Башкортстанның Благовар районыннан бер хәрби махсус операция зонасында чит илдә җитештерелгән хәрби техниканы кулга төшергән. Бу хакта район администрациясе Марат Йосыпов Телеграм-каналында сөйләгән. Ул кыска вакытлы ялга кайткан хәрби белән очрашкан, дип яза «Башкортостан» сайты.
«Якташыбыз үзйөрешле немец машинасын ничек кулга төшерүен сөйләде. Хәрби бу табышны хәрби часть карамагына алып кайткан. Ул бу урыннан киткәч тә, Украина кораллы көчләре шул территориягә артиллерия һөҗүме ясаган», – дип язган Марат Йосыпов.