«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың беренче җырына клибы чыкты. «Кап-кап» дигән җырны аңа композитор, җырчы Рөстәм Гыйззәтуллин язып биргән.
Үзен тәнкыйтьләүчеләр күп булачагын алдан ук исәпкә алып, блогер үзеннән ниндидер сәнгать әсәре көтәргә кирәкмәве турында кисәтеп, моның шоу – башкорт блокбастеры булачагын әйткән иде.
Блогер клип төшерү процессының иң кызык мизгелләрен сторисларында күрсәтеп барды. Сценарий буенча Миләүшә – су кызы, ә аның ире Альберт – балыкчы ролендә. Баштарак бу клипны су кызы белән балыкчы мәхәббәте турында булыр, дип фаразлаган идек. Юк шул, клип аз гына башка борылыш ала.
«Нинди сексуаль су кызы», «Альберт инде су кызын ничек итеп пешереп ашаганын да күз алдына китерде», «Син үз стилеңдә! Һәрвакыттагыча шәп юмор», «Башкорт Бузовасы», «Бик кызык килеп чыккан», – дигән фикерләр яза клипны караучылар.
Сез дә блогерның иҗат җимешенә бәя бирегез әле.