Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе» беренче клибын төшерә: «Син Русалка түгел, ярга чыгып ташланган кит»

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе» беренче клибын төшерә: «Син Русалка түгел, ярга чыгып ташланган кит»
Социаль челтәрләр

«Башкорт хуҗабикәсе» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова үзенең беренче җырына клип төшергән. Тәнкыйтьләүчеләр күп булачагын алдан ук исәпкә алып, блогер үзеннән ниндидер сәнгать әсәре көтәргә кирәкмәве турында кисәтә, моның шоу – башкорт блокбастеры булуын әйтә.

«Мин җырны сәхнәдә җырлау өчен түгел, шушы клип хакына гына яздырдым. Клипның идеясе миңа әле 1 ел элек үк килгән иде. Мин аның турында җырчы, композитор Рөстәм Гыйззәтуллинга сөйләдем, һәм ул махсус минем өчен җыр иҗат итте. Альбертны (авт. – тормыш иптәше) төшү һәм клипның чыгымнарын түләү өчен бик озак үгетләргә туры килде. Без хәтта талашып беттек. «Кирәкмәгән әйбер белән шөгыльләнәсең!» – дип ачуланды. Ләкин мин үз теләгемә ирештем», – ди ул.

Миләүшә җырының сүзләрен дә белми. Тавышы булмауны, ритмны тоймавын да яшерми. «Әйе, Миләүшәнең тавышы да, моңы да юк, ә менә харизмасы җитәрлек», – дип көлә аннан клипны төшерүчеләр.

Блогер клип төшерү процессының иң кызык мизгелләрен сторисларында күрсәтеп бара. Сценарий буенча Миләүшә – су кызы, ә аның ире Альберт – балыкчы ролендә. Су кызы (Русалка) балыкчыга гашыйк буладыр, мөгаен. Чөнки Миләүшә үзен: «Мин бик таза һәм гашыйк су кызы», – дип сыйфатлый. Төшерүче төркем: «Син су кызы түгел, ярга чыгып ташланган кит», – дип шаярта.

Клипны эссе көнне бер күл буенда төшергәннәр. «Сьемка» җиңел генә бармаган – блогерга бүрәнә өстеннән егылып төшәргә, суга чумарга, куркыныч атынгычта атынырга туры килгән. «Каскадерлар юк иде, шуңа күрә барлык трюкларны да үзем башкардым», – дип яза ул бу турыда. Кыска гына вакыт эчендә Миләүшә пычранырга, макияжын бозарга, хәтта «койрыгын өзәргә» җитешкән. «1 сәгать кенә төшерәбез», – дип алдап-йолдап алып килгән Альберты да ахырга таба арып беткән.

Клипта тагын 2 кызык образ – су егетләре дә бар. Аларны клипны төшерергә булышкан Бөрьян егетләре уйнаган.

Бу әкәмәтләр түбәндәге видеода:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 июль 2023
    Исемсез
    Тавышы, моңы юк дигән сүзләр белән килешмим, матур җырлый бит Миләүшә!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100