Башкорт теле турында вербатим: 19 татар-башкортның пафосы 1 рус барлыкка килгәнче генә
Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казанга – «Нәүрүз» фестиваленә «Җиде буын. Яшьләр» («Мы – наследники») вербатим-спектаклен алып килгән иде. Камал театрының Кече залында башкорт милли тәңгәллеге һәм, гади генә әйткәндә, башкорт телендә сөйләшүнең «текә» гамәл булуы турында гаять пафослы спектакль тәкъдим ителде.
«Җиде буын. Яшьләр» спектакльнең режиссеры – Рима Харисова, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать университетының Режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы доценты.
Рима Харисова: «Безнең спектакль милли тәңгәллек темасын өйрәнә. Театрда ул дилогия булып бара: беренче өлеше «Җиде буын. Саклаучылар» («Мы – хранители»), икенчесе «Җиде буын. Яшьләр» («Мы – наследники») дип атала. Беренче өлеше авыл җирендә яшәүче кешеләргә, аларның үз телләрен, мәдәниятен саклавына-сакламавына багышланса, икенче өлешендә шәһәр тирәлегендә яшәүче яшь буын күрсәтелә. Шушы тирәлектә тел һәм мәдәният ничек яши – бу тема минем үзем өчен актуаль – бу сорау мине дулкынландыра, чөнки мин – милләтем буенча татар, әмма үз телемне тулысынча беләм дия алмыйм. Уй-фикерләремне үз телемдә җиткерә алмыйм. Шуңа да бу темага алынуымда шәхси мотивларым бар иде.
Без шәһәрдә яшәүче яшьләр белән аралаштык. Заманча яшьләр арасында бу мәсьәләнең ни дәрәҗәдә актуаль булуын өйрәндек. Бу бик әһәмиятле сорау булып чыкты. Үз телеңне, милли үзенчәлегеңне, мәдәниятеңне ничек сакларга – бу мәсьәлә дулкынландыра икән. Ә чынбарлыктагы кешеләр әйткәндә, бу тема 2-3, 10 тапкыр кискенләшә. Без төрле социаль катлам кешеләре белән аралашып, милли мәдәниятне алга этәрү, заманча чынбарлыкка кертү өчен күп эшләнелгәнен күрдек. Бу – кием дә, этнотуризм да, тел мәктәпләре дә. Күпмедер дәрәҗәдә вазгыятьнең оптимистик булуын да күрдек. Йөрәкләре янып торган яшьләр барында халыкның үзтәңгәллеге яшәячәк. Спектакль шуңа багышланган».
Шулай итеп без үз телендә иркенләп сөйләшә алмаудан борчылган татар режиссерының башкорт үзтәңгәллеге турындагы спектаклен карарга килдек.
Театр директоры Иршат Фәйзуллин спектакльнең премьерасы мартта гына булуын, тамашачының яратып йөрүен әйтте. Аеруча «Пушкин картасы» белән яшьләр килә, ди.
Вербатим, яки документаль театр – чынбарлыктагы кешеләрнең туры сөйләмен сүзгә-сүз җиткерүгә корылган спектакль төре.
Вербатим Камал театрында да бар. Биредә ике бүлектән торган документаль спектакльне режиссер Айдар Җаббаров эшләгән иде. «Хуш авылым» спектакле Камал театрының Кече залында гөрләп бара. Спектакльдә бетеп барган авыллар темасы ил вазгыяте фонында карала. Ягъни тема киң вә иркен. Спектакль татар язучыларының хикәяләре белән аралаштырыла.
Башкорт театры алынган милли үзтәңгәллек темасы киң булып күренсә дә, нигездә спектакль реаль геройларның барысының да бер сүзне тәкърарлавына кайтып кала кебек – әйе, башкорт телен белү кирәк, һичшиксез, кирәк, ничек инде кирәк булмасын, ул бит – безнең туган тел, кирәк, әлбәттә, кирәк, башкача була да алмый, кирәклеге керпегә дә аңлашыла һәм куянга да! Иң мөһиме – егетләр-кызлар аны шулкадәр матур, җылы пафос белән башкара. Ул пафос залга да күчә – башкорт егетләре-кызлары сәхнәнең бер өлешендә ясалган «сәхнәдә» башкорт җырлары башкарганда, аларга кушыласы, яки, һичьюгы, музыкага тактына тирбәләсе килә башлый.
«Җиде буын. Яшьләр» документаль спектакле яшьләрнең фатирнигы рәвешендә бара. Артистларның һәрберсе матур, үзләре талантлылар, телләре тәмле. Үзләре горур. Монда бернинди сарказм да юк. Аларның комплекслары да юк. Зарлану да юк. Бары тик ярату һәм горурлану бар.
«Мин – Урал Әминев. Мин язмышыма шулхәтле рәхмәтлемен. Чөнки туган тел мохитендә – башкорт районында, башкорт авылында туып үстем. Тел белән бернинди дә проблема булмады. Чит телләргә күчеп китү кыенрак булгандыр. Мәсәлән, рус теленә. Мәскәүгә укырга кергәндә, рус телле укытучылар миннән аптырап сорадылар: «Урал, вы вообще разговариваете на русском?» Мин шунда да русча «да» дип әйтергә оялдым һәм башкортча «әйе» дип оялып кына җавап кайтарганымны хәтерлим. Шул вакыйгага 20 ел узган. Ә нәрсә үзгәрде?»
«Мин – Римма Каһарманова. Мин дә – башкорт мохитендә башкорт җырларын, әкиятләрен сеңдереп үскән авыл кызымын. 16 яшемдә, горур басып, үземнең башкалама – Өфемә килеп кердем һәм анда бер җирдә дә башкорт телен ишетмәдем. Минем урамнар буйлап башкорт телен эзләп йөргәнем исемдә. Мин әниемә кайтып: «Башкортстанда башкортлар яшәми, син мине алдагансың, Өфедә башкорт телен ишетмәдем», – дип елаганым исемдә. Мин моны авыр кичердем. Зур шәһәрдә моңа күнегәсең. Ләкин, балаларың тугач, бу сорау тагын алдыңа килеп баса. Минем балаларым нинди телдә сөйләшергә тиеш?..»
«Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева җырын нык яратам. Венер Камаловның клибын карасам, елыйм. Шулхәтле күңелгә үтә. Мин корея җырларын тыңларга яратам, шуларны тыңлап йөрим-йөрим дә, күңел арып китә дә, элеккеге совет заманындагы башкорт җырларын куйсаң, күңелгә рәхәт булып китә. Үз телеңдә, салмак кына, матур гына...»
Шул рәвешле текстлар байтак иде, аларны аралаштырып, артистлар җырлап та ала.
Дөрес, драматургия булмавы, текстларның чарланмаганлыгы сизелә. Спектакльнең сәнгати ягын алсак, искитәрлек түгел. Финал да берәү генә түгел – артистлар башта үзләре, аннары тамашачыны да катнаштырып бии башлагач, бетте, дип уйлаган идек... фестивальдә катнашучыларга биреләсе дипломны һәм чәчәк бәйләмен тотып, Камал театры артисты Илдус Габдрахманов инде сәхнәгә төшә дә башлаган иде... әмма спектакль бетмәгән булып чыкты. Алга таба карадык – спектакль башында ук телнең кирәклеге мәсьәләсен хәл итеп куйган булсак та, тагын, тагын, тагын да тел турында тыңладык. Әмма риза булып тыңладык.
Спектакль тәмамланды. Кемдер әсәрнең милли рухын ошатты, кемдер сәнгати ягын ошатып та бетермәде – һәркемнең үз каланчасы һәм үз стандартлары. Шәхсән мин милли рухка өстенлек биреп, сәнгати кимчелекләренә күз йомарга риза идем.
Күз алдымнан Казанның «Моң» театр мәйданчыгында барган «Чын татар» (һәвәскәрләр спектакле («Театр горожан») һәм «Горький татарин» пластик спектакле үтте. Аларның икесендә дә татарлык сыйфатлары темасы. Алар икесе дә –комплекслы татарлар спектакльләре.
Башкортның пафослы вербатимы да, татарның сарказмлы вербатимы да бу ике халыкның милли үзенчәлегенә бәйледер. Башкортның телен белгәне дә, белмәгәне дә горурлана, татарның белгәне дә, белмәгәне дә аклана... нигә алай икән…
ххх
Театраль фестивальләрдә «спектакльдән соң фикер алышу» дигән бер чара була, ягъни, спектакльдән соң артистлар һәм режиссер тезелеп утыра да, оештыручылар чакырып китергән театр тәнкыйтьчеләре әсәрне анализлыйлар. Башкортлар белән параллель рәвештә тагын 3 җирдә 3 спектакль бару сәбәпле, тәнкыйтьчеләргә икешәрләп бүленергә туры килгән. Шулай итеп «Ете быуын... Йәштәр»не 2 тәнкыйтьче – Казаннан Нияз Игъламов һәм Питердан Марина Дмитриевская карады.
Фикер алышуны Нияз Игъламов башлады: Спектакль өчен рәхмәт!..
Марина Дмитриевская: А как я буду знать, что вы говорите?
Нияз Игъламов: Кайвакыт күз яше чыкты, кайвакыт елмайдым рәхәтләнеп, кайвакыт көлдем. Биедем... утырган килеш кенә, чөнки кичә аягымны авырттырдым. Бөтенесе әйбәт, бер генә әйбер җитми – драматургия юк. Бу – бердәнбер тискәре ягы. Сюжет... хәрәкәт таркала. Финал дип уйлаган идем, финал булмады...
Марина Дмитриевская: Я же должна диалог вести?
Нияз Игъламов: Ладно, хорошо...
Алга таба фикер алышу рус телендә дәвам итте. 15 артист + 1 режиссер + 1 директор + 1 тәнкыйтьче + 1 журналист, татар һәм башкорт телле булып, бер-берсен бик яхшы аңлый торган җәмгысы 19 кеше 1 кеше аркасында рус теленә күчте. Бу – табигый практика. Бу шулай. Бу – башкача була да алмый...
Менә, җәмәгать, сезнең барлык пафосыгыз, телегез/телебез белән горурлыгыгыз/горурлыгыбыз хөрмәтле Марина Юрьевналарны очратканга кадәр генә.
Әлбәттә, Марина Юрьевнага шәхси тәрҗемәче дә беркетеп булыр иде. Югыйсә, белә бит ул кая килгәнен, әмма кат-кат үзенә игътибар таләп итә.
Димәк, безгә нишләргә кала? Милли тәңгәллек һәм туган тел турындагы спектакль турында рус телендә фикер алышырга гына.
Нияз Игъламов русча дәвам итте: «Документаль спектакль драматург эшен таләп итә. Бездә дә шундый стилистикалы спектакль бар, анда да ул проблема бар иде. Нигәдер мондый спектакльләрдә драматургия кирәкми дип уйлыйлар. Кирәк! Төп темаларны ассызыклау өчен дә кирәк...»
«Петербургский театральный журнал»ның баш мөхәррире һәм директоры, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Марина Юрьевна Дмитриевскаяга спектакль ошаган. Финалга аның фикерләрен тәкъдим итәм.
Марина Дмитриевская: «Хәзер репертуарында вербатим булмаган театр юк бугай. Ул һәрвакыт – шәһәрнең, республиканың визит карточкасы. Миңа «Моң» театрындагы спектакль бик ошады. «Әңгәмә». Анда моңның нәрсә булуын аңлаттылар. Сезнең спектаклегез башкорт тәңгәллеген һәм туган телнең кирәклеген исбатлый.
Миндә милли горурлык булганы булмады, космополиттыр мин... бәлки, миңа күп милләтләр катнашудандыр, хәтта гарәп тә кушылган. Мин интеллигент ата-ана белән тәрбияләнгән...
Сез шундый матурлар, матур киенгәнсез, элегант, сыгылмалы, очкынлы... Үзеннән үзе көлә белгән халык яши. Ә сез шулкадәр матурлар, көлергә сәбәп юк. Башкортларның барысын да Матурлык конкурсына алып барып булыр кебек. Сез – үз халкыгызның идеаль вәкилләре. Тел саклаудан башка проблема юк та кебек. Ирония, үз-үзеңә ирония төсләрнең төрле төсмерен бирә. Ә сезнең – бер үк төсләр...»