Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә ике баласы үлгән хатын дәваланудан баш тарткан

news_top_970_100
Башкортстанда авариядә ике баласы үлгән хатын дәваланудан баш тарткан
Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Караидел районында Бөре-Тастүбә-Саткы юлында 16 мартта кич белән авариядә 2 бала һәлак булды. Балаларның анасы, тагын бер сабый имгәнде. Хәзер балаларның анасы дәваланудан баш тарткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Биредә «Лада Гранта» «Ниссан Тиида» белән бәрелешә. «Лада Гранта» белән Сверловск өлкәсендә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз идарә итә. «Ниссан» рулендә Мәчетле районында яшәүче 44 яшьлек ир-ат була.

Якынча белешмә буенча, «Лада Гранта» каршы як полосага чыга. Авариядә «Лада Гранта»дагы 5 яшьлек малай һәм 3 яшьлек кыз һәлак була. «Гранта» белән идарә итүче хатын – балаларның анасы һәм аның 2 атналык улы имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр.

Хатын-кыз җитди имгәнгән, аның баш мие селкенгән, 2 кабыргасы сынган. «Ниссан» йөртүчесенә зыян килмәгән.

Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, әлеге хатын-кызга хастаханәдә беренче ярдәм күрсәткәннәр, ул дәваланудан баш тарткан. Сабый белән икесенең хәле канәгатьләнерлек булган.

«3 бала да арткы утыргычта балалар өчен җайланмаларда утыра. Авария вакытында «Лада» урталай җимерелә. Шаһитлар сүзләренчә, бәрелешкәч, балаларның берсенең башы өзелә. Исән калган сабый бик бәхетле, ул имгәнми. Йөртүчеләрне икесен дә алкогольгә тикшерәләр, алар аек була. Якынча белешмә буенча, балалары белән Екатеринбургтан килә торган хатын-кыз идарә иткән машина юлның куркыныч участогында шуып киткән», – дигән «Башинформ» чыганагы.

  • Караидел районында фаҗига: ике нәни бала һәлак булган, быел туган сабый имгәнгән, дип язган идек.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 март 2024
    Исемсез
    Алла сакласын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100