Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Алтын Урда чорыннан татар эзләрен калдырган Кала-Тау

Татарлар яши торган җирләр тарихи урыннарга бай, ләкин аларның күбесе тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Шундый урыннарның берсе – Башкортстанның Чакмагыш районындагы Кала-Тау. «Интертат» укучыларын Кала-Тау белән таныштырырга телибез.

news_top_970_100
Башкортстанда Алтын Урда чорыннан татар эзләрен калдырган Кала-Тау
Марат Ахунов

Башкортстанның Чакмагыш районында, район үзәгеннән 2-3 километр ераклыкта, борынгы Иске Калмаш шәһәрчеге бар. Бу урынны Кала-Тау дип тә атыйлар. Аның әһәмияте шунда ки, Алтын Урда чәчәк аткан чорда биредә иске татар телендә, ягъни гарәп шрифтында укый-яза белгән, ислам динен тоткан халык яшәгән. Шушы тирәлектән табылган савыт-саба ватыклары, эш кораллары, ук очлары, 1340 елларга караган кабер ташлары моны дәлилли.

Кала-Тау Алтын Урда белән бергә җимерелгән. Риваятьләр буенча, шәһәрчекне 1390 елларда Аксак Тимер тар-мар иткән. Явыз Иван җимергән, дигән фаразлар да бар. Бу урын әле ныклап өйрәнелмәгән, ләкин тарихчылар, җирле халык арасында кызыксыну уята.

Төбәк тарихын өйрәнүче Марат Ахунов Кала-Тауга бәйле кызыклы риваятьләр белән таныштырды. Алар халык телендә буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә килеп җиткән.

Марат Ахунов

Фото: © Илфир Котдусов

Риваять буенча, 1391 елда Кала-Тау кирмәнен Аксак Тимер җимерә. Халык телендә ул Тимеркәй булып саклана. Тимеркәй Кала-Тауга килгән дә, гаскәр санын күбрәк күрсәтер өчен, ул һәр сугышчыга саламнан кеше кыяфәтендә өчәр карачкы ясарга кушкан. Төнлә ут яктысында болар күп күренгән. Шул рәвешле алар кирмәнгә кереп, халыкны кырганнар. Исән калганнары качып, хәзерге Чакмагышка нигез салган.

Кала-Тауга бәйле тагын бер кызыклы тарих.

– Элекке заманнарда Кала-Тау хәзинә эзләүчеләрне җәлеп иткән, – диде Марат Ахунов. – Чакмагыш авылында яшәүче фермер Илдус Шәрипов сөйләвенчә, аның бабасы Мостафа Гайнуллин 1870 елларда Казан артыннан, Казанбаш авылыннан килгән. 7 ел буе ул Чакмагышта көтүче булып эшләгән һәм шул гомер Кала-Тауда хәзинә эзләгән. Аның тырышлыгы юкка булмаган – ул монда алтын һәм көмеш хәзинәсе тапкан. Бу байлыкка ул Чакмагыш елгасының өске агымында җир сатып алган, яхшы йорт, хуҗалык корылмалары, кунакханә төзегән, ятим балалар өчен приют ачкан. Акчаның бер өлешен ул Уфада кибетләр төзүгә тоткан, киявенә – соңыннан Уфа миллионеры булып танылган Кәримовка кибетләр төзергә ярдәм иткән.

Марат Ахуновның 2012 елда Чакмагыш районы Болгар авылында яшәүче Рима Тимашевадан «Данлы кое» турында язып алган истәлеге бар:

«Олыкулның югары очыннан башлана торган чишмәне «Данлы кое», «Дару чишмәсе», «Әүлия чишмәсе» дип йөртәләр. Чишмә әүлия каберенең баш очыннан башлана. Борын заманнарда, авыру кешеләрне савыктыру өчен, Әүлия чишмәсенә алып барганнар», – дип сөйләгән Рима Тимашева.

«Данлы кое» турында тагын бер истәлек бар. «Элек бездә «Данлы кое» бар иде. Тозлыкуш белән Калмаш арасындагы урманда, Кала-Тауга терәлеп үк тора. Бөтен чирле-чорлы кешеләр шунда дәваланырга килгәннәр. Дүртөйле яклары безнең авыл аша йөргәннәр. Сукыр, кул-аягы сызлаган гарип-гораба үтеп китә иде, дип сөйли иде безнең картинәй. Алпавыт Верегиннар шунда, кәеф-сафа корып ятар өчен, кирпечтән бер нәрсә дә төзеткән булган. «Данлы кое»ны шуңа да «Дару чишмәсе» дип тә йөртәләр. Чын исеме «Данлы кое» инде аның. «Данлы кое» чишмәсе әүлия зиратының баш очыннан чыга, диләр. Чишмә исемен дә шул әүлия исеме белән кушканнардыр инде», – дип сөйләгән Тозлыкуш авылыннан Фәнис Әмирханов.

Марат Ахунов «Данлы кое»ны төзекләндерергә кирәклеген әйтте.

«Кала-Тау янында ял итү урыны булса, күбрәк халыкны җәлеп итәргә мөмкин»

Май аенда Кала-Тауда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бер төркем галимнәре булып китте. Без Казан кунакларын озатып йөргән тарихчыларның берсе Илфир Котдусов белән сөйләшеп алдык.

Казан галимнәренең килүе әһәмиятле булдымы? Алардан берәр ярдәм көтәсезме?

Аларның килүе әйбәт булды, сүз дә юк. Төбәкчеләрне җыеп, төбәк тарихын өйрәнү турында сөйләштек. Кушнаренкода конференция дә үткәрдек.

Шушы көннәрдә генә Чакмагышта Башкортстанның күпчелек районнарыннан икътисадчылар җыелды. Аларның маршрутына без Кала-Тауны да керттек. Тарихчы Марат Ахунов белән икәү экскурсовод булып йөрдек. Сүз уңаеннан, Марат Ахунов – Кала-Тау турында мәкаләләр язган кеше.

Кала-Тау – тарихи яктан бик кызыклы урын. Аны Иске Калмаш шәһәрчеге дип тә атыйлар. Монда берничә чорны өйрәнергә була. IV-VI васырларда биредә мадъярлар (венгрлар) яшәгән. Уфадан алып Кама буена кадәр сузылган территория – борынгы мадъярлар җире. Элек башкортлар да үзләрен фин-угыр халыкларыннан чыккан, дип әйтәләр иде, ә соңыннан төркигә күчтеләр. VIII-IX гасырларда монда мадъярларның кара-якуп мәдәнияте хөкем сөрә. Аннан соң Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда чорлары китә.

Узган гасыр урталарында Кала-Тау янында 1347 елда куелган кабер ташы табыла. Ул хәзер Уфада, Раил Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының Архелогия һәм Этнография музеенда саклана. Аның күчермәсе Чакмагыш музеенда да бар. Иң әһәмиятлесе шул – таш борынгы татар телендә язылган. Кушнаренко районында да шушындый ук таш бар. Ул 1342 елда, ягъни Куликово сугышына кадәр 38 ел алда куелган. Бу – Алтын Урданың чәчәк аткан чорына туры килә. Димәк, шул заманда Кала-Тау тирәсендә татар телле халык яшәгән.

Кала-Тау тарихын күтәрүдә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең роле никадәр?

Бу теманы күтәрүдә Марат Ахунов зур роль уйнады. Ул Кала-Тау турында риваятьләр туплады, мәкаләләр язды. Мин алтакта ясату идеясен бирдем, кешеләр җәлеп итәргә ярдәм итәм. Чакмагыш егетләре быел алтакта яздыртып куйды.

Фото: © Илдар Габдрафиков

Күптән түгел Кала-Тауда икътисадчылар булып китте, дидем. Казан тарихчылары килде. Көз көне Кушнаренкодагы Даян Мурзин исемендәге Күп профильле көллият студентларын алып килергә ниятлим. Мин анда тарих укытам.

Илфир Котдусов сулдан беренче

Фото: © Илфир Котдусов

Кала-Таудан 50 метрлап ераклыкта тагын бер тау бар. Чакмагыш эшмәкәрләре шунда кирмән төзеп, тау чаңгысы шуа торган урын ясарга хыяллана. Кала-Тауның үзендә бернәрсә дә төзергә ярамый, чөнки ул тарихи тыюлык статусына ия. Янәшәдәге тауда аны эшләргә була. Тарих белән кызыксынып кына күп кеше килмәс. Әгәр монда ял итү урыны да булса, халыкны җәлеп итеп булыр иде.

«Чакмагыш районында Алтын Урда чорыннан ук татар телле халык яшәгән»

Раил Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафиков та «Интертат» хәбәрчесенә Кала-Тау янында табылган 1347 елгы ташның иске татар телендә язылган булуын, Чакмагыш районында Алтын Урда чорыннан ук татар телле халык яшәгәнен әйтте.

Илдар Габдрафиков

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Кала-Тау янында табылган кабер ташы безнең институт музеенда саклана. Аны татар теленә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галиме Илнур Миргалиев тәрҗемә итте. Ташның куелган елын да ул укып белде. Кайбер чыганакларда, нишләптер, һаман да 1442-1447 еллар дип күрсәтелә. Илнур Миргалиев аның Хиҗрә буенча 747 елга, ягъни безнеңчә 1346-1347 елларга караганын ачыклады. Таш иске татар телендә язылган. Сүзләрнең фонетикасы да татар теленә якын. Шуңа нигезләнеп, без «Кала-Тауда, ягъни хәзерге Чакмагыш районында, Алтын Урда чорыннан ук татар телле халык яшәгән» дип әйтәбез, – диде галим.

«Безнең тирәлектә борынгы таш биналар Алтын Урда чорына гына хас»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Кала-Тау галимнәр тарафыннан аз өйрәнелгәнен һәм аннан яңа ачышлар килеп чыгу ихтималын белдерде.

Май аенда без, Башкортстандагы төбәк тарихын өйрәнүчеләр чакыруы буенча, Кушнаренко, Чакмагыш, Чишмә районнарын йөреп кайттык. Сәфәрнең төп максаты – Кала-Тау шәһәрчеген барып карау иде, – диде Илнур Миргалиев «Интертат» хәбәрчесенә. – Җирле активистлар Рамил Хәбиров, Марат Ахунов, Илфир Котдусов, Рамил Гыйбадуллин аны өйрәнүгә, халыкка танытуда зур көч куя. Алар бу урынны безгә дә күрсәтергә теләде. Без, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бер төркем галимнәре, Кала-Тауны барып күрдек. Ул бик матур урында, тау башында урнашкан. Шулай төпләнү борынгы шәһәрчекләргә хас.

XIX гасыр азагында ул җирләргә Верегин фамилияле алпавытлар хуҗа булган. Алар Кала-Тауда сакланган таш биналарны җимерттереп, ташларын сыер, дуңгыз, ат абзарлары төзелешендә кулланган. Бүген туфрак өемнәре, чокырлар рәвешендә кирмәннең нигез урыннары гына күренеп тора.

Безнең тирәлектә борынгы таш биналар Алтын Урда чорына гына хас. Болгарда сакланган биналар да шул чорга карый. Гадәттә, таштан я мәчет, я мунча, я төрбә төзегәннәр. Чишмә районындагы, Болгардагы төрбәләргә карап, Кала-Тауда нинди биналар булганын күз алдына китерергә мөмкин.

Илнур Миргалиев

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Кала-Тау – Алтын Урда дәүләте Агыйдел олысының берәр административ берәмлеге булгандыр, дип уйлыйм. Анда 10 меңлек Төмән гаскәре дә утырган булуы мөмкин. Марат Ахунов халык телендә сакланган риваятьләрне туплап, китапка кертте. Бер риваятьтә Кала-Тауның сугышта җимерелгәне, ә икенчесендә Тимеркәй (Аксак Тимер) тарафыннан тар-мар ителгәне, ә халкы Чакмагышка күчеп утырганы әйтелә. Аксак Тимер бу тирәләргә үзе килгәнме-юкмы, мәгълүм түгел, ләкин Кондырча елгасы буендагы 1391 елгы сугыштан соң, аның гаскәре 26 көн буе бу тирәләрне талаганы билгеле. Шәһәрчек Явыз Иван тарафыннан җимерелүе турында да риваять бар. Аның тарихын ныклап өйрәнергә кирәк.

Кала-Тау археологлар тарафыннан бик аз өйрәнелгән – «капка» турысы гына казылган. Кызганыч, аның археологик табылдыклары буенча отчетлары да басылмаган. Безгә фактик материаллар җитми. Риваятьләр нигезендә генә төпле фикер йөртеп булмый. Кала-Тауны археологик яктан өйрәнергә кирәк. Ул безгә, һичшиксез, яңа ачышлар китерәчәк. Бәлки, язма чыганаклар да килеп чыгар.

Кала-Тау янында табылган кабер ташы Үзбәк ханның улы Җанибәк чорына карый. Таш Күкләр исемле шәхескә куелган. Әлегә бу урында башка кабер ташлары табылмаган. Алар төзелештә кулланылып беткән булырга мөмкин. Җирле халык бу шәһәрчекне белә. Кала-Тауны бик борынгы заманнар белән бәйләүчеләр дә бар, ләкин таш биналарның эзләре Алтын Урда чорына карый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100