Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әнисе белән кызы янып үлгән, тагын ике балага ярдәм итәргә өлгергәннәр

news_top_970_100
Башкортстанда әнисе белән кызы янып үлгән, тагын ике балага ярдәм итәргә өлгергәннәр

24 июльдә 06.50 сәгатьтә Башкортстанның Бүрзән районындагы Байназар авылында янгын була. Бер катлы агач йортта 37 яшьлек хатын-кыз, аның 10 яшьлек кызы янып үлә. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, янгын урамдагы мичтән башлана. Аннары каралты-курага күчә һәм өй дә яна башлый.

Янгынны сүндереп бетергәч, 37 яшьлек хатын-кыз, аның 10 яшьлек кызының мәетләрен табалар. 14 яшьлек малай белән 2 яшьлек кызга вакытында ярдәм күрсәтеп өлгергәннәр, алар исән. Бу балалар хастаханәдә дәвалана.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, мәрхүмә хатын улын һәм нәни кызын әти кешегә бирергә өлгергән. 14 яшьлек малай авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100