Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ханым Данир Сабиров бүләк иткән чаңгыда шуып кайткан

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче ханым  Данир Сабиров бүләк иткән чаңгыда шуып кайткан
"Татар-информ" архивы

Миләүшә белән Данир Сабировлар Яңа ел алдыннан виртуаль дуслары өчен бүләкләр таратты. Аларга бары тик матур эчтәлекле хат һәм хыялланган әйберләре турында язып кына җибәрергә кирәк иде. Бәхет елмаючыларның берсе артистның гаиләсенә рәхмәт әйтеп видео юллаган.

«Язылучым Зөлфия Шәйхуллинаның хыялы – ул яңа чаңгы иде. Ниһаять, без Яңа ел башында ук алган чаңгы Башкортстанның Шаран районы Чалмалы авылына барып җитте, һәм апа җаным инде бүген ук рәхәтләнеп шуып кайткан. Без бик шат! Сәламәт булып, бик озак еллар шуарга Ходай насыйп итсен», – дип язган Данир Сабиров.

«Сихри матур урманда Данир белән Миләүшә бүләк иткән чаңгыда… Бәхетле ханым», «Хатны бәхетле сәгатьтә язган. Зөлфия, котлыйм яңа чаңгың белән. Шатланып шуарга язсын!» – дип, бүләк иясенең шатлыгын уртаклашканнар.

Пародия остасының Яңа елга бүләкләр өләшүе турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100