
Шагыйрь Әнгам Атнабаевның энесе Мәгъдән Атнабаев вафат булган. Кайгылы хәбәрне «Кызыл таң» басмасы җиткерә.
«Тагын бер Атнабайны, югалттык: бүген танылган шагыйрьнең энесе 92 яшьлек Атнабаев Мәгъдән Касыйм улы вафат», – диелгән хәбәрдә.
Мәгъдән Атнабаевның Күрдемнең генә түгел, Тәтешленең, бөтен республиканың бизәге булып торганы ассызыклана.
«Атнабайга охшатып, аның чалымнарын эзли идек синнән! Үзең шаян, үзең җитеш, үзең бер дипломат идең. Яшен идең, ут идең... Абый кебек тә, әткәй кебек тә идең. Кеткелдәп көлер, кочаклап алыр, кирәк җирдә киңәшеңне бирер идең. «Кызыл таң» газетасының якын дусты идең.
Урының оҗмахта булсын, Мәгъдән абый! Мәрхүмнең барлык балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!» – дип яза «Кызыл таң» сайты.