Радий Хәбиров граната шартлатырга янаган хәрби турында: «Ул адашкан солдат иде»
Сочидагы «Бөтен Россия» медиафорумында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кулына граната тоткан солдат турындагы сорауга җавап бирде.
Махсус хәрби операциядән кайткан хәрби, граната шартлатам дип куркытып, Радий Хәбиров белән очрашуны таләп итә. Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев Башкортстан башлыгыннан нинди хисләр кичерүен сорады.
Башкортстан Башлыгы белән сөйләшкәч, ир гранатасын шартлатудан баш тартты, соңрак Уфадагы тикшерү изоляторында үз-үзенә кул салып һәлак булды.
Иң башта шунысын әйтеп үтәргә кирәк: иң мөһиме аны саклап калу иде. Без эшебезне дә, башка бүтән әйберебезне дә югалта алабыз. Әмма кеше тормышын кире кайтарып булмый. Кызганычка, ул үз-үзенә кул салды.
«Бишйөзенчеләр» категориясе бар («пятисотые» дип, дезертирларны атыйлар – ред.), алар төрле сәбәпләр аркасында дезертирлыкка бирелә. Әйе, алар курыкканнар. Нәрсә генә булмасын, мин бу хәлләрне туктатырга тырыштым. Бөтен өер белән алар өстенә ташланырга кирәкми. Алар куркып калганнар. Бөтен җәмгыять белән аларны гаепләргә кирәкми. Хәрби тикшеренү органнарының һәм башка берәүнең дә кешене төрмәгә утырту бурычы юк. Мондый очракта кешегә үз фикереннән кире кайтырга тәкъдим ителә.
Илдар белән хәл катлаулырак иде. Аның инде эчке дөньсы җимерелгән булган.
Экспертизага барган вакытта, ул ничектер граната алып, аның алкасын тартып өлгергән. Хәрби тикшеренү комитеты хезмәткәрен тоткын итеп алып, машинаны туктатуларын таләп иткән.
Шул урынга Росгвардия хезмәткәрләре килгәч, аның белән сөйләшә башлаганнар. Хәзер бит бөтен хәбәрләр дә бик тиз тарала. Кабинетымда утырганда, мин бездә гадәттән тыш хәл булуын, граната тоткан кешенең ягулык салу станциясе янында булуын белдем. Аннан соң аның минем белән очрашасы килүен ишеттем. Росгвардия идарәсе башлыгы урынбасарына шалтыраттым. Телефонны аңа бирделәр. Мин аңа: «Ахмаклыклар эшләмә, хәзер үзем киләм, барысын да хәл итәрбез», – дидем. Ул эмоциональ яктан яхшы хәлдә түгел иде. «Мине Илдар дип атамагыз, бу – минем юридик затым гына. Мин тынычлык кешесе», – диде.
Аның бармагы алка эчендә иде, шуңа күрә берничек тә аның өстенә ябырылырга ярамый иде. Аның белән төрлечә сөйләшеп карадык, әнисе аркылы да. Шунда мин аңа: «Синең проблемаларыңны киметү, хәл итү өчен барысын да эшлим», – дим. Ул үзен өйгә кайтарып җибәрүләрен сорады. Мин аңа хәзер аны болай гына өенә кайтарып җибәрә алмаячакларын аңлаттым. Шунда мин аңа җаваплылыкны үз өстемә алуым турындагы кәгазь язып бирдем: «Хәзер бу – документ. Мин синең өчен дә җаваплы».
Чынлыкта ул мәрхәмәтсез кеше түгел.
Монда тагын бер проблема бар иде. Аның тагын бер гранатасы булырга мөмкин, дип шикләндек. «Гранатаңны бирәсеңме?» – дип сорадым. Ул уңай җавап бирде. Аңа хәрби тикшеренү комитетына барырга кирәклеген аңлаттым. Шунда ук аңа адвокат бирдем.
Әнисенә дә, кызына да, вәгъдә ителгәнчә, булышып торабыз.
Җинаять кодексы буенча тоткыннар алучылар гомер буе утырырга тиешләр. Ул моны үзенчә хәл итте. Бик кызганыч. Ул минем өчен солдат иде, солдат булып калды да. Дөрес, ул адашкан солдат иде, – диде ул.