Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе» Элвин Грейның зур йортын күрсәтә: суыткычында ниләр бар?

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе» Элвин Грейның зур йортын күрсәтә: суыткычында ниләр бар?
видеодан скриншот

Элвин Грей «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың бик тә кызыклы «Йолдыз белән бер көн» проектында төшкән. Әлеге проектны Миләүшә моннан 1 ел чамасы элек башлаган иде. Юмористик рухта бара торган бу проектта блогер журналист ролен үти, артистларга кызыклы сораулар бирә, аларның йортларын күрсәтә һәм сәхнә арты серләрен ача, якыннары белән аралаша. Проект аша блогер яңа «подписчик»лар җыя, ә җырчыга популярлык һәм яңа тамашачы өстәлә.

Проектның чираттагы кунагы – Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты, Элвин Грей псевдонимы белән җырлаучы Радик Юльякшин. Сүз уңаеннан, үзе әйтүенчә, җырчыны Татарстанда Элвин Грей дип, ә Башкортстанда Радик Юльякшин дип беләләр икән.

«Дуслар, Элвин Грей безгә бүген үзенең шәхси биләмәләрен, студиясен, сәхнә артын, шәхси тормышын, хәтта йокы бүлмәсен күрсәтәчәк», – дип алдан ук кызыктырып куя язылучыларын блогер. Һәм, әлбәттә инде, тартынып торуны белмәгән Миләүшә җырчының ишегалды белән бакчасында гына түгел, йортында да тулы хуҗа булып йөри, һәр бүлмәгә рум-тур уздыра.

Блогер җырчыга күчтәнәчкә башкорт балы алып килгән. Балның Илеш балы икәненен белгән Элвин Грей: «Ә, мин Гафури каласыннан дип торам», – дип шаярта. Моннан шактый еллар элек бер интервьюда җырчы үзенең туган ягы Гафури районын «Гафури каласы» дип атап, оятка калган иде. Блогер белән алар шул ситуацияне искә алып көлешәләр. «Мин ул турыда уйламыйча әйттем дә, киттем дә бардым. Концерттан чыккан гына идем», – дип аклана җырчы.

«Әлбәттә, ничек инде Элвин Грей Гафури районын кала белән бутый алсын. Просто ул концертта башын калдырып киткән. Ул просто Гафури районының кала булуын теләгән», – дип көлә аннан туры сүзле Миләүшә.

Җырчы этләр ярата икән. Элвин Грейның капкасына да «сак булыгыз, усал эт» дип язылган такта беркетелгән. Җырчының ишегалдындагы вольерларда 3 зур эт яши. «Әле алар бишәү иде, берсе үлеп китте. Аңа экспертизага кадәр ясадык. Берсен танышларыбызга бирдек», – дип сөйли җырчы.

«Менә тагын бер усал эт – Инзилә», – дип, җырчының тормыш иптәше белән таныштыра башкорт хуҗабикәсе. «Юк-юк, Инзилә – ул назлы песи», – дип каршы төшә аңа Радик.

Блогер җырчының элекке гараж урынында ясалган студиясенә уза. Ул үзенчәлекле, шактый бруталь стильдә эшләнгән. Әңгәмә барышында Элвин Грей җырларның 50 процентын үзе язуы, шулай ук авторлардан сатып алуы хакында сөйли. Йолдыз үзенең музыкаль белеме булмавын да яшерми. Ул күп нәрсәгә, мәсәлән, курайда уйнарга, интернеттан карап өйрәнгән.

Артист үзенең бөтен машиналарының макетларын да җыеп бара икән. Аның беренче машинасы «99»лы булган, хәзер ул «Майбах» та җилдерә. Соңгысын аның туена продюсеры Александр Слюсаренко бүләк иткән иде. Дөрес, халык, бу машинаны җырчыга Башкортстан башлыгы бүләк иткән, дип сөйләде. Миләүшәнең дөреслекне әйүен соравына җырчы: «Мин халыктан үзем турында күп нәрсә беләм. Алар үзләре уйлап чыгаралар да, сөйлиләр. Бу машинаны миңа «Радий Хәбиров бүләк итүе» турында да мин пабликлар аша халыктан гына ишеттем», – дип җавап кайтара.

Элвин Грейның концерт костюмнары да студиясендә саклана. Артист Алла Пугачева да үз итә торган «Гуляй» брендын ярата икән. Аны барлык костюмнарын да бер дизайнер тегә. Иҗатының башлангыч чорында исә җырчы «Алиэкспресс»тан карнавал костюмнары сатып ала торган булган.

«Бөтенесе сәхнәгә соры костюмнардан чыга иде. Аның каравы, минем костюмнар барысыныкыннан да аерылып торды», – ди ул. Элвин Грей блогерга иң очсызлы – 200 мең сум тора торган костюмын да, 500 мең сумлык сарык йоныннан эшләнгән костюмын да күрсәтә. Җырчының барлык киемнәре дә оверсайз, чөнки авырлыгы гел үзгәреп тора.

«Элвин Грейның бөтен костюмнарын сатып, «Майбах» алырга була», – дигән нәтиҗәгә килә «Башкорт хуҗабикәсе».

Җырчының йортындагы барлык ишекләр дә бары тик бармак эзләре белән генә ачыла. Элвин Грей кунакны аш бүлмәсе белән тоташып китүче кунак бүлмәсенә чакыра. Блогерның игътибарын биредәге чын күннән ясалган ап-ак диван җәлеп итә. Элвин Грей әйтүенчә, бу урындагы диванны алар инде 3 тапкыр алыштырганнар. «Чөнки монда күп утыралар, пычрана да, юып тормыйбыз, яңасына алыштырабыз», – дип сөйли ул.

Элвин Грей балыклар ярата, аның әкәмәт зур аквариумында аравана дигән ерткыч балыклар йөзә, алар креветкалар белән генә туклана. «Менә, дуслар, без креветка ашамыйбыз, ә җырчының балыкларына хәтле креветка гына ашап тора», – ди блогер.

Миләүшә Шәйхисламова проекты геройларын уңайсыз хәлгә куярга да бик ярата. Аның яраткан алымы – алдан кисәтмичә генә, җырчыларның суыткычында ниләр булуын тикшерү. Элвин Грейның суыткычы да Миләүшә күзеннән читтә калмаган. «Дуслар, гап-гади сөт, туралган помидор, җиләк-җимешләр, йомырка, сливки, хрен, майонез, куертылган сөт, авыл каймагы бар монда. Элвин Грей әллә нинди деликатеслар ашамый икән», – дигән нәтиҗәгә килә Миләүшә, суыткычка күзәтү ясаганнан соң.

Ә менә аерым киштәдә төрле-төрле сырлар, казылыклар ята. Суыткычның камерасында хатыны әзерләгән тефтелилар, стейклар, башкорт халкының милли ризыгы – корот та табыла. Җырчы ашны шуннан башка ашамый икән. Шулай ук Радик ат ите һәм казылык ярата. Элвин Грей үзенә күчтәнәчкә бөтен бер ат алып килүләрен дә яшерми.

Элвин Грейның шактый зур бакчасы да бар икән. Ләкин җырчы бакчалылык белән профессинональ рәвештә шөгыльләнми. «Мин бакчада үскән яшелчә ашарга яратам. Ләкин мин анда кермим, бакчаны әни, Инзилә, апаем Регина карый», – дип сөйләгән ул.

Элвин Греның верандасында Америка киноларындагы кебек зур газ гриле тора. Җырчы белән блогер бергәләп төшке аш та әзерләгәннәр, стейклар кыздырганнар.

Миләүшә Шәйхисламова җырчының өендә кеше күп булуына аптыраган. «Монда әрәмтамаклар бик күп. Менә бу музыкантлар без килгәндә шулай яталар иде, һаман яталар. Чыгып кальян тартып керәләр дә тагын яталар. Ә Радик аларга шулай ашарга әзерли», – дип көлә блогер җырчының дусларыннан.

Радик үзе дә йортының кешедән өзелмәвен яшерми. «Безнең йорт – иҗади йорт», – ди ул.

Җырчының блогерга серләрен сөйләве турында биредә язган идек:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100