Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бассейн, тузансыз һава, Людовик сарае - Казанның иң кыйммәтле фатирларына күзәтү

Казанда бүгенге көндә 100-200 млн сум торган фатирлар сатыла. Алар нинди була һәм алучылар ничек җәлеп ителә? «Интертат» Казанның сатуга куелган иң кыйммәтле фатирларына күзәтү ясый.

news_top_970_100
Бассейн, тузансыз һава, Людовик сарае - Казанның иң кыйммәтле фатирларына күзәтү
Владимир Васильев

Теләсә кайсы шәһәрдә иң кыйммәтле урын – ул үзәк. Казан да бу кагыйдәдән тайпылмый. Ун иң кыйммәтле фатирның тугызы – Вахитов районында, Ирек мәйданы тирәсендә урнашкан. Анализ өчен мәгълүмат бушлай игъланнар порталыннан алынды.

«Шрек йорты»

Рейтингны иң кыйммәтле фатирдан башлыйбыз. «Кристалл» торак комплексында 477 квадрат метрлы ирекле планировкадагы фатир сатыла. «Түбән Кама Нефтехим» оешмасы әлеге милек өчен 213 млн 203 мең сум сорый. «Кристалл» торак комплексы – ул Гоголь урамы, 24 адресында «ТАИФ» оешмасының топ-менеджерлары һәм республика түрәләре өчен салынган күп фатирлы йорт. «Миллениум» күпере буенча шәһәр үзәгенә барганда ул уң якта үзенең гадәти булмаган формасы белән күзгә ташлана. Яшел төстә булгангамы, формасы өченме, халык теленә ул «Шрек йорты» дип тә кереп калган.

Фото: © Владимир Васильев

Әлеге комплекс бүгенге көндә иң экологик чиста дип исәпләнгән материаллардан төзелгән, инновацион технологияләр белән җиһазландырылган. Һәр фатирның тәрәзәләреннән Казансу елгасы күренә.

«Күп этаптан торган су чистарту системасы, заманча һава вентиляциясе, югары дәрәҗәдә тавыш изоляциясе - болар барысы да чиксез ләззәт һәм тынычлык бирәчәк», - дип вәгъдә итә сатучылар. Комплексның үз бассейны, фитнес үзәге һәм рестораны бар. Вертолет мәйданчыгы һәм бик күп машинага исәпләнгән парковка транспорт кую өчен проблема тудырмаячак. Комплекс территориясе сакчылар тарафыннан күзәтелә, шуңа күрә шәхси куркынычсызлык өчен дә борчылырга урын юк.

213 млн сумлык фатирның бер бүлмәсе

«Түбән Кама Нефтехим» оешмасы әлеге йорттан тагын бер фатир сата. Монысының мәйданы да, бәясе дә ике мәртәбә диярлек кимрәк. Сатучы 232 квадрат метр өчен 120 млн сум сорый. Кыйммәтлерәге бишенче катта урнашкан булса, очсызрагы – икенче катта гына. Бәясе кимрәк булса да, вертолет мәйданчыгы, парковка, фитнес үзәк, ресторан кебек уртак малны кулланырга ярыйдыр дигән өметтә калабыз. 120 млн сумлык фатир – бәя буенча дүртенче урында тора.

«Шрек йорты»нда сатыла торган тагын бер фатирга күз төште. Монысын шәхси зат сата. Тегеләре «Түбән Кама Нефтехим»ныкы иде. Дүртенче катта урнашкан 238,5 квадрат метрлы фатир өчен сатучы 99 млн 999 мең сум сорый. Торак мәйданы 145 квадрат метр булса, аш бүлмәсе – 35 квадрат метр. Бәясе буенча, әлеге фатир безнең рейтингта алтынчы урынны алып тора. Әлеге йортта сатуга куелган башка фатирлар күренмәде.

Дәүләт Советы каршында яшисең килсә...

Рейтингның икенче урынында – 139 млн сумга алты бүлмәле, 363 квадрат метрлы фатир. Касаткин урамы, 11 адресында (Татарстан Дәүләт Советы бинасы янында) урнашкан объект тугыз катлы йортның тугызынчы катыннан тәкъдим ителә.

139 млн сумлык фатир әлеге йортның тугызынчы катында урнашкан

«Игътибарыгызга Казанда аналоглары булмаган эксклюзив вариант тәкъдим ителә. Фатир бөтен катны тулысынча алып тора, шәһәрне дүрт яклап күзәтергә мөмкин. Биредән Казан Кремленә һәм Казансу яр буена күренеш ачыла», - дип әйтелә игъланда. Фатирда дизайнер алымнары белән ясалган ремонт, затлы җиһазлар, юыну бүлмәсендә хамам (мунча) барлыгы искәртелә. Аны сатып алучыга җир асты паркингыннан ике машина кую урыны бушлай вәгъдә ителә.

139 млн сумлык фатир күренеше

Людовик сарае

Өченче урында – 127 млн сумга Франция короле Людовик XIV апартаментларына охшатып эшләнгән дүрт бүлмәле, 210 квадрат метрлы фатир. Игъланда йортның адресы төгәл язылмаган, Ирек мәйданы дип кенә күрсәтелгән. Затлы фатир алты катлы йортның дүртенче катында урнашканы мәгълүм. Бинаның фотографиясе күренми, ләкин андагы затлы җиһазларны күреп соклану мөмкинлеге бар. Юыну бүлмәсендә саунасы да күренә. Финанс мөмкинлеге булган һәм үзен король кебек хис итәргә яраткан кешегә әлеге вариант кулай булачак. Сатучы сатып алучыны Италиядән кайткан җиһазлар, бәллүр люстралар, ефәктән эшләнгән япкычлар, кыйммәтле фарфор савыт-сабалар белән кызыктыра.

127 млн сумлык фатир күренеше

Бишенче урында – Касаткин урамындагы яңадан бер фатир. Монысы өч катлы 15нче йортның өченче катында урнашкан. Алты бүлмәле, 320 квадрат метрлы объектның бәясе - 119 млн сум. Ике яруслы фатир үзенең затлылыгы, иркенлеге, Ирек мәйданы янында урнашуы белән сатып алучыларны җәлеп итә. Биредә моңарчы беркем яшәмәгән.

Җиденче баскычны яулаган фатир да Казан үзәгендә – Черек күл янында, Дзержинский урамы, 6Б адресында урнашкан. 198 квадрат метрлы, биш бүлмәле торак 95 млн сумга сатыла.

«2014 елда Бельгия кирпеченнән салынган, мәдәни мирас объекты булырдай биш катлы премиум-класслы йортта затлы фатир сатыла. Түшәм биеклеге – 3,2 метр. Ишегалды ябык, сакчылар күзәтүендә. Җир асты паркингында ике машиналык урын әлеге бәягә кергән», - дип әйтелә игъланда. Фатирда өч юыну бүлмәсе бар. Сатып алучыга Италиядән кайткан җиһазлар, кыйммәтле техника, сейф кала. Иң мөһиме - хуҗалары ремонтны үзләре өчен ясаган булса да, биредә беркем яшәмәгән.

Акыллы климат, Италия җиһазлары, панорамалы тәрәзәләр

Сигезенче урындагы фатир үзенең мәйданы белән шаккатыра. Ирек мәйданы янында – Тельман урамы, 23 адресында урнашкан ике яруслы, җиде бүлмәле 550 квадрат метрлы фатир өчен 93 млн сум сорыйлар.

93 млн сумлык 550 кв. метрлы фатир күренеше

«Шәхси террасалы һәм тәрәзәдән Кремль күренеп торган өр-яңа фатир сатыла. Оригиналь декор, интерьерның һәр детале камил башкарылган. Аның дизайны Италия архитекторлары тарафыннан эшләнгән», - дип яза сатучы. Фатирда өч йокы бүлмәсе, аларның һәрберсендә юыну һәм гардероб бүлмәләре бар. Җиһазлар Италиядән кайткан. Җир асты паркингында ике машиналык урын да әлеге бәягә кергән. Һәр иртә шәхси террасадан Казан Кремленә хозурланырга хыялланучылар – рәхим итегез. Андый мөмкинлек бар.

Тугызынчы баскычта Вахитов районыннан Яңа Савин районына күчәбез. «Казан» гаилә үзәге янында – Меридиан урамы, 1А адресында урнашкан йортта 83,5 млн сумга биш бүлмәле фатир сатыла. 230 квадрат метрлы фатир җиде катлы йортның алтынчы катында урнашкан.

83,5 млн сумлык фатир күренеше

Фатирда дүрт йокы, өч юыну бүлмәләре, дүрт гардероб бар. Түшәм биеклеге – 3 метр, ашау бүлмәсе – 40 квадрат метр. Хезмәт күрсәтүче персоналга да аерым бүлмә каралган. Панорамалы тәрәзәләрдән Казан Кремле күренеп тора. «Акыллы климат» системасы урамнан кергән һаваны тузаннан һәм аллергеннардан чистарта да, сулаган һаваны кире урамга чыгара. Шушындый фатирда яшәсәгез, бер сулаган һава тын юлына кабаттан әйләнеп керми инде.

Кыйммәтле фатирлар сатыламы?

Рейтингны йомгаклау өчен кабат Вахитов районына – Игенчеләр сарае янына күчәбез. Федосеевская урамы, 42 адресы буенча 79,8 млн сумга өч бүлмәле 106 квадрат метрлы фатир сатыла.

«Бу йорт – чын архитектура сәнгате. Искиткеч пейзаж ачыла торган ике балконлы фатир. Кыйммәтле натураль таш белән тышланган. Дизайнерлар тарафыннан эшләнгән эксклюзив ремонт», - дип әйтелә игъланда. Сатып алучыга кыйммәтле җиһазлар һәм техника да кала икән.

Шуның белән иң кыйммәтле фатирларга күзәтүне туктатабыз. Дәвам итсәк, 40-80 млн сумнар тирәсенә яңадан кырыклап фатир карарга булыр иде.

Кыйммәтле фатирларга ихтыяҗ турында таныш риелторлардан кызыксындым. Бертавыштан алар андый торакның озак вакыт белән, бик авырдан сатылуын белдерде. Бигрәк тә быел – ипотека ставкалары арткач. Шәхси риелтор Миләүшә Слепуха үз тәҗрибәсендә иң югары бәягә - бер танышына 28 млн сумга фатир табып биргәнен әйтте. «Базарны җентекләп өйрәндек, кулай вариантны бер ай буе эзләдек. Нәтиҗәдә, «Савин хаус» торак комплексына тукталдык. Иң мөһиме - сатып алучыны йортның урыны канәгатьләндерде», - диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100