Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә алты бала анасын вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
Күрше төбәктә алты бала анасын вәхшиләрчә үтергәннәр
https://ru.freepik.com/

Башкортстанның Белорет шәһәрендә 32 яшьлек Ксения Т.ны үтергәннәр. «Аны бергә яши торган ире вәхшиләрчә үтергән», - дип сөйләгән мәрхүмәнең якын дусты Надежда «Комсомольская правда» хәбәрчесенә.

Ксения беркайда да эшләми. Аның алты баласы бар. Ул балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнә. Аның бергә яши торган ире эшмәкәр була. Надежда сүзләренчә, ир кеше дегет табу белән шөгыльләнә. Гаилә Белорет шәһәрендә шәхси йортта яши.

Надежда белән Ксения балачактан дус була. Надежда мәрхүмә дустын ачык күңелле, тормыш сөючән кеше дип искә ала.

«Беркайчан да бер нәрсәгә дә зарланып йөрмәде, Ксюша бик позитив иде. Аның дуслары да күп булды. Ул бик яхшы җырлый иде, безнең авылда концертларда чыгыш ясады», – ди Надежда.

«Комсомолка» Тикшерү комитеты белән элемтәгә кергән. Ведомство вәкиле сүзләренчә, күп балалы ана үлеме буенча җинаять эше ачылган. «Алдан уйлап сәламәтлеккә каты зыян китереп, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаятьтә шикләнелүче кеше хәзерге вакытта сак астына алынган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100