Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның Кырмыскалы районына сәяхәт, яки Журналистның бер көне

«Интертат» хәбәрчесе «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов белән Башкортстанның Кырмыскалы районында булып кайтты. Язучы белән журналистның сәфәрләре гадәттә ничек узуын белергә теләүчеләр өчен әлеге язманы тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Башкортстанның Кырмыскалы районына сәяхәт, яки Журналистның бер көне
Вахит Имамов Сарт-Чишмәдә
Рифат Каюмов

Журналистны аяклары ашата, диләр. Чыннан да, журналист азыкны – мәгълүматны – йөреп таба. Кайвакыт, аны табу өчен, күп чакрымнар узарга кирәк. Шундый йөрүләрнең берсе белән укучыларны да таныштырасым килә.

XIX гасырның 50-60нчы елларында, иген үстерү өчен яңа җирләр үзләштерү максаты белән, бик күп гаиләләр Минзәлә өязеннән Уфа өязенә, ягъни хәзерге Татарстанның төньяк-көнчыгышыннан хәзерге Башкортстанның көнбатышына күченеп киткән. Минзәлә өязенә бүгенге Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Зәй, Мөслим, Сарман районнары, өлешчә Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Чирмешән районнары территориясе кергән.

Яңа урында буш җирләр күп булгач, һәр гаиләгә 40 гектардан артык җир бирелгән. Минзәлә өязендә яшәгәннәрнең аның кадәр чәчүлек мәйданы булмаган, шуңа күрә кеше бәхет эзләп чыгып киткән дә. Күченгән гаиләләр турында архивларда мәгълүматлар саклана. Язучы, Габдулла Тукай премиясе иясе, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов кайсы авылдан кемнәр күченгәне турында белешмә туплаган.

Гасыр ярым элек Минзәлә өязе кешеләре күченеп киткән авыллар бүген нинди хәлдә икәнен күрер өчен, мин Вахит Имамов белән Башкорстанның Кырмыскалы һәм Иглин районнарына киттем. Сәфәребезне Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә һәм Сарт-Нәүрүз авылларыннан башладык. Моңарчы барып күргән җирләр түгел. Картага карап бардык. Анда да безне белгән, көткән кеше юк иде.

Сарт-Чишмәдә Актаныш районының Түке һәм Усы авыллары исемен йөрткән урамнар бар

Сарт-Чишмә авылында беренче очраган кеше янында туктыйбыз, хәл-әхвәлләр сорашабыз, каян, ни өчен килгәнебезне аңлатабыз. Авыл кешесе киң күңелле була инде – тартынып тормый гына аралаша, тарих белән «җенләнгән» кешенең адресын бирә. Һәр авылда диярлек төбәк тарихын белүчеләр була.

Безгә 89 яшьлек Касыйм абый Абдрафиковка барырга куштылар. Ишеген шакып, аксакал тарихчыны чакырып чыгардык. Без авыл тарихын өйрәнеп йөрүче Казан журналистлары икәнебезне әйткәч, хуҗа, ике дә уйламыйча, безне өенә дәште. Мин, пөхтәлек хөкем сөргән ишегалдыннан узганда, өйдә яшьләр дә бардыр, дип уйлаган идем, Касыйм абый 88 яшьлек хатыны Нәсиха апа белән генә яши булып чыкты. Балалары, оныклары төрле җирләргә таралган. Якында торганнары, атна саен килеп, картларга булыша икән.

Вахит Имамов Касыйм Абдрафиков белән.

Фото: © Рифат Каюмов

Касыйм абый үзен «башкорт», ә хатынын «татар» дип таныштырды. Башкорт егете белән татар кызы кавышып, бик тату гына 60 елдан артык гомер кичергән. Касыйм абый мәктәптә тарих фәнен укыткан, ә Нәсиха апа шикәр заводында хисапчы булып эшләгән. Шул рәвешле, моңарчы белмәгән кеше белән танышып, дуслашып киттек. Аерылышканда, инде туганнарча якын идек.

Сарт-Чишмәгә нигез салучылар Сарт-Нәүрүз авылыннан күченеп килгән кешеләр булган, – дип аңлата Касыйм Абдрафиков. Ике авыл арасы чама белән 5 километр тирәсе. Касыйм абый, авылга кайчан нигез салынганын төгәл белүче юк, диде.

Биредә башта башкортлар яшәгән, соңрак Минзәлә ягыннан татарлар күпләп килгән. Җирле халык авылны Сарт дип кенә атый, ә «сарт» сүзе Бохарадан чыккан. Димәк, бу тирәдәге беренче кешеләр Бохарадан килеп төпләнгән халык булырга мөмкин, – ди ул.

Вахит Имамов сүзләренчә, татарлар Сарт-Чишмәгә хәзерге Минзәлә районы Чупай авылыннан, хәзерге Актаныш районы Пучы, Усы, Илтимер, Чәчер, Түке авылларыннан 1859-1860 елларда килеп төпләнгән. Татарлар биредә борынгырак чорда да яшәгән булырга мөмкин, ләкин халыкның XIX гасырда күченүе документта теркәлгән. Соңгысын инкяр итеп булмый.

1859 елда Сарт-Чишмәгә Түкедән 19 йорт (43 ир-ат, 45 хатын-кыз), Усыдан 7 йорт (19 ир-ат, 27 хатын-кыз) килгән, – диде Вахит Имамов.

Шунысы сокландыра – Сарт-Чишмә халкы үз тарихын белә. Биредә халык телендә Түке һәм Усы урамнары саклана. Билгеле, документта алар башка төрле атала.

Сарт-Чишмә Агыйделгә терәлеп тора. Елгага бара торган урамны халык «Түке» дип атый. Совет чорында аңа Октябрь исеме бирелгән. Мәҗит Гафури урамы халык телендә – Усы. Авылга рәсми урам исемнәрен 1950-1960 елларда гына бирә башладылар, – ди Касыйм абый.

Бүгенге Сарт-Чишмә авылы төзек, матур, юлы асфальтлы, урамнары киң. Биредә 90нчы еллар башында ак кирпечтән салынган мәчет тә бар.

Сарт-Чишмә авылы күренеше

Фото: © Рифат Каюмов

Сарт-Чишмә авылы мәчете

Фото: © Рифат Каюмов

Касыйм Абдрафиков сүзләренчә, бүген авылда 1000гә якын кеше яши, ләкин аларның күбесе – өлкәннәр. Монда туып-үсеп, яшьли чит якларга таралган кешеләр, лаеклы ялга чыккач, соңгы елларда туган нигезләренә күпләп кайта башлаган. Сарт-Чишмәгә терәлеп диярлек бормаланып аккан Агыйдел елгасы, кошлар сайравы, яшеллек, иркенлек ничек үзенә тартып тормасын?! Авылның Уфа – Оренбург, Уфа – Магнитогорск юлларына якын булуы да читкә йөреп эшләүчеләргә уңайлы.

Авылда эш урыннары юк. Ир-атларның күбесе читкә йөреп эшли. Уфа якын булгач (75 км), эшчеләрне көн дә вахта автобусы йөртә, – ди Касыйм абый.

Касыйм Абдрафиков

Фото: © Рифат Каюмов

Заманында алдынгылар рәтендә исәпләнгән «Урал» колхозы Советлар Союзы белән бергә таралган, ә фермерлар калкып чыкмаган. Җирләрне Кырмыскалының «МТС»ы (машина-технологияләр станциясе) эшкәртә. Сарт-Чишмә кешеләре анда эшләми, дип аңладым. Эшләсә дә, берән-сәрән генә. Колхоз беткәннән соң, халыкның төп эш урыны шикәр заводы булган, ләкин аның ябылганына да 20 еллап вакыт узган.

Элек авылның башлангыч мәктәбе бар иде. 1980 елларда мәктәпләрне берләштерү реформасы башлану белән, мәктәпне яптылар. Бөек Ватан сугышы елларында Сарт-Чишмә белән Сарт-Нәүрүз арасына Украинадан эвакуацияләнгән шикәр заводын төзеп куйдылар. Завод янында Прибельский бистәсе үсеп чыкты. Балалар укырга шунда йөри. Үзем дә озак еллар шул мәктәптә эшләдем, – ди Касыйм Абдрафиков.

Алдарак әйткәнемчә, Сарт-Чишмә Сарт-Нәүрүздән килеп чыккан. 1960 елларда алар арасында яңа бистә барлыкка килгән. Картага күз салсак, алар өчесе бер зур гына торак пункт булып күренә. Шикәр һәм сөт консервасы заводларында эшләргә дип, бистәгә төрле җирләрдән төрле халык җыелган. Катнаш халык яшәгән урында, билгеле, чит мохит барлыкка килә. Мин анда миллилек сизмәдем. Урамда русча гына сөйләшәләр. Прибельскийның бөтен күрке – универмаг, төрле җиреннән кителә башлаган Ленин һәйкәле, каралган шифер түбәле йортлар. Гомумән, монда искелек хөкем сөрә.

Прибельский авылы күренешләре

Фото: © Рифат Каюмов

Прибельский авылы күренешләре

Фото: © Рифат Каюмов

Сарт-Чишмә белән Сарт-Нәүрүзнең тамырлары бер, дисәк тә, бүгенге көндә беренчесе Яңа Кыешкы авыл советына, икенчесе Прибельский муниципалитетына карый. Ике авылны аеру махсус шулай эшләнгәнме, белмим.

2000 еллар башында яңадан торгызылган Сарт-Нәүрүз авылы

Сарт-Чишмә белән танышканнан соң, Сарт-Нәүрүзне күрәсебез килде. Төбәк тарихын белүчеләрне табу максаты белән, без Прибельский мәктәбенә киттек. Анда безне ишек төбеннән үк дорфа гына каршыладылар. Янәсе, мәктәпкә чит кеше керү тыела. Тарих укытучысы авыл тарихын белми булып чыкты. Директоры безнең белән күрешергә теләмәде – сәркатибе аша телефоннарыбызның номерларын яздыртып алды да шалтыратып мәшәкатьләнмәде. Моңарчы Башкортстанның 40лап районында булып, язучыларга шушындый мөнәсәбәт күргәнем юк иде. Киресенчә, хөрмәт итеп кергән өчен рәхмәтле булып калалар, мәктәп белән, балалар белән таныштырмыйча, истәлеккә фотога төшмичә, иркенләп сөйләшмичә җибәрмиләр иде.

Икенче көнне без Иглин районы авылларында йөрдек. Аларда һәр кергән җирдә якты йөз белән каршыладылар.

Прибельский мәктәбе

Фото: © Рифат Каюмов

Прибельский мәктәбенең ишегалдында

Фото: © Рифат Каюмов

Прибельский мәктәбеннән файдалы мәгълүмат ала алмагач, без авыл җирлегенә юнәлдек. Авыл башлыгы Наталья Суркова, эше тыгыз булуына карамастан, безне игътибар белән тыңлап, төбәк тарихы белән кызыксынучыларның телефоннарын язып бирде. Шул рәвешле, туган авылы Сарт-Нәүрүз өчен янып-көеп йөргән Наил Равилов белән таныштык. Ул ишек төбеннән үк Вахит Имамовны танып алды. Наил Равилов аны Татарстан газеталарыннан, «ТНВ» телеканалыннан күреп белә икән. Казаннан, үзе әйтмешли, «зур кунаклар» килү хөрмәтенә, ул, шундук, хатыны Әнисә апага табын әзерләтте.

Наил Равилов өендә кунакта.

Фото: © Рифат Каюмов

Наил Равилов Сарт-Нәүрүздә туып үскән, хәзер Прибельскийда гомер итә. Ул башта шикәр заводында эшләгән, аннары коммуналь хуҗалык предприятиесен 25 ел җитәкләгән, хәзер лаеклы ялда. Наил Равилов соңгы елларда Сарт-Нәүрүзне төзекләндерү, аның тарихын барлау белән шөгыльләнә. Аңа тарих белән кызыксыну атасыннан күчкән. Сүз уңаеннан, Наил Равиловның карт бабасы Сарт-Нәүрүзгә 1861 елда хәзерге Минзәлә районыннан күченеп килгән булган. Безгә, авыл тарихы белән кызыксынып йөргән кешеләргә, Наил Равиловны очрату Аллаһның рәхмәте булды.

Вахит Имамов Әнисә һәм Наил Равиловлар белән.  

Фото: © Рифат Каюмов

Бөек Ватан сугышы башлангач, Украинадагы шикәр заводларын сүтеп, Башкортстанның Сарт-Нәүрүз авылы янына күчерәләр. 5 заводтан 1 завод төзелә, – ди Наил Равилов. – 1960 еллар азагында Сарт-Нәүрүзне Прибельский бистәсенә кушалар. Сарт-Нәүрүзнең исеме дә калмый. Документларда авыл бетмәгән булып чыкты. Шикәр заводы таралгач, Прибельский авылга әйләнде. Шуннан соң, без, төрле инстанцияләргә йөреп, 2000 еллар башында Сарт-Нәүрүз исемен торгыздык. Соңрак халык белән җыелышып, мәчет салдык, мемориаль комплекс эшләдек.

Сарт-Нәүрүз авылы күренеше

Фото: © Рифат Каюмов

Без, Сарт-Нәүрүзгә барып, мемориаль комплексны да, мәчетне дә күрдек. Мемориаль комплекс авыл җирлеге өчен уникаль объект булып чыкты. Монда 1757 елгы Пруссия сугышында, 1812 елгы Ватан сугышында, Беренче Бөтендөнья сугышында, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан, Гражданнар сугышында һәлак булган авыл кешеләре искә алынган. Репрессия корбаннарына да аерым таш куелган.

Сарт-Нәүрүздә мемориаль комплекс

Фото: © Рифат Каюмов

Бүгенге көндә Сарт-Нәүрүздә 400ләп кеше яши. Авылның мәчете, имамы бар. Монда да урамнар киң, табигать матур. Халык татарча сөйләшә. Кайчандыр бистә тарафыннан йотылган авылның яңадан калкып чыга алуы сөендерә. Бөек Ватан сугышына кадәр Сарт-Нәүрүздә җидееллык интернат-мәктәп эшләгән. Прибельский бистәсе төзелгәч, уку йортының язмышы сүзсез дә аңлашыла инде. Юкса, андый мәктәпле авыллар 70-80 еллар элек районда берничә бөртек кенә булган. Хәзер бу тирәдәге авыл балалары Прибельскийның рус мәктәбендә укый. Балаларның хәтта башлангыч белемне туган телләрендә алу мөмкинлеге юк. Милли мәктәпсез, якын киләчәктә бу авылларның милли үзенчәлеге калырмы икән? Шыксыз Прибельскийга гына әверелә күрмәсеннәр иде инде.

Без Агыйдел буйларын әйләнеп мендек. Урал тауларыннан агып төшкән Җилем елгасы Сарт-Нәүрүз артында гына Агыйделгә кушыла. Ике елганың бер булып акканын хәйран калып күзәтеп тордык. Яшьләрнең дә, балыкчыларның да еш җыела торган урыны икән бу.

Урал тауларыннан агып төшкән Җилем елгасы бу урында Агыйделгә кушыла.

Фото: © Рифат Каюмов

Агыйдел елгасы

Фото: © Рифат Каюмов

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100