Җырчы Илнат Фәрхуллин хастаханәгә кергән. Калкансыман бизенә операция ясату өчен җырчыга Мәскәү табибларына мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Операциягә керер алдыннан Илнат язылучылары белән элемтәгә чыкты.
«Мәскәүгә килүемнең сәбәбе бар, дуслар. Калкансыман биз белән проблемаларым бар иде. Узган елда миңа: «Илнат, алдырырга вакыт», - дип әйттеләр. Мин курыктым. Июль азагы иде, ялгышмасам. Бармадым. Быел Казанда тапшырган бер анализ начаррак булды да, Мәскәүгә барырга булдым. Бер сәгатьтән операция ясыйлар. Кирәкмәгән әйберне алып атачаклар да, барысы да супер-пупер булачак. Ел саен тикшертеп тора идем. Кемнәрнең андый әйбере бар, вакытында ясатырга кирәк икән», – дигән җырчы.
Илнат Фәрхуллинның тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.