Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«32 яшьлек хатынны ире кыйнап үтерде». Башкортстанда ятим калган алты бала язмышы билгеле

news_top_970_100
«32 яшьлек хатынны ире кыйнап үтерде». Башкортстанда ятим калган алты бала язмышы билгеле
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы башлыгы урынбасары Анна Тоболина ятим калган алты бала язмышы турында сөйләгән. Балаларның анасы – Белорет районында яшәүче хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Мәрхүмәнең алты баласы ятим калды. Аның бергә яши торган ирен тоткарладылар. Хәзерге вакытта балалар туганнарына урнаштырылды. Ике бала үз әтисендә, тагын ике баласы да үз әтисендә яши. Иң кечкенә тагын ике баланы өченче әтиләре ягыннан әбисе якынча опекага алды. Балаларны махсус оешмаларга урнаштырмыйлар. Аларга психологик ярдәм күрсәтелә», – ди Тоболина.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 17 июньдә ир белән хатын исерек килеш талашалар. 36 яшьлек ир-ат 32 яшьлек хатынына аяклары белән берничә тапкыр тибә. Хатын шунда ук үлә.

«Башинформ» чыганагы белешмәсе буенча, ир хатынны элеккеге ирләренең берсенә көнли. Хатын ул ире белән балалар хакына гына аралаша торган була. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат гаебен таный.

Әлеге фаҗигадән соң 2, 6 һәм 13 яшьлек өч малай, 3, 4 һәм 11 яшьлек өч кыз бала әнисез калды, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100