Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мәрхүмә җырчы Бибисара Азаматованы искә алганнар

Бибисара Азаматова 2020 елның 20 октябрендә 70 яшендә бакыйлыкка күчте. 21 октябрь көнне аңа 71 яшь туласы булган.

news_top_970_100
Башкортстанда мәрхүмә җырчы Бибисара Азаматованы искә алганнар

Башкортстанның Баймак районы халык иҗаты үзәгендә 2 ел элек вафат булган җырчы Бибисара Азаматованы искә алу кичәсе узган. Әгәр исән булса, быел аңа 73 яшь тулган булыр иде. Җырчы 2 ел элек коронавирустан вафат булды.

«Гомер ике килми» дип аталган Хәтер кичәсендә Бибисара Азаматованың иҗатташ дуслары – Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары чыгыш ясаган. Алар арасында Халит Фатыйхов, Лилия Ишемьярова, Әлфия Юлсурина, Раил Өметбаев, Азат Бикчурин, Эльмира Юлдашбаева, Искәндәр Газизовны санап узарга була.

 

Фото: © Альбина Азаматованың шәхси архивыннан

Бибисара Азаматова 2020 елның 20 октябрендә 70 яшендә бакыйлыкка күчте. 21 октябрь көнне аңа 71 яшь туласы булган.

«Тормышымдагы иң кадерле кешемнең йөрәге туктауга 2 ел вакыт узган… 2 ел… Яратам, сагынам. Тыныч йокла, Әнием!» – дип язган мәрхүмәнең кызы Альбина Азаматова соцчелтәрдәге шәхси битендә.

Альбина Азаматова «Интертат»ка Бибисара Азаматова хөрмәтенә искә алу кичәсенең узган елның 19 ноябрендә Уфада Башкортстан дәүләт филармониясендә узганын, быел исә 19 октябрьдә Бибисара Азаматованың туган районы Баймакта оештырылганын әйтте. «Кичә истәлекләр һәм хатирәләр форматында үтте. Ул әниемнең экраннан җырлавы белән ачылып китте, аннары иҗатташ дуслары дәвам итте», – диде Альбина Азаматова.

 

Фото: © Альбина Азаматованың шәхси архивыннан

 

Фото: © Альбина Азаматованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100