news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башта бик курыккан идем» - Вадим Захаров операция кичергән

news_top
«Башта бик курыккан идем» - Вадим Захаров операция кичергән
Фото: Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров калкансыман бизенә операция ясаткан. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә сөйләде.

Дуслар, мин күптән түгел тикшеренергә булдым, УЗИ ясаттым һәм минем калкансыман биздә шеш таптылар. Табиблар операция ясатырга кирәклеген әйтте. Җырчы кеше буларак, миңа тавышны саклап калырга кирәк. Тавыш ярыларына зыян килсә, тавыш бетә. Мин мөрәҗәгать иткән клиникада тавыш ярыларына кагылмыйча, сак кына ясый торган махсус аппарат бар икән.

Башта бик нык курыккан идем, ләкин клиника хземәткәрләре бик ягымлы булдылар, матур итеп каршы алдылар, тынычландырдылар, кулда гына күтәреп йөртмәделәр. Операциядән соң да бернинди проблема тоймадым, алга таба да шулай булсын дип теләп йөрим.

Операцияне 26 февральдә ясадылар, бер көннән өйгә дә чыгарып җибәрделәр. Ә инде 28е көнне мин Башкортстан якларындагы концертларымны дәвам иттем, 16 концерт куйдым. Концерт саен мин 20 җыр җырлыйм. Бернинди чикләүләр дә булмады, авырту да сизмәдем, Аллаһка шөкер, җайлы гына эшләп чыктылар, - дип сөйләде бу хакта Вадим Захаров.

Күптән түгел генә Илнат Фәрхуллин да калкансыман бизенә операция ясаткан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар