news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада граната шартлатырга теләгән һәм Радий Хәбировны чакырткан хәрби үле килеш табылган

news_top

Уфадагы трассада граната шартлатырга янаган хәрби тикшерү изоляторында үз-үзенә кул салган. Искәртеп үтик, 1984 елгы ир-ат 2 августта көндез суд-психиатрия экспертизасына алып барган вакытта качкан иде һәм Нагаевск шоссесында кулындагы гранатаны шартлатырга янап йөрде. Ул РФ Җинаять кодексының 337нче маддәсе (дезертирлык) буенча аңа карата ачылган җинаять эшен туктатуны сорады. Хәрби хокук саклау хезмәткәрләренә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән сөйләшүдән соң бирелде. Ике көннән, 4 августта, аңа 2 айга сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайланды.

Бу ир-атның үз-үзенә кул салуы турында «ТАСС» агентлыгына Башкортстанның иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин хәбәр иткән.

«Коридорда урнаштырылган видеокүзәтү камералары язмалары буенча, аның янына берәү дә кермәгәнлеге күренә, аны камерадан чыгармаганнар», – дип хәбәр итте Галин. Бу сүзләр белән ул ир-атның тикшерү изоляторы камерасында үз-үзенә кул салуын билгеләп үтте.

Галин сүзләренчә, бу көнне ир-ат камерада үзе генә булган. Кеше хокукларын тәэмин итүне җәмәгать контролендә тоту бүлеге әгъзалары хәрби хезмәткәргә 11 августта килгән, аның изолятор режимына шикаятьләре булмаган, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар