news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авариядә үлгән Диана Сәфәрованың дусты: «Минем үлгәнемне ишетсәгез, ник икәнен аңларсыз»

news_top
Авариядә үлгән Диана Сәфәрованың дусты: «Минем үлгәнемне ишетсәгез, ник икәнен аңларсыз»
Фото: © социаль челтәрдән

Әнвәр Нургалиевның туганы, 3 бала анасы, авариягә эләгеп һәлак булган Диана Сәфәрова эше буенча тикшерү бара. 23 октябрь көнне беренче суд утырышы булачак. Соңгы вакытта гаепләнүче як тарафыннан янаулар башланган. Бу хакта Диананың якын дусты Айгөл Халитова сөйләгән видеоны «Татар афиша» төркеменә куйганнар.

«Бүген Диана эше белән шөгыльләнүче адвокатка шалтыраттылар. Аңа бу эштән баш тартырга, судка килмәскә кушалар. Әгәр килсә, аягын сындыру белән яныйлар. Миңа да шалтыраттылар: социаль челтәрләрдә сүзләремне үлчәп сөйләргә киңәш иттеләр. Юкса, ахыры начар бетәчәк икән. Нәрсә әйтим, минем үлгәнемне ишетсәгез, ник икәнен аңларсыз инде», – дип сөйләгән Айгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар