Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике улы ятим калды». Башкортстанда яшь хатынны элеккеге ире вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
«Ике улы ятим калды». Башкортстанда яшь хатынны элеккеге ире вәхшиләрчә үтергән
Владимир Васильев

Башкортстанның Белорет районы администрациясендә бүлек җитәкчесе булып эшләүче Динә Махиянова 13 августта һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Динә Махиянова 32 яшьлек туган көненә берничә көн калгач үлә. Аны элеккеге ире әти-әнисе йорты янында саклап тора һәм 14 тапкыр пычак кадый. «Моя Уфа» Телеграм каналы белешмәсе буенча, ул полициягә үзе килә, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмә хатынның 6 һәм 13 яшьлек ике улы ятим кала. Әлегә аларның кем белән яшисе билгеле түгел, диелә.

Динә берничә көн алданрак кына «ВКонтакте»дагы сәхифәсенә романтик фотолар куйган булган. Ул елмая, кулында чәчәк бәйләме. Фото янына Америка язучысы Джордж Мартин сүзләрен инглизчә язган. Ул «Кояш баткач, аны бернинди шәм дә алмаштыра алмый» дигән мәгънәдә.

Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашты. Аның сүзләренчә, Динә Махиянова соңгы айларда балалары белән әти-әнисе йортында яши. Ул ире белән аерылышкан була. 

«Элеккеге ире аны өй янында көтеп торган һәм 14 тапкыр пычак кадаган. Ул дус кызлары каршында үлгән. Үтерүче тоткарланды.

Динәнең танышлары сүзләренчә, ул Динәне күп еллар дәвамында вәхшиләрчә кыйнап торган, үтерү белән янаган. Хатын берничә тапкыр полициягә мөрәҗәгать иткән, тик бу аңа исән калырга ярдәм итмәгән», – дип яза Иванюта.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100