Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда күчмә халыклар музее төзиләр: «Максат – татарның тарихи эзен юкка чыгару»

Башкортстан хакимияте Чишмә районында Евразиянең күчмә халыклар цивилизациясе музее төзергә ниятли. Тарихчылар моңа каршы, чөнки биредә Алтын Урда чорына караган татар археология һәйкәлләре саклана. «Интертат» бу каршылыклы теманы өйрәнде.

news_top_970_100
Башкортстанда күчмә халыклар музее төзиләр: «Максат – татарның тарихи эзен юкка чыгару»
"Башинформ" МА

Башкортстан татарларын башкортлаштыру сәясәте турында инде күп язылды. Күрше республика хакимиятенең татарларны – башкорт, татар телен башкорт теленең диалекты итеп күрсәтергә тырышуына шулкадәр ияләштек ки, бу әкиятнең нәтиҗә бирәсенә татарлар гына түгел, башкортлар үзләре дә ышанмый башлады ахры. Ләкин тик торырга ярамый, ниндидер яңа «мөгез чыгарырга» кирәк. Хәзер күршедәге сәясәтчеләр татарның тарихына кул сузып маташа.

Декабрь башында Уфада Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесенең урынбасары Урал Килсенбаев катнашында «Урта гасырларда Евразиянең күчмә халыклар цивилизациясе» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Аның төп темасы татар археология һәйкәлләре саклана торган Чишмә районында Евразиянең күчмә халыклар цивилизациясе музее төзү турында фикер алышу булган. Конференциядә Казаннан Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков белән институтның фәнни хезмәткәре, күренекле археолог Фаяз Хуҗин да катнашкан.

«Интертат»ка билгеле булганча, татар археологларының Уфага баруы Татарстан тарихчылары арасында зур ризасызлык уяткан.

 

Фото: © «Башинформ» МА

Чишмә районында күчмә цивилизацияләр музее салу татарларга нинди зыян китерә? «Интертат» бу теманы өйрәнде.

Башкортстанның Чишмә районында Алтын Урда чорына караган татар археология һәйкәлләре – Тура-хан, Хөсәен бәк төрбәләре (русча – мавзолей), каберлекләр, кабер ташлары саклана. Нәкъ шундый тарихи һәйкәлләр Болгар шәһәрчегендә дә бар. Тарихчылар сүзләренчә, әлеге каберлекләр хәзерге Чишмә районында урта гасырларда татарлар, утрак тормыш алып баручы мөселманнар яшәгәнен дәлилли. Күчмә халыкларның каберлекләре бөтенләй башка төрле. Белгәнебезчә, башкортлар урта гасырларда күчмә халык булган.

«Миф никадәр абсурд булса, мифка шулкадәр яхшырак, чөнки аны фәнни яктан исбатлап торасы юк»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов урта гасырларда Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәгән татарлар турында сөйләде:

«Идел буе Болгар дәүләте (X-XIII гасырлар) халкы Чишмә елгасының көнбатыш ягында яши, көнчыгышка таба китми. Бераз вакыт узгач, Алтын Урда чорында (XIII-XV гасырлар) бу утрак халык, икмәк җитештерүне арттырыр өчен, актив рәвештә көнчыгышка таба күчә башлап, Агыйдел елгасына кадәр территорияне, шул исәптән Уфа җирләрен биләп ала. Бу – шактый алга киткән, бай халык була. Алар яшәгән чордан каберлекләр, төрбәләр, татар телендә язылган кабер ташлары сакланып калган.

Алтын Урда таркалгач, яңа җирләрдә яшәү тынычсыз була башлый, андагы халык Кама елгасына таба күченә.

XIV гасырга караган археология һәйкәлләренә күз салсак, җир эшкәртүче мөселман халкы Агыйдел елгасы бассейнын биләгәнен, ә күчмә халыклар күпкә көньяктарак йөргәнен күрәбез. Мәсәлән, Көньяк Уралда курганнар саклана.

Агыйдел елгасы бассейны территориясе Россия дәүләте карамагына күчкәч, ягъни XVI-XVII гасырларда, бу җирләргә көньяктан күчмә кабиләләр килеп утыра. Россия дәүләте аларны башкортлар дип атый.

Чишмә районындагы төрбәләрне беркайчан да башкорт төрбәләре дип ишеткәнем юк иде. Аны заманында Уфа археологлары да тикшерде. Ул төрбәләр Болгар шәһәрчегендә булган тарихи һәйкәлләрдән аерылмый. Аларда күчмә халыкларга хас үзенчәлекләр юк, ә күчмә халыкларның тарихи эзләре утрак тормыш алып барган халыкларныкыннан аерыла.

Искәндәр Измайлов

Фото: © Салават Камалетдинов

Хәзер Башкортстан хакимияте республика территориясендә булган бөтен археология һәйкәлләрен башкортныкы итеп танытырга тырыша. Бу – урта гасырлар һәйкәлләренә дә, тимер гасыр чорыныкына да кагыла. Алай эшләгәнче, алар башта «урта гасырлар чоры башкорты» дигән төшенчәне аңлатсын иде. Сәясәтчеләр моның белән мәшәкатьләнеп тормый шул. Алар, сәяси технологияләр белән шөгыльләнеп, фактларны бутыйлар да, җәмәгатьчелек алдына «күчмә халыклар цивилизациясе музее төзибез» дип китереп куялар. Ни өчен утрак тормыш алып барган мөселман халыклары калдырган һәйкәлләр кинәт күчмә халыкларныкына әверелә? Алар аны аңлатырга теләми. Бу – бары тик сәясәт. Моның фәнгә катнашы юк.

Бу уңайдан тагын бер кызыклы момент бар. Тау итәгендә бронза гасырга караган каберлек табылды. Чиләбе өлкәсендә дә шул чорның Аркаим каберлеге бар. Башкортстан сәясәтчеләре аларны да башкорт мирасы дип танытырга тели. Янәсе, бронза гасырдан бирле яшәгән мифик башкортлар шәһәрләр, цивилизацияләр төзегән. Монда милли миф чыгару мисалы ачык күренә. Миф никадәр абсурд булса, мифка шулкадәр яхшырак, чөнки аны фәнни яктан исбатлап торасы юк.

Тарихчылар һәм археологлар мифлар белән шөгыльләнми.

Ни өчен сәясәтчеләр борынгы заманнарга керә, дигән сорау туа. Мин моны «Урал Батыр» эпосын аклар өчен кирәктер, дип уйлыйм. «Урал Батыр» эпосы XX гасыр уртасында уйлап чыгарылган әсәр икәне ачыклана бара. Узган гасырда эпослар белән мавыгу модасы бар иде. Аңарчы бер җирдә дә күренмәгән, таралмаган әсәр, тәмәке савытыннан атылып чыккан шайтан кебек, кинәт юктан бар булды.

«Урал Батыр» эпосы XX гасыр уртасында уйлап чыгарылган әсәр икәне ачыклана бара.

«Тура-хан белән Хөсәен бәкнең төрбәләрен Болгар осталары төзегән»

2016 елда Тарих институты чыгарган «История татар западного Приуралья» дип аталган монографиядә Уфа археологы Геннадий Гарустовичның Чишмә районындагы төрбәләр турында мәкаләсе бар. Ул Тура-хан белән Хөсәен бәкнең төрбәләрен Болгар осталары төзегәнен яза. Галим сүзләренчә, Хөсәен бәк төрбәсе тулысынча Болгар архитектурасын кабатлый. Төрбәнең гөмбәзеннән алынган материалның анализы ташларның Болгардан китерелгән күрсәткән.

Чишмә районындагы төрбә

Фото: © «Башинформ» МА

Болгар шәһәрчеге

Фото: © Салават Камалетдинов

Башкортстанда туып үскән эпиграфика белгече, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Венер Усманов Чишмә районындагы кабер ташларын өйрәнеп чыккан. Ул аларны «Идел буе Болгар дәүләте мирасы» дип исәпли.

Күчмә халыклар музеен Идел буе Болгар дәүләтенә кергән Чишмә районы җирләрендә түгел, ә Башкортстанның көньяк районнарында – далада салу кулайрак булыр иде. XVII гасырда монда Нугай Урдасының төрки кабиләләре яшәгән. Башкорт халкының 50 проценты – нугай татарлары токымы. Бу турыда башкорт тарихчылары белә. Мин үзем дә өлешчә юрматы башкорты, – диде Венер Усманов.

«Күчмә халыклар яшәмәгән җирдә күчмә халыклар цивилизациясе музее ачу фәнни яктан сәер тоела»

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин фикеренчә, Башкортстан хакимияте күчмә халыклар цивилизациясе музее ярдәмендә татарның тарихи мирасын үзләштереп, республиканың төньяк-көнбатышында борынгыдан башкортлар яшәгән, ә татарлар бирегә XVIII-XIX гасырларда гына күченеп килгән, дип күрсәтергә тели. Шул рәвешле татарның борынгы эзләрен югалту эше бара.

Чынлыкта, Уфага кадәрле җирләр, шул исәптән Чишмә районы да, Алтын Урда чорыннан ук татарлар җире булган, – ди Илнар Гарифуллин. – Казан ханлыгы чорында бу территория ханлыкның Агыйдел олысына кергән. Рус елъязмаларында ул җирләр «Беловолжская земля» дип аталган. Башкортстанда татарларның аннан башка да тарихи эзләре бар. Мәсәлән, Чакмагыш районында Калатау шәһәрчеге. Андый атамалы урыннар Татарстанда да бар.

Музей төзү проектын Бөтендөнья башкортлар корылтае рәисе Юлдаш Йосыпов алга сөрә. Ул – татарны башкортлаштыру сәясәте идеологларының берсе. Аларның максаты – татарның тарихи эзен юкка чыгару. Ягъни, алар монда яшәгән татарларны башкорт булган дип күрсәтергә тырыша. Ул – татарларга каршылыклы проект. Бу җирләрдә күчмә халыклар йөрмәгән, чөнки Оренбург, Казахстан кебек, күчмә тормыш алып бару өчен уңайлы җир түгел бу. Күчмә халыклар яшәмәгән җирдә күчмә халыклар цивилизациясе музее ачу фәнни яктан сәер тоела.

Илнар Гарифуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Музей төзелерме, юкмы дигән сорауга, Илнар Гарифуллин: «Нәтиҗә финанс мәсьәләсе хәл ителүдән һәм фәнни җәмәгатьчелек бу проектны хуплаудан тора, – дип җавап бирде. – Аңа каршы фикерләр күбрәк булса, төзелмәячәк. Башкортстанда да аны хупламаучылар, кирәкмәгәнгә акча сарыф итү дип исәпләүче журналистлар, блогерлар бар», – диде ул.

«Без «күчмә халыклар цивилизациясе» дигән атама дөрес түгел дигән фикергә килдек»

Татарстан археологларының Уфада узган конференциядә катнашуы тарихчыларда ризасызлык тудыруын билгеләп үткән идек. Шул сәбәпле, «Интертат» Халиков исемендәге Археология институтының фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗинга да сүз бирде.

Фаяз Хуҗин

Фото: © Рамил Гали

Мин сәясәт, башкортлар белән кызыксынганым юк, – ди Фаяз Хуҗин. – Башкортстанга баргач, күрдем инде: алар үз тарихларын бик ярата икән, мәдәниятләрен үстерү турында безгә караганда күбрәк кайгырта, дигән фикердә калдым. Безгә алардан өйрәнергә кирәк.

Пленар утырышның азагында Евразиянең күчмә халыклар цивилизациясе музее турында бер доклад булды. Ул фәнни чыгыш түгел иде, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау буенча бер белгеч тарафыннан укылды. Музей проектының архитектурасы, юллар салу турында сүз барды. Фәнни концепция читтә калды.

Күчмә цивилизация нәрсә дигән сүз? Бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән халык цивилизация төзи аламы? Шәһәрләре, дәүләтләре юк. Цивилизация дигәч, күз алдына, беренче чиратта, шәһәрләр, дәүләтләр, шәһәр архитектурасы, язмачылык килеп баса. «Цивилизация» сүзен куллану дөресме икән? Шушы мәсьәлә буенча галимнәр арасында кулуарларда гына сөйләшүләр булды. Без «күчмә халыклар цивилизациясе» дигән атама дөрес түгел дигән фикергә килдек.

Секция утырышларының берсендә мин күренекле башкорт археологы Нияз Мәҗитовның Болгар археологиясе буенча фикерләре турында чыгыш ясадым. Соңгы елларда ул Болгар археологиясенә дә кысыла башлады. Археолог буларак, мин аның фикерләре белән килешә алмыйм. Чыгышымда шуны әйттем.

Нияз Мәҗитовның Башкортстан археологиясенә керткән өлеше искиткеч зур, чөнки ул борынгы тарихны ныклап өйрәнде, музейга бик күп экспонатлар туплады. Ул туплаган мирас югалмый, аны бүгенге буын археологлар да өйрәнә. Шул ук вакытта, Мәҗитовның әлеге чыганакларга нигезләнеп әйтелгән бөтен фикерләре белән дә килешеп булмый. Әгәр музейны Мәҗитов концепциясенә нигезләнеп эшләсәләр, ә хәзергә ул шулай бара, башкорт тарихы Татарстанның яртысын – Биләргә кадәрле территорияне – колачлап аларга тиеш була. Бу – дөрес түгел.

Тагын алар «Уфа территориясендә борынгы башкорт шәһәрләре булган» дигән теорияне алга сөрә. Мин моңа да каршы килдем. Борынгы шәһәрләр булган, ләкин алар башкорт тарихы белән бәйләнмәгән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә «Уфа – 2» дип аталган шәһәр V гасырда төзелә башлый да IX гасырда җимерелә. Шул чордан соң анда озак дәвер бушлык була. Бу шәһәрне башкортларның борынгы бабалары түгел, ә венгрлар төзегән. Алар – бөтенләй икенче төрле халык. Борынгы угырлар, ягъни венгрлар Башкортстан территориясендә күп мирас калдырган. Дөнья фәнендә бу мәсьәлә буенча шундый төпле фикер урнашкан, ә Мәҗитов «алар угырлар түгел, төрки телле халыклар» дигән теорияне исбатламакчы булды. Мин үз докладымда, сәясәтне кертмичә, бу мәсьәләне кабат бергәләп өйрәнергә кирәк, дигән фикер әйттем. Башкортлар минем фикерләр белән килешеп бетмәсәләр дә, миңа артык каршы чыгучы булмады.

Нәтиҗә.

Әлбәттә, башкортлар үз тарихларын ярата, мәдәниятләрен үстерүгә зур көч куя, ләкин татарларның теле, мирасы хисабына милли мәнфәгатьләрне кайгырту ихтирамга лаек түгел. «Кешенекенә тимә, үзеңнекен бирмә» дигән гыйбарә юкка гына халык теленә кермәгән. Ут күршеләребезнең ялганга, татарларны «кысуга» корылган пропагандасы киләчәктә тискәре нәтиҗәгә китермәсме? Татар бит ул – тарихта эзле халык. Төтен җибәреп кенә, тарихи эзләрне югалтып булмый. Төтен таралгач, бүгенге сәясәтчеләр нәрсә дип акланырлар? Монда җавапларга караганда сораулар күбрәк туа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100