«Баштан узганнар күп булды» – «Безнең мирас» журналына 35 ел!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Безнең мирас» журналының 35 еллыгын билгеләп үттеләр. Юбилей кичәсе рәсми һәм мәдәни өлешләрдән торды. Чарада «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.
«Безнең мирас» журналының 35 еллыгына багышланган юбилей кичәсе китапханәдә узды. Чараны оештыручылар бәйрәм өчен нәкъ менә шушы урынны сайлаган, чөнки басма үзе дә олы тарихлы китапка тиң, дип аңлатты журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
Кичәгә чакырылган кунаклар белән беррәттән, журналны яратып укучылар да килгән иде. Залга керер алдыннан, килүчеләр «Безнең мирас» һәм «Мәдәни җомга» газеталары тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты, алар биредә гади генә өстәлгә җәелеп куелган иде. Теләүчеләр басмаларны үзләре белән дә алды.
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
«Бүгенге көндә тарихи журнал чыгару – батырлык»
Бәйрәм рәсми һәм мәдәни өлешләргә бүлеп оештырылган иде. Кичә дәвамында шигырьләр укылды, төрле музыкаль инструментларда көйләр яңгырады, җырлар башкарылды. Иң беренче булып журналга үзенең теләкләрен җиткерергә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев күтәрелде. Үз чыгышында ул журналның төрле вакытлары – авыр мизгелләре дә булуын искә алды.
«Безнең мирас» – бай тарихлы журнал. Баштан узганнар күп булды, төрле вакытлар. Хәзерге вакытта «Мәдәни мирас»ның бернигә карамый, матур итеп басма рәвештә чыгуын, мин зур казаныш дип саныйм. Бүгенге көндә тарихи, иҗади журнал чыгару – батырлык. Аның җитәкчесе Ләбиб абый – тынгысыз шәхес, һәрвакыт кеше арасында йөри, мәгълүмат җыя, туплый. Шуңадыр да бүген журнал шаулап яши, аудитория җыя. Барыгызны да котлыйм!»
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Безнең мирас» журналы коллективына Татарстан республикасы министрлар кабинеты Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук хат белән журналның хезмәткәрләре – Ләйсән Данилова, Алсу Зәйнуллина, Миләүшә Вәлиуллина бүләкләнде.
Айдар Сәлимгәрәев: «Безнең мирас» бай тарихлы журнал
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
«Татар халкының мирасы бик зур»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлау чыгышында милли мирасны саклауның әһәмияте мәсьәләсенә тукталды.
«Татарлар: «Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк», – ди. Материаль мирас – ул безнең халыкның калган һәйкәлләре, төзелгән биналары, мәдәни мирас – безнең китаплар, әсәрләр, җырлар, тел, безнең Сабантуй һәм безнең милләт. Ул безнең элеккеге бабаларыбыздан калган мирас. Шуның өчен мин әлеге әйтемне бераз үзгәртеп: «Мирасы булмаган, мирасын сакламаган халыкның киләчәге юк», – дип әйтер идем.
Безнең киләчәгебез зур, чөнки татар халкының мирасы бик зур, нинди генә әсәрләребез, җырларыбыз юк. «Безнең мирас» журналы исә боларның барысын да саклау һәм үстерүдә зур эш эшли. Чөнки журналны ачып карасагыз – аларның һәрберсендә редакция кая гына булмый. Алар әсәрләр генә түгел, һәйкәлләр, мәчетләр һәм башка тарихи урыннарны барлыйлар. Әллә кайчангы тарихи шәхесләрне эзләп табып халыкка тараталар. Зур эш эшлисез!»
Камил Ногаев «Безнең мирас» журналы баш мөхәррир урынбасары Ленар Гобәйдуллинны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Ленар Гобәйдуллин
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
«Безнең мирас» кысаларга яраклаша торган басма түгел»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та редакциягә бүләк белән килгән иде. Ул килгән кунаклар аша басманың дәрәҗәсен һәм татар дөньясындагы урынын бәяләде.
«Бирегә килгән кунакларны күргәч, чынлыкта да, басманың дәрәҗәсен, татар дөньясында тоткан урынын чамалап була. Чөнки биредә барысы да сан белән түгел, сыйфат белән бәяләнә. «Безнең мирас» фәнни-популяр, документаль һәм әдәби-нәфис журналының киң колачлылыгын аның укучыларының дәрәҗәсе белән бәяләр идем.
Бөтендөнья татар конгрессы журнал белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә сез татарлар тарихы ярылып яткан җирлекләрне кубарып, яңадан халкыбызга әлеге мирасны кайтаручылар. Әлеге мәгълүматны тарихи яссылыкта гына түгел, гади укучыларга да аңлаешлы дәрәҗәдә халкыбызга җиткерәсез.
«Безнең мирас» бүгенге вазгыятькә дә, ниндидер кысаларга да яраклаша торган басма түгел. Ул һәрберсенә – әдипме, интеллигенция вәкилеме, укытучымы, яки безнең әдәбият, тарих белән кызыксынучы гап-гади укучымы, барысына да бик яратылып һәм күңеленә бик җылы кергән журнал. Бүгенге күзлектән караганда, һәрберебезнең өстәл китабы була алырдай һәм эшчәнлеген киң колач белән алып баручы басма.
Еллар дәвамында төрле исемнәр белән чыгуга карамастан, ул һәрвакыт үзенең кыйбласына тугры калган. Бүгенге көндә әлеге командага – «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» редакциясенә, Ләбиб абыйга зур рәхмәт! Сез коллективны берләштерү, аларны әлеге казанда кайнату өчен барлык көчегезне куясыз. Ул гадәти эш түгел, билгеле бер төймәгә басып кына, эшләнелми. Сезнең тарту көчегез бар, бүгенге журналның язмышы сезнең көчле җитәкче булуыгыз белән дә бәйле. Бу эшне бик яратып башкарасыз, шул вакытта һәр җөмләгә тирән мәгънә саласыз».
Данис Шакиров Ләбиб Леронны үткән юбилее белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Данис Шакиров: «Безнең мирас» һәрвакыт үзенең кыйбласына тугры калган»
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
«Чакырмаганнар да килде»
Рәсми өлештә соңгы сүзне журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон әйтте. Ул вакытны озак сузмыйм дип, барлык килүчеләргә рәхмәт белдерде.
«Максатыбызны – бүләк җыю дип куймадык. «Безнең мирас» ни ул, нәрсә ул, журнал ни аңлата, без үзебез моны аңлап эшлибезме – шуларга җавап эзләдек. Чарага урын эзләгәндә иң әйбәте китапханә булыр дигән фикер әйттеләр. Чыннан да «Безнең мирас» – ул китап, аның бәйрәме шунда үтәргә тиеш иде һәм ул шулай килеп чыкты. Без чакырдык, чакырмаганнар да килде – алар барысы да безнең кешеләр! Алар ишеткәннәр, күргәннәр, килгәннәр, барысына да зур рәхмәт!», – диде баш мөхәррир.
Ләбиб Лерон: «Безнең журнал» – ул китап
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
Концерт искиткеч бай итеп эшләнелгән иде. Шигырьләр дә, музыкаль инструментлар да, җырлар да булды. Чараны Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Айрат Шамс алып барды. Алып барды да, кайтты да, диярсең. Номерлар арасында «мирас» турында да ул уйланды, журналның «Яңа исем» проектын искә төшереп, бик эчтәлекле шигырь дә язды.
Тагын үз шигырьләрен Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһим, Йолдыз Миңнуллина һәм башка танылган шагыйрьләр тәкъдим итте. Ләкин әлеге кичәдә журнал тарихы белән бәйле мәгълүмат җитеп бетмәде кебек. Басманың баш мөхәррирләре булып кемнәр эшләгән, алар залда бар идеме (?), бүген журналда кемнәр эшли – без, журналистлар беләбез, ләкин залда бу мәгълүматны белмәүчеләр дә булгандыр, аеруча яшьләр, ә алар кичәдә бар иде.
Иҗади номерлар арасында алдан яздырылган видеолар тәкъдим иттеләр. Анда төрле танылган шәхесләр журналга үзләренең мөнәсәбәте хакында сөйләде. Алар арасында Рабит Батулла журналның исеме үзгәрүе хакында искә төшерде, ул үзе бу вакытта залда утыра иде. Бәлки, журнал тарихына бераз күбрәк игътибар бирергә кирәк булгандыр.