапс, Чистай районында бәрәңге алуга керешкәннәр.
Быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 168 мең га тәшкил итә, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары – 730 мең га; шикәр чөгендере – 53 мең га; майлы культуралар – 669 мең га; бәрәңге һәм яшелчәләр – 6823 га.
Республикада шулай ук бу атнада гадәттәгечә «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы» темасына зона семинар-киңәшмәләрендә урып-җыю эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Мондый киңәшмәләр 22 июльдән 29 июльгә кадәр Чистай, Тукай, Менделеевск һәм Буа районнарында узачак.