news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ире газ баллонын дөрес тоташтырмау аркасында хатын-кыз үлгән

news_top
Башкортстанда ире газ баллонын дөрес тоташтырмау аркасында хатын-кыз үлгән
Фото: Солтан Исхаков \ "Татар-информ" архивы

Башкортстанның Күгәрчен районында хатынын үтергән иргә хөкем карары чыгардылар. Бу хакта республика судлары матбугат хезмәтенә сылтама белән «NewsBash» сайты яза.

2023 елның июненнән 2024 елның ноябренә кадәр ир-ат йортындагы кухняда газ баллонын тоташтырган. Бу – иминлек нормаларын бозу була. Газны тоташтыру өчен туры килми торган материаллар – резин һәм сантехника шлангы кулланган. Шуның аркасында өйгә газ чыгып торган, һәм ут чыккан.

Ирнең хатыны сөрем газы белән агуланып үлә. Ир-атны «Саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча хөкем итәләр. Судта ул үз гаебен таныган һәм үкенүен әйткән.

Күгәрчен районы суда аны 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар