Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Икебезгә бер?!» – Айгөл Закирҗанова Самат Нәбиуллин белән концертлар куя

news_top_970_100
«Икебезгә бер?!» – Айгөл Закирҗанова Самат Нәбиуллин белән концертлар куя
социаль челтәрләр

Җырчы Айгөл Закирҗанова һәм Самат Нәбиуллин бу сезонда халык алдына бергәләп чыгарга, «Икебезгә бер?!» дип исемләнгән уртак концерт программасы тәкъдим итәргә булган. Бу хакта алар «Интертат»ка үзләре хәбәр итте.
Әлбәттә инде, ир-ат һәм хатын-кыз җырчы уртак җырлар яздырганда, концертлар куйганда, артында гайбәте дә, имеш-мимешләре дә булмыйча калмый. Концертларның афишасы барлыкка килү белән, җырчыларның үзләренә дә «Сез бергәмени?», «Кайчан кавыштыгыз?» ише сүзләр килеп ирешә башлаган. Айгөл белән Самат үзара мөнәсәбәтләре турында аңлатма бирергә булды.
«Концертыбызның исемен «Икебезгә бер?!» дип кую җитә калды, халык, уены-чыны белән, шаяртып, төрле сүзләр яза башлады. Башларына төрле уйлар килә. Имеш-мимешләр таралуга күп вакыт кирәк түгел. Минем элекке ирем дә Саматка бик нык көнләде.
Ләкин без Самат белән бик якын дуслар гына. Безне бары тик иҗат кына бәйли. Ул – бик рәхәт, ачык кеше.
Аның белән төрле авыллар буйлап йөргәнебез бар. Сабантуйларда да бергә эшләдек. Самат башта мине үзенең концертларына махсус кунак буларак чакырган иде. Тәвәккәлләп, бу сезонда концертларны бергәләп куярга, ә киләсе көздән инде аерым проектлар белән чыгарга ниятлибез», – диде Айгөл.
Саматның татар эстрадасына килеп кергәненә 3 ел икән.
«Соң булса да уң булсын, дидем инде. Башта, әлбәттә яңа җырлар, ротацияләр белән генә башлаган идем иҗат юлымны. Аннан музыкаль оешмалар, радиолар белән контракт төзедем. Күп кенә матур җырлар чыгардык, клиплар төшерелде. Быел яз көне беренче «сольный» концертларымны куйдым. Айгөл белән бик әйбәт аралашабыз. Быел менә бер идея килде дә, нигә әле Айгөл белән бергәләп куймаска концертларны, дип уйладык», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100