Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда «Кәрван Сарай» төркеме җырчысы Әмир Тойгоновны нигә кыйнаганнар?

news_top_970_100
Башкортстанда «Кәрван Сарай» төркеме җырчысы Әмир Тойгоновны нигә кыйнаганнар?

Башкортстанның атказанган артисты, «Кәрван сарай» төркеме җырчысы Әмир Тойговны (Амир Туйгунов, Әмир Тойғонов) кыйнаганнар, дип яза «newsbash.ru.». Шул ук вакытта, сайт бу хәбәрнең дөресме-юкмы икәнлеге әле расланмаганын әйткән.

Сайт хәбәр итүенчә, кыйнауның сәбәбе Әмир Тойгоновның сәяси карашлары булырга мөмкин. Атказанган артист хакимият уздырган чараларда катнашты. 2020 елда Куштауны Башкорт сода компаниясе юк итәргә теләгәч, халык протест акциясенә чыкты. «Кәрван сарай» Куштауны яклаучыларга каршы оештырылган чарада чыгыш ясап, Радий Хәбировны яклаган җыр җырлады. Төркемнең сәнгать җитәкчесе Вилдан Яруллин белән бергә «Любизар» җырын үзгәртеп, «Хәбиров молодец» дип җырладылар.

Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар исемлегенә кертелгән Фаил Алсыновны Баймак шәһәре суды хөкем иткәч, халык протест акциясенә җыелды. 26 гыйнварда Уфада Радий Хәбировны яклап митинг узды. «Кәрван Сарай» шул митингта да чыгыш ясады.

Тойгонов 2017 елда Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка каршы митингта катнашты, ул вакытта аны 5 тәүлеккә ябып куйганнар иде.

Сайтның журналистлары Әмир Тойгонов белән элемтәгә кермәкче булып караган, әмма аның телефоны сүнгән булган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан әлегә җавап юк, дип яза сайт.

«Ufanovosti.ru» сайты исә вакыйганың башкачарак булуын яза. Әмир Тойгонов Хәйбулла районында кунакта була, спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда конфликт чыгып, Тойгоновны кыйнаганнар. Ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, монда сәяси мотивлар юк. Әмма бу версиянең дә әлегә дәлиле юк.

«Кәрван Сарай»ның Хәбировны яклап җырлаган җыры:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100