Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Башкортстанда яшәүче ханымга Яңа ел бүләге ясаган – видео

news_top_970_100
Данир Сабиров Башкортстанда яшәүче ханымга Яңа ел бүләге ясаган – видео
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров белән хатыны Миләүшә Яңа ел алдыннан 5 кешегә бүләк ясарга булган.

«Хөрмәтле язылучыларыбыз! Яңа ел алдыннан 5 кешенең хыялын тормышка ашырырга булдык. Үзегезнең хыялыгызны хат итеп электрон почтага язып җибәрегез. Әмма «миңа бу кирәк» дип кенә түгел, эчтәлекле матур хат булсын. Күңелебезнең нечкә кылларын тибрәтерлек итеп... 5 хатны сайлап алып, аларның теләкләрен үтәргә тырышырбыз», – дип язган иде Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Хатлар озак көттермәгән. Шуларның берсе – Башкортстаннан Мөндилә ападан.

«Исәнмесез! Мин Башкортстанның Дүртөйле районыннан, сезнең концертларны яратып караучы 66 яшьлек апа. Бик матур гына яшәгәндә, 10 ел элек тормыш иптәшем вафат булды. Ялгызлык бик авыр, шуңа күрә, Миләүшә балам, Данир белән тигез парлы гомер сезгә, ике матур, акыллы җимешегезне үстереп, матур тормыш юлына тигезлектә бастырырга насыйп булсын. Минем Яңа ел бүләге итеп мамык шәл алып бәйлисем килә.

Данил улым, минем оныкларымның иң кечкенәләре – игезәкләр. Кызга – Динара, ә малайга сезнең хөрмәткә Данир дип исем куштык», – дип язган Мөндилә апа һәм матур теләкләрен юллаган.

Иҗади гаиләнең күңеленә нәкъ менә шушы хат хуш килгән дә. Алар Башкортстанга мамык шәл алып җибәргән. Мөндилә апа рәхмәтен әйтеп видео да юллаган, шәлен дә күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100