Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтисе урамда мичкә ягып калдырган». Башкортстанда янгында пешкән үсмер бик авыр хәлдә

news_top_970_100
«Әтисе урамда мичкә ягып калдырган». Башкортстанда янгында пешкән үсмер бик авыр хәлдә
https://www.bashinform.ru/

24 июльдә Башкортстанның Бүрзән районындагы Байназар авылында янгында бер хатын-кыз һәм аның 11 яшьлек баласы үлүен язган идек. Янгыннан ике баланы коткарып калдылар. 2008 һәм 2020 елда туган малай белән кыз да пешкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, янгын урамдагы мичтән башлана, аннары каралты-курага һәм өйгә күчә. Янгын сүндергәндә 1985 елда туган хатын-кыз, аның 2011 елда туган кызының мәете табыла. 2008 һәм 2020 елда туган малай белән кызны анасы тәрәзә аша аталарына тапшырып өлгергән. Балалар икесе дә хастаханәдә, малай авыр хәлдә, диелә Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

«Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатын балалары белән Уфадан әтисе янына кунакка кайткан. Гаилә яхшылар рәтендә.

«Бабай көн саен диярлек сыер көтәргә йөри, фаҗига булган иртәдә ул урамдагы мичкә яга һәм китеп бара. 37 яшьлек хатын, аның 2 һәм 11 яшьлек кызлары, аның атасының 14 яшьлек улы йоклап кала. Янгын чыга, ут өйгә күчә. Хатын төтен исенә уянып, балаларны уяткан, икесен коткара алган булуы ихтимал. Аннары ул үзе төтенгә буылып үлгән, өй янып беткән, дигән агентлык чыганагы.

«2 яшьлек кызның тәненең 20 проценты пешкән, аны Уфага пешү үзәгенә илттеләр. 14 яшьлек баланы күчереп йөртү мөмкин түгел, аның тәненең 90 проценты пешкән. Биредәге хастаханәгә Уфа табиблары килеп, киңәшләр бирде. Бала авыр хәлдә, аны табиблар күзәтеп тора», – дигән агентлыкның медицина өлкәсендәге чыганагы.

Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100