Сибай концерт-театр берләшмәсе биючесе, Башкортстанның атказанган артисты Раил Ханов махсус операциядә батырларча һәлак булган.
«Мәрхүмне бүген туган ягы – Учалы районы, Кунакбай авылына алып кайталар. Биюче солдат белән бәхилләшү 19 июльдә Корама авылының 1 Май урамында урнашкан мәчет янында булачак», – дип хәбәр итә «Наш Башкортстан» сәхифәсе.
Узган ел июль аенда «Сибай» концерт-театраль берләшмәсенең махсус операциядә үлгән тагын бер артисты, халык биюе ансамбле солисты Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга озатканнар иде.