Башкортстан артисты Заһир Зәйнетдинов яңа туган кызына багышлап ике минутта җыр язган
![Башкортстан артисты Заһир Зәйнетдинов яңа туган кызына багышлап ике минутта җыр язган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/9/18/51372aeee056c530801d18ffddced213.jpg)
Мультиинструменталист, биюче, Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов (Зәйнетдин) яңа гына әти булды. Аны кызы шулкадәр илһамландырган ки, ул кызына багышлап, 2 минутта җыр да язган.
«Бу җырны кызыма багышлыйм. Әтиең һәрвакыт яныңда булачак! Кызым турында җыр язу идеясе килгәч тә, каз тәне чыкты. Мин студиягә килдем дә, 2 минутта җырның сүзләре туды. Кызым әле яңа гына туды, мине көчле илһамландыра да башлады», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан артист.
«Ерымны багышлаем кызыма, атаең булыр гел яныңда…»