Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы игезәкләр авылы: «Безгә ЮНЕСКОдан да килделәр, 16 пар игезәк санадык»

Башкортстанның Кырмыскалы районы Кабак авылы игезәкләргә бай авыл икән. Авыл халкы сүзләренчә, аларда егермегә якын игезәк бар.

news_top_970_100
Башкортстандагы игезәкләр авылы: «Безгә ЮНЕСКОдан да килделәр, 16 пар игезәк санадык»
Гөлшат Камалетдинова

«Минем игезәгем бар», – дигәч, кешеләрдә аерым бер кызыксыну уяна. Сез охшаганмы, фотосын күрсәт әле, тегесе-монысы – йөз дә бер сорау. Минем чыннан да игезәгем бар. Һавадан алып әйтмим. Тагын шунысы да бар: гомер буе ике исем белән йөрисең, чөнки гел бутыйлар. Авылда башка игезәкләр юк иде. Без мәктәптә укыганда күрше авылдагы бер гаиләдә игезәкләр туган иде. Авылларда күп игезәк булганын ишеткәнем юк иде. 

ә Башкортстандагы Кабак авылында унбишләп игезәк бар икән дигәч, күзләр игезәкләнде. Анда: «Минем игезәгем бар», – дигән сүз гадәти күренештер инде. Авыл җирлеге башлыгы Руслан Әюпов сүзләренчә, авылда төрле яшьтәге игезәкләр бар. Дөрес, халык саны да әз түгел – Кабак авылында өч мең кеше бар, ди. 

«Безнең авылга ЮНЕСКОдан да килгәннәр иде»

Кабак авылында яшәүче Урал абый Баскигәрәев әйтүенчә, өч мең кеше саналса да, ике меңе генә авылда яшидер. 1960нчы елда туганнарны да санаганда, 15-20 игезәк «точно» җыела, ди ул. Урал абыйның да Таһир исемле игезәк сыңары бар, ике буынга дүрт игезәк туган аларда.

Безнең авылга ЮНЕСКОдан килгәннәр иде. Безне игезәкләр концентрациясе иң зур булган авыл дип билгеләделәр. Кайсы масштабларда булуын төгәл генә әйтә алмыйм, Европада яки Евразиядә. Безнең нәселдә генә дә дүрт игезәк бар. Без, игезәк сыңарымның балалары, икетуган апамның балалары, әниемнең апасының балалары игезәкләр. Без генә – «близняшкалар». Күрше-тирәдә шулай ук игезәкләр бик күп. Ишегалдында игезәк балалар еш күренә. Безнең өч бала бар, әмма игезәкләр түгел, – дип сөйләде Урал абый.

 

Аның игезәк сыңары Екатеринбургка киткән. Һәркөнне иртә-кичен видеоэлемтә аша аралашып торалар. Охшаш булуларыннан яшь вакытта файдаланып та йөргәннәр әле.

Без ике тамчы кебек охшаган. Икебезне гел бутыйлар, аңа ияләндек инде. Яшь вакытта охшашлыктан файдалана идек. Машина йөртү таныклыгын алуга имтиханга минем урынга игезәгем барган иде. Аны имтиханга кабул иттеләр, әмма минем өчен бирә алмаган иде. Яшь вакытта кызлар белән йөргәндә бер-беребез урынына барган да булды (көлә). Хәзер дә тынычлап бер-беребезнең машина йөртү таныклыгын алып йөри алыр идек, беркем дә төрле кеше дип әйтә алмый. 

Без бер-беребезнең халәтен тоябыз. Таһирда проблемалар булса, минем дә күңел тыныч түгел. Кайвакыт иртән уянгач, күңелем тыныч булмаса, берәр нәрсә булмадымы дип аңа шалтыратам. Аның борчылган вакыты була. Бер-беребезгә терәк булып яшибез, бөтен вакыйгаларны да бергә кичерәбез, – дип сөйләде миңа Урал абый.

«Балаларыбызны да алты көн аерма белән генә таптык»

Кабак авылында туган Гөлназ һәм Гөлшат Камалетдиновалар әти-әнисе өчен зур сөенеч булган. Кызларга хәзер 28 яшь. Икесенең дә берәр баласы бар. Шунысы да кызыклы: бала көтеп йөргән чорлары да туры килгән, балалар арасында аерма – 6 көн. 

«Әни карынында игезәкләрне йөртүен белмәгән, ул вакытта УЗИ булмаган. Икәү тибенә башлагач, аңлаган. Әти соңга кадәр ышанмаган. Без тугач әтигә шок булган, хәтта өстәлдән самавырны ялгыш бәреп төшергән. «Чынлап та икәүме?» – дип кабат-кабат сораган. Нәселдә тагын игезәкләр бар. Әнинең апасының да балалары игезәкләр. Икетуган абыйның да игезәкләре бар. Гомумән, авылда игезәкләр күп. Берничә ел элек әни белән 16 игезәк санаган идек, хәзер тагын да күбрәк дип уйлыйм. Үземнең дә игезәкләр булуын телим, әмма бер баланы тәрбияләү дә зур хезмәт булуын аңладым. Әни ничек өлгергәндер. Бездән кала гаиләдә тагын дүрт бала бар. Хуҗалыкны да алып барасы булган, шаккатам әнигә.

 

Фото: © Камалетдиноваларның шәхси архивы

Әйткәнемчә, без алты бала идек, күптән түгел абый юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Ул төнлә мотоциклда кайтканда юл уртасында туктаган машинага бәрелгән, машинаның утлары янмаган. Әни бик авыр кичерде: чәчләре агарды, күзе дә начар күрә башлады...

Сеңлем белән кечкенә вакытта без бер-беребезгә нык охшаган идек. Кияүгә чыккач, бала тапкач бераз аерыла башладык кебек. Без авыл янында шәһәрдә яшибез. Фатирларыбыз да якын, шуңа күрә Гөлназ белән һәрвакыт бергә диярлек. Балалар белән бергә урамга йөрергә чыгабыз, – дип сөйләде Гөлшат.

Кечкенә вакытта аларны әниләре бертөрле итеп киендергән. Ул гадәт кызларда әле дә сакланган. 

Хәзер дә төрлечә киенә алмыйбыз, бертөрле киенәсебез килә. Гөлназ нәрсәдер сатып алса, минем дә аласым килә. Урамга чыкканда да: «Нәрсә киясең?» - дип сорый. Ул да минем кебек киенә. Бала көткәндә дә бертөрле йөри идек, кешеләр: «Ничек инде шулай?» – дип шакката иде. Икесе дә бала көтүче «близняшкалар» – кызыклы күренеш. Безнең белән фотога төшәргә теләүчеләр дә булды, – дип искә алды кыз.

 

Фото: © Гөлшат Камалетдинованың шәхси архивыннан

Алар арасында да бәйләнеш бар икән, бер-берсенең күңел халәтен тоеп яшиләр. Берсе күңелендә булганнарын яшерергә тырышып, «барысы да яхшы» дисә дә, икенчесе шунда ук аңлап ала. 

«Бер кул күренә, икенче кул, өченче кул...»

Айсылу апа Фатыйхова да игезәк егетләр әнисе. Шамил белән Нәгыймгә быел 17 яшь тула. Аның 28 яшьлек олы улы да бар. Айсылу апаның үзенең дә игезәк абыйлары булган. Бер абыйсы ике ел элек, кисәк кенә чирләп китеп, вафат булган. Ул кайгыны авыр кичергәннәр. Үзенең игезәкләр табачагын Айсылу апа УЗИ узгач белгән.

Ирем белән приемга бардык та: «Игезәкләр булса, нишләрбез?» – дим иремә. «Ярар, яхшы булыр», – ди. Мин УЗИ бүлмәсенә кереп киттем, табиб карый башлады: «Бер кул күренә, икенче кулы, өченче кул...» – ди. Мин инде: «И, Аллам, өч куллымы әллә...» – дип уйлап өлгергән идем. «Котлыйм, сезнең игезәкләр булачак», – ди табиб. Мин каушап калдым, яныма психологны да чакырдылар. Шулай да, ул куанычлы хәбәр иде, ирем дә нык шатланды. 

 

Фото: © Айсылу Фатихованың шәхси архивыннан

Икесенә дә игътибарны бер дәрәҗәдә бирергә тырыштык. Икегә ярган кебек иде инде. Берсенә ошый, икенчесенә ошамый торган вакытта алтын урталыкны табарга туры килде. Мин аларны кечкенәдән бертөрле итеп киендердем. 16 яшь тулгач кына үзләренчә киенә башладылар. Алар холыклары белән дә охшаш, нык төрле дип әйтә алмыйм, – ди әни кеше.

«Игезәк киленнәр дә табылса, ә, Айсылу апа?» - дим. «Мин малайларны тапканда Чишмә районыннан бер кыз игезәк кызлар тапкан иде. Эзләп карыйк әле шул кызларны, дим егетләргә. Социаль челтәрләрдән эзләдек, тапмадык әле, тик егетләрнең аларны күрәсе килә», – дип елмайды ул. 

Игезәкләргә дүрт яшь тулгач, Айсылу апаны ире ташлап киткән. Өч егетне ул үзе генә тәрбияләгән, икенчегә кияүгә чыкмаган.

 

Фото: © Айсылу Фатихова

«Беләсезме, игезәкләрне тапкан елда әтине дә, әнине дә югалттым. Аллаһы Тәгалә икене бирде, икене алды, шуңа улларымны үзем генә кадерләп үстерәсем килде. Олы улым ярдәм итте. Игезәкләр «абый» дип кенә тора. Балалар бер-берсенә терәк булды. Туганнар да һәрвакыт янымда булды», – ди ул.

Аларны берничә тапкыр Уфага игезәкләр көненә багышланган бәйрәмгә чакырган булганнар, әмма бара алмаганнар. Авылда да игезәкләргә багышланган бәйрәм булса, әйбәт булыр иде, ди әни кеше. 

«Кызларның берсе күбрәк миңа тартыла, берсе – әтисенә»

Гөлсара апа Шәрәфетдинова да игезәк кызлар үстерә. Имилия белән Илариягә ике яшь. Олы апалары да бар.

Игезәкләрем булсын дип уйлаганым да юк иде. Беренче УЗИдан ук балаларның икәү булуын белдек, бик куандык. Иремнең игезәк сеңелләре булгач, ул ике малай булсын дип хыялланган иде, кызларыбыз туды.

 

Фото: © Шәрәфетдиновларның гаилә архивыннан

Берәр җиргә барганда, урамга чыкканда кызларны бер үк төрле киендерергә тырышабыз, әмма алар аерыла. Берсенең чәче карарак, икенчесенең – сары. Күп кеше: «Алар бик охшаган», – ди. Үзебез аерабыз. Кызларның холыклары да төрле: берсе тыныч, икенчесе усалрак. Икесенә дә бертөрле игътибар бирергә тырышабыз инде. Шулай да кызларның берсе күбрәк миңа тартыла, берсе – әтисенә.

Кызларның төрле вакыты була: талашып та китәләр, кочакланышалар да. Кешеләр: «Ничек карыйсыз, ничек барысын да өлгерәсез?» – диләр инде. Зур кызыбыз ярдәм итә. Кечкенә вакытында: «Миңа абый яки сеңел алып кайтыгыз», – дип сорап йөри иде. Икене алып кайтып бирдек. Хәзер балалар зур инде, җиңелрәк, – дип сөйләде әниләре.

 

Фото: © Шәрәфетдиновларның гаилә архивыннан

Бер әби миңа: «Игезәкләрнең догасы кабул була», – дип әйткән иде. Кабак авылы бик изге урын булып тоелды. Шулкадәр игезәкләр хөрмәтенә «Игезәкләр Сабан туе» сыман бер бәйрәм дә оештырып җибәрсәләр, ничек күңелле булыр иде! Ни дисәң дә, гади генә авыл түгел бу, ЮНЕСКО да игътибар иткән бит үзләренә...  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100