Башкортстанга сәяхәт: кеше кулы тимәгән табигать һәм милли үзаң турында уйланулар
«Интертат» хәбәрчесе бер атна Башкортстанда булып кайтты. Ул егермеләп районны узып, тугыз районда тукталып, тарихи урыннар белән танышты. Рифат Каюмов күрше республикада күргәннәре белән уртаклаша.
21 июньдә мин «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамовка ияреп Башкортстанга экспедициягә чыгып киттем. Максатыбыз – татар халкының бөек шәхесләре белән бәйле урыннарны күрү һәм чын башкорт районнары белән танышу иде.
Безнең маршрут өч өлешкә бүленде. Беренчесе – 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында Емельян Пугачевның көрәшчесе Бәхтияр Канкаев эзләрен өйрәнү булды. Икенчесе – татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафури, Башкортстан Республикасын төзегән Зәки Вәлиди туган авылларны күрү иде. Өченчесе – чын башкорт төбәкләре саналган Белорет һәм Бөрҗән районнары белән танышуга багышланды.
Бәхтияр Канкаев эзләре буйлап
Бәхтияр Канкаев – ул Пугачев явында татар һәм башкорт крестьяннарыннан гаскәр җыеп, патша Екатерина II армиясенә каршы сугышкан, гаскәр башлыгы булган татар кешесе. Емельян Пугачев аңа үз куллары белән «бригадир» (хәзерге күзлектән генералга тиң) дәрәҗәсен бирә. Бәхтияр Канкаев җитәкчелегендәге гаскәр Кызыл Уфа (Красноуфимск) ныгытмасын сугышсыз гына ала. Шәһәр халкы аларны ипи-тоз һәм якты йөз белән каршылый. Аннары Бәхтияр Канкаев Казанга таба юл тотып, Пугачев узасы җирләрне ача бара, восстаниегә яңа крестьяннар җыя.
Башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев үз отряды белән Кызыл Уфа ныгытмасында Бәхтияр Канкаев гаскәренә кушыла. Бәхтияр Канкаев белән Салават Юлаевның дәрәҗәләре бер үк була. Бу тарихта билгеле факт булса да, ни кызганыч, Салават Юлаев фонында Бәхтияр Канкаев бүген югалган фигура. Музей хезмәткәрләре, тарихчылардан кала, аны беркем белми диярлек. Сәфәрдә без моңа инандык.
Бәхтияр Канкаев хәзерге Мәчетле районының Ака авылында туып үсә. Кызыл Уфаны алырга барганда сигез йөз кешелек гаскәрен дә ул туган авылында җыя. Сугыша алырлык шулкадәр кешене туплый алгач, авыл никадәр зур булганын чамаларга мөмкин. Ис китәрлек матур табигатьле Олы Ака авылы миңа бүген әкренгә үлә бара кебек тоелды. Чама белән меңгә якын кешесе, өч катлы зур мәктәбе, авыл советы булса да, эшләп торган предприятиеләре таралгач, яшьләрнең күбесе бу авылда калмый икән. Урамнарда тузган, ташландык йортлар бер-бер артлы күзгә чалына. Авыл уртасында янып беткән, ләкин күмерләре түгелмәгән йорт утыра. Шул бинага карагач, авыл советы нәрсә эшли икән дигән сорау туа. Янган һәм җимерек йортлар татар авылының йөзе булырга тиеш түгел бит! Ара-тирә күренгән таза, калай түбәле өйләр авылның дәрте сүнмәгән әле, дип тә әйтә сыман.
Бәхтияр Канкаев эзләре буйлап йөргәндә без башта Олы Аканың урта мәктәбенә килдек. Мәктәптә федераль программа буенча капиталь төзекләндерү бара иде. Без директорның мәктәп бакчасында печән чабып йөргән вакытына туры килдек. Печән чабучы директорны күрү мине гаҗәпкә калдырды. Директор – ул, беренче чиратта, җитәкче, эшне оештыручы. Бөтен эшне бер кеше башкарса, җитәкченең кирәге калмый инде.
- Печән чабарга кеше юк, - дип аңлатты уңайсызлану хисе белән мәктәп директоры Рәдис Әхмәтханов. Ул үзе белеме буенча тарих укытучысы. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укыганда курс эшләрен республиканың төньяк-көнчыгышы белән бәйле шәхесләргә багышлаган булган, шуңа күрә аңа Бәхтияр Канкаев исеме таныш. Авыл халкы Пугачевның көрәшчесен белми дип аңладык. Монда Канкаев исемен йөрткән бер генә истәлекле урын да, хәтта такта кисәге дә юк. Директор мәктәп музеенда да татарның милли каһарманына әверелердәй шәхес белән бәйле почмак юк икәнен әйтте.
- Авылда иң зур проблема – эш урыннары юк. Эшләрдәй кешеләр читкә китеп бетте. Яшьрәк гаиләләр балаларын алып шәһәрләргә күченә. Соңгы егерме ел эчендә балалар саны өч тапкыр кимеде. Болай барса, тиздән мәктәптә укучы калмаска мөмкин, - диде Рәдис Әхмәтханов.
Безнең якларда хәллерәк якташларның үз авылына ярдәм итү, авылдашларына югары белем алырга, эшкә урнашырга булышу гадәте бар. Аптырагач, без ни өчен Олы Акага якташлардан ярдәм булмавы белән кызыксындык. Рәдис Әхмәтханов җилкәсен сикертеп алды да, ярдәм кулы сузырдай шәхесләр юк икәнен әйтте. 2017 елда мәктәпнең тузган тәрәзәләрен яңага алыштыру коллектив җилкәсенә төшкән. Монда икенче сорау туа – ни өчен заманында шундый зур булган авылдан хәлле кешеләр чыкмый? Бәлки, монда мәктәпнең дә өлеше бардыр?
Олы Аканың табигате матур да соң инде! Машинага утырып киткәч тә баш як-якка борылуыннан туктамады. Бер ягыннан елга ага, икенче ягында киң болыннар һәм кырлар урман белән капланган Урал тауларына барып тоташа. Монда мал асрарга да, табигать кочагында ял итәргә дә бөтен мөмкинлекләр бар. Хәер, биредә бөтен якын-тирә авылларның табигате бер чама матур. Элеккеге кешеләр төпләнү урынын сайлый белгәннәр ичмасам.
Олы Акадан кузгалып, без Свердловск өлкәсенең Кызыл Уфа шәһәренә юл тоттык. Биредә шәһәр ныгытмасы Пугачев кешеләренә бирелгәннән соң, патша карательләре килеп, ныгытманы бунтарьлардан азат итә. Уфа елгасы ярында торган агач ныгытма күптән юк, ләкин 250 ел элек сугыш барган урынны часовня белән берничә һәйкәл искә төшереп тора. Шәһәр музеенда Емельян Пугачев явына багышланган аерым бүлек бар, ләкин анда Бәхтияр Канкаевка урын табылмаган, гәрчә хезмәткәрләр аның батырлыгын белсә дә. Уйлап карасаң, татар каһарманын татардан кала кем күтәрсен инде?
Мәчетле районының үзәге – Олы Ыктамак (Большеустьикинское) авылы музеенда да Бәхтияр Канкаев турында бер китапта телгә алынган мәкаләдән кала башка бер истәлек тә юк. Шул мәгълүматны стендка урнаштырырга булыр иде дә, Башкортстанда Салават Юлаевка көндәш ясау, әлбәттә, беркемгә кирәк түгел.
Салават Юлаев мәгарәсенә сәяхәт
Беренче маршрут буенча эшне төгәлләп, Стәрлетамакка кайтып барганда Салават районы Әлкә авылы турысында Салават Юлаевның туган урынын аңлаткан язманы күреп алдык. Ул тау башына зур итеп ташлардан тезелеп язылган, ерактан күренеп тора. Салават Юлаев кулга алынгач Екатерина II аның туган җирен – Тәкәй авылын җир белән тигезли. Хәзерге картада ул авыл юк, ләкин Башкортстан хакимияте шул урынга һәйкәл куйган. Юлын төгәл белмичә генә анда барып булмый, чөнки урман, тау кырыйлары аша үтәргә кирәк. Безгә бу җирне Малаяз авылындагы Салават Юлаев музее мөдире Зилә Садыйкова күрсәтергә мөмкин дип аңлаттылар.
Без Зилә Әминовнаны эзләп, музейга киттек. Югары инстанциядән рөхсәт сорап, ул безне озата барырга ризалашты. Зилә Садыйкова Бөрҗән районында туып үскән чын башкорт булып чыкты. Узган җанисәп алдыннан Башкортстанда Татарстан журналистларын, язучыларын, җырчыларын «җылы» кабул итүләрен истә тотып, мин рәхим-шәфкатькә өметләнмәгән идем. Минем гаҗәпкә, Зилә Әминовна безгә карата бик җылы мөнәсәбәттә булды. Һәйкәл белән генә чикләнмичә, ул безне Салават Юлаев мәгарәсенә алып барырга да вакытын кызганмады.
Салават Юлаев мәгарәсе Малаяздан ерак түгел Идрис авылы янында, Йөрүзән елгасы өстендәге тау кыясында урнашкан. Салават Юлаев Крестьяннар сугышы вакытында патша гаскәрләреннән шушында яшеренгән. Эчкәрәк керү өчен өч метрлап араны чүгәләп яисә тезләнеп үтәргә кирәк. Эчтә зур гына бүлмә кебек куышлык бар. Тагын бераз чүгәләп барсаң, башка бүлмәләргә дә узып була диделәр, тик мин берсе белән чикләндем. Мәгарәдән аска таба тиз агымлы Йөрүзән елгасына карасаң, бер үк вакытта куркыныч та, сокландыргыч та. Күз күремендә генә икенче кыяда тагын бер мәгарә бар. Анда Юлаев отрядының кораллары сакланган. Гаҗәеп экскурсия үткәргәне өчен Зилә Әминовнага рәхмәт җиткерәсем килә.
Мәҗит Гафури районында татарлар яши
Икенче маршрутны Стәрлетамактан Ишимбай һәм Гафури районнарына төзедек. Башта 1890 елның 10 декабрендә Зәки Вәлиди туган Көзән авылына бардык. Биредә аның экспонатларга бай музее һәм һәйкәле бар.
Зәки Вәлиди илдә Совет хакимияте урнашкач беренче автономияле милли республика төзүгә ирешә. Аның биографиясендә Казан шәһәре дә зур урын алып тора. Ул биредә Апанай мәчете мәдрәсәсендә башта белем ала, аннары шәкертләр укыта. Аннары Уфага китеп, башкорт халкының милли азатлык хәрәкәтен җитәкли. 1923 елда Зәки Вәлиди чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Вена университетында белем ала, аннары Вена, Берлин, Лондон шәһәрләрендә лекцияләр укый. Галим булып формалашкач, Истанбулда Ислам фәнни–тикшеренү институты оештыра һәм шул институтның башында тора. Калган гомерен Истанбулда яшәп, 79 яшендә вафат була. Шунысы кызык, Зәки Вәлидинең шәхси эшендә милләте татар дип язылган, соңрак башкорт дип өстәлгән.
Көзән авылындагы музей белән безне аның мөдире Миңнира Вәлиева таныштырды. Музей 1993 елда Вәлиди нәселе йорты торган урында яңа бүрәнәләрдән салынган. Биредә аның шәхси әйберләре, тормыш юлын сурәтләгән фотографияләр, документлар, XX гасыр башын чагылдырган экспонатлар урын алган. Зәки Вәлидинең шәхси әйберләрен музейга туганнары тапшырган. Миңнира Вәлиева музейны булдыруда, авылга кадәр асфальт салдыруда Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның өлеше зур булганын әйтте. Гомумән, җирле халык, башка районнарныкы да, башкортларның милли үзаңын үстерүдә Мортаза Рәхимов күп эшләде, дип искә ала.
Ишембай районыннан без гравий юллар буйлап Мәҗит Гафуриның туган авылы Җилем-Каранга киттек. Гафури районында унлап татар авылында туктап, мәчетләрне фотога төшереп, күргән кешеләр белән сөйләшеп алдык. Монда олысы да, кечесе дә үзләрен икеләнмичә татар дип атый. Бөтен кеше татарча иркен сөйләшә.
Җилем-Каран авылында мәдәният йорты янында таштан Мәҗит Гафури музее төзегәннәр. Анда язучының китаплары, документлардан, фотографияләрдән күчермәләр куелган. Әдипнең шәхси әйберләре Уфадагы музеенда саклана икән. Башкаладагы музей-йортны күргән кеше биредә гаҗәпләнерлек әйбер тапмаячак. Авылда шулай ук Гафури исемендәге парк бар. Агачлар арасыннан ике чишмә бәреп чыга. Килгән кеше язучы эчкән судан авыз итеп китә ала.
Данлыклы шәхесләр чыгарган Сәрмән авылы
Өченче маршрут иң озыны булды. Бөрҗән районына бару өчен Уфадан 400 километр таулы юл үтәргә кирәк. Анда барышлый без Белорет районының данлыклы Сәрмән авылына кереп чыктык. Биредә 1923 елда СССРның Үзәк башкарма комитеты рәисе Михаил Калинин да булган. Авыл үзенең атаклы якташлары белән дан тота. Шушында 1917 елда туган композитор Заһир Исмәгыйлевның исеме Башкортстанда гына түгел, бөтен Советлар Союзында билгеле булган. 2000-2010 елларда Башкорт дәүләт университеты ректоры булып эшләгән Мөхәммәт Харрасов, язучы Зөлфәт Хисмәтуллин, данлыклы күз табибы Эрнст Мулдашев шушы авылда туып үскәннәр. Сәрмән якташлары арасында зур оешмаларның җитәкчеләре, Башкортстан хөкүмәте әгъзалары да бар. Башкортстанның танылган яшь язучысы Айгиз Баймөхәммәтов та Сәрмән урта мәктәбен тәмамлаган. Бер авылдан данлыклы кешеләрнең күп чыгуын Айгиз Баймөхәммәтов озак еллар буена мәктәпнең көчле булуыннан күрә. Яхшы мәктәп көчле шәхесләр әзерләгән. Хәзер аның укучылары авылга төрле яклап ярдәм итә.
Сәрмән бүген алга киткән авыллар рәтендә. Биредә бөтен кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. Мәсәлән, Сәрмәндәге «Урал спорт инвентаре заводы» җитештергән профессиональ спорт җиһазлары Россиягә һәм чит илләргә озатыла. Авыл җирлеге башлыгы Аетбай Әюпов берничә елдан Сәрмән янында яңа бистә барлыкка киләчәген әйтте. Бистәнең планы расланган, урам исемнәре билгеләнгән инде. Димәк, авыл бүген үсештә.
«Шүлгән-Таш» мәгарәсенә сәяхәт
Сәрмән белән танышканнан соң, без Бөрҗән районына киттек. Бөрҗән районы территориясенең 70-80 процентын урманнар алып тора һәм биредә тулысынча диярлек башкортлар яши. Ул шуның белән үзенчәлекле дә. Кеше кулы тимәгән табигать, таулар арасыннан бормаланып аккан Агыйдел елгасы күренеше, җиргә ятып суын эчәрлек тау чишмәләре, «Шүлгән-Таш» мәгарәсе эчендә борынгы кешеләр ясап калдырган рәсемнәр туристлар өчен яхшы табыш. Монда Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Башкортстаннан кунаклар өзелми. Казаннан килүчеләр дә бар, ләкин алар сирәгрәк. Юл аралыгы сизелерлек шул.
Без дә, килгән килеш, мәгарә эченә кердек, мәгарә эченнән бәреп чыккан җир асты суын эчтек. Мәгарә үзе һәм аңа бара торган шактый киң мәйдан Россия хөкүмәте тарафыннан саклана. Биредә хуҗалык эшләре алып барырга, табигатькә зыян китерергә ярамый. «Шүлгән-Таш» турында аерым мәкалә язарга кирәк.
Башкортстан турында авторның фикерләре
Биш көнгә сузылган сәфәрдә без машина белән 3,1 мең километр юл узып, Башкортстанның егермеләп районын үттек, Илеш, Салават, Мәчетле, Гафури, Стәрлетамак, Ишимбай, Белорет, Бөрҗән, Кырмыскалы районнарында тукталдык. Шулай итеп, күрше республика турында шактый фикерләр тупланды. Беренчедән, Башкортстанның табигате искиткеч матур. Аны бер булса да барып күрергә кирәк.
Икенчедән, Башкортстан халкы үз туган телендә сөйләшүдән читенсенми, оялмый. Киресенчә, туган телдә аралашу биредә дәрәҗә санала. Биш көн буена очраган кешеләр белән татарча гына сөйләшергә тырыштым. Татар авылларында миңа татарча җавап кайтарсалар, башкорт авылларында – башкортча. Татар белән башкортка тылмач кирәкми. Телләребез нык охшаш. Бөек рус теленә Татарстан ягына чыккач кына күчәргә туры килде. Туган телебезне саклау мәсьәләсендә безгә башкортлардан үрнәк алырга кирәк, дигән фикергә килдем.
Өченчедән, башкорт яшьләрендә милли үзаң тәрбияләнгән. Бездә милләтне өлкән буын кайгыртып йөрсә, аларда инициатива яшьләр кулында. Башкортстанда үз милләте, туган җире өчен үз сүзен әйтүдән курыкмаган, үз мәнфәгатьләрен яклый алырдай башбирмәс яшьләр бихисап. Без моны ике ел элек Куштауны яклаучылар мисалында ук күрдек. Айгиз Баймөхәммәтов яшьләр җитәкчеләрнең, аларның балаларының, оныкларының башкорт телендә сөйләшүенә зур игътибар иткәнен әйтте. Башкорт телен белмәгән җитәкченең республикада абруе юк, дип аңлата яшь язучы. Айгиз Баймөхәммәтовның соңгы берничә елда өч повесте һәм хикәяләре чыгып, күп телләргә тәрҗемә ителде. Аның башкорт телендә нәшер ителгән китапларының гомуми тиражы 30 меңгә җиткән. Димәк, халык,шул исәптән яшьләр, язучыны белә, башкорт телендә китапларын укый.
Яхшы эшкә урнашканда башкорт милләтеннән булганнарга өстенлек бирү, башкорт язучыларының әсәрләрен таныту, башкорт шәхесләренең исемнәрен адым саен мәңгеләштерү сәясәте башкорт милләтенә җимешләрен бирә башлаган.