news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башка татарча мәгълүмат чыганагы юк»: Омскидагы бердәнбер татар газетасы ябылырга мөмкин

«Без бик авыр хәлдә...» – менә шулай аңлатты Омскидагы бердәнбер татар телендә чыга торган газетада булган вазгыятьне баш мөхәррир Диана Единякова. Газетага ярдәм күрсәтеп торган эшмәкәргә дә авырга туры килә. Хәзерге вакытта газетаның киләсе елда чыгу-чыкмау мәсьәләсе тора. «Интертат» нәрсә булганын ачыклый.

news_top
«Башка татарча мәгълүмат чыганагы юк»: Омскидагы бердәнбер татар газетасы ябылырга мөмкин
Фото: Диана Единякова архивыннан

Татар телендәге бердәнбер газета юкка чыкса…

«Татар дөньясы» – 2003 елдан бирле ай саен Омскида чыгып килә торган бердәнбер татар газетасы (газета 50гә 50 булып чыга, ягъни язмаларның яртысы татар телендә, яртысы рус телендә – «Интертат» иск.) Ул эшмәкәр, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Тамир Алимбаев көче белән чыгарыла. Әмма соңгы вакытта аның төрле проблемалары туу сәбәпле, газетаның киләчәге сорау астына куелган.

Без бала чакта татар телендә бер тапшыру бар иде, аны бетерделәр. Башта телевидение, аннары радио бетте. Татар телендә бернинди мәгълүмат та юк иде. Шуңа күрә бу – бөтен районнарны берләштереп торучы, Татарстандагы яңалыкларны җиткерүче бердәнбер газета.

Безнең эшчәнлегебез Тамир Алимбаевның «Енисей» корпорациясеннән тора. Бухгалтер, водитель, дизайнер, юрист – барысын да аның оешмасы эшчеләре алып барды, һәм шул рәвешле газета 22 ел буена чыгып килде.

Әмма быел типография һәм почтаның хаклары бик үсте. «Миңа бигрәк авыр. Белмим нишләргә?» – дип, Тамир Алимбаев безне җыйды. Ташларга бик кызганыч, әмма шундый бәягә чыгарырга да акча юк. Халык бушлай алырга өйрәнгән газетаны мин түләүле итеп карарга тәкъдим иттем: «Бәлки, түләп алырга теләүчеләр булыр», – дидем. Әмма Тамир Алимбаев: «20 елдан артык кеше аны бушлай алырга өйрәнгән, хәзер «түләгез» дисәк, кеше бит аңламаячак», – диде, – дип аңлатты баш мөхәррир Диана Единякова.

Тамир Алимбаев

Фото: Диана Единякова архивыннан

«Мин истерика халәтендә»

Газета почта аша таратыла, аны аеруча төбәкнең төньягындагы авылларда һәм Омскиның үзендә бик күп алалар икән, шулай ук ул мәчетләргә дә тапшырыла. Әмма башта 2,5 мең булган тираж хәзер 2,1 меңгә калган.

Соңгы еллардагы авырлыклар аркасында туган тагын бер проблема ул – газетаның сыйфатлы ак кәгазьдән сары кәгазьгә күчүе.

Башта «Татар дөньясы» иң яхшы, ап-ак, тыгыз кәгазь битендә төсле булып чыга иде. Кыенлыклар башланганнан соң, яртысы төсле, ә яртысы аклы-каралы булып калды. Хәзер исә инде газетаның кәгазе дә юкага әйләнде һәм аклы-каралы гына булып чыга.

Февраль аеннан бирле безнең дизайнерыбыз да юк. Берсе килә, икенчесе китә – шулай гына, – ди Диана Единякова.

«Татар дөньясы» газетасының июль аенда чыккан саныны

Газетаның штаттагы журналистлары да юк, бары тик баш мөхәрриргә һәм корректорга гына түләнә. Мәкаләләрне төрле районнардагы мәдәният үзәкләрендә эшләүчеләр, теләк белдерүчеләр җибәрә. Әлбәттә, болар барысы да түләүсез нигездә эшләнә. Әмма, баш мөхәррир сүзләренчә, материалларга кытлык юк, хәтта кайвакыт материаллар күп булганга күрә, киләсе санга да калдырырга туры килә. «Балалар да язмаларын еш җибәрәләр. Аларга газетаны алып укып, анда үзләренең мәкаләләрен һәм фотоларын күрү бик кызык», – ди ул.

Газета аена бер тапкыр 8 полосалы булып чыга. Төп темалар арасында – татар оешмалары, районнар һәм Татарстан яңалыклары, шулай ук язмыш, дин темасына, сугыш ветераннарына кагылышлы язмалар.

«Бүтәннәренең безгә ярдәм итә алырлык көче юк, булышырга әзер булган эшмәкәрләр дә юк»

Узган атнада Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узган «Милләт җыены»ның пленар утырышында Омск өлкәсеннән җәмәгать эшлеклесе Фагыйлә Чумарова да үзенең чыгышында әлеге газетаның мөһимлеген ассызыклады, әмма проблемалар булуы искәртте.

Бүгенге көндә Омск өлкәсендә 27 мең милләттәшебез яши, районнарда сакланып калган 45 татар авылы бар. Төбәктә татар милли-мәдәни җәмгыяте авылларда да, шәһәрдә дә телебезне саклау һәм үстерү, бай мирасыбызны яшьләргә тапшыру өлкәсендә зур эш башкара. Берсеннән-берсе матур мәдәни чаралар, Сабан туйлары узып тора, ансамбльләр эшләп килә, Тамир Алимбаев акчасына 20 елдан артык «Татар дөньясы» исемле газета нәшер ителә һәм бөтен өлкә буенча бушка таратыла, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Без баш мөхәррирдән: «Ярдәм сорап, татар оешмаларына мөрәҗәгать иттегезме?» – дип тә сорадык. Ләкин ул ярдәм итә алырлык бер генә оешма да булмавын әйтте.

Омскидагы татар оешмаларының берсе дә ярдәм итә алмый, чөнки «Иртыш» белән «Ибирь» оешмаларының рәисе – Тамир Алимбаев. Бүтәннәренең безгә ярдәм итә алырлык көче юк, булышырга әзер булган эшмәкәрләр дә юк.

Былтыр бит бездә Иртыш Сабан туе үтте, аннары ике районны тулысынча диярлек су басты, алдагы елны Большеречье районы Каракүл авылы бик каты янды – боларның барысына да Тамир Алимбаев миллионлаган суммадагы акчалар бирде. Өстәвенә, ул сугыш кырында булган егетләргә ярдәм итеп тора, берничә мәчетне тулысынча тәэмин итә, «Умырзая» халык ансамбле аның өстендә.

Аның җилкәсендә газета гына булса, бәлки, аны чыгару шулай авыр да булмас иде, ләкин ул бөтен кешегә дә төрле яклап ярдәм итәргә әзер тора. Аның халыкка ярдәме бик зур, – ди баш мөхәррир.

«Минем балам кебек бит. Ничек мин аны ташлап китә алам?!»

Диана Единякова үзе – газетаның өченче мөхәррире һәм 10 нчы ел әлеге вазифаны башкара. Газетаны ул «үз баласы» кебек кабул итә һәм әлеге эшне күбрәк күңел кушуы буенча башкара, чөнки әлеге урында хезмәт хакы бик кечкенә, хәтта минималь хезмәт хакы күләме кадәр дә юк (төгәл сумманы әйтмәскә сорады – «Интертат» иск.).

Бу газета минем балам кебек бит. Ничек мин аны ташлап китә алам?! Мин аны җанымны биреп эшлим. Газета чыккач, мин инде икенче көнне үк киләсе санда нәрсәне һәм ничек урнаштырачагымны уйлый башлыйм. Минем бу газетада бер өлешем, йөрәгемнең бер кисәге бар, дип әйтә алам, – дип сөйләде ул.

Диана Единякова

Фото: Диана Единякова архивыннан

«Татар телендә башка бернинди мәгълүмат чыганагы калмаячак»

Без шулай ук газетаның беренче көненнән башлап бүгенге көнгә кадәр аны чыгаруда катнашкан һәм ярдәм иткән Розалия Сайганова белән дә аралашып алдык.

Бу газета белән Омск татарлар бик күп нәрсә югалта, чөнки әлеге төбәктә яшәүче татарлар өчен татар телендә башка бернинди мәгълүмат чыганагы калмаячак. 20 еллап радио эшләгән иде, әмма ул ниндидер сәбәпләр аркасында ябылды, торгызып та карадык – булмады.

«Татар дөньясы» аша без Омск татарларының тормышын, нинди яңалыклары булуын гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә, Татарстанда яшәүче татарларның яңалыкларын да белеп тора идек. Бөтен хәбәр шушы бер газетада. Ул ябылса, бик зур югалту булачак, чөнки Себер татарлары болай да рус телле булып баралар. Бөтен кеше дә рус теленә күчеп бетәчәк, дияргә була, – диде ул.

Розалия Сайганова

Фото: Диана Единякова архивыннан

«Түләп тә алыр идем, әмма...»

Әлеге фикерне газетага хезмәт һәм сугыш ветераннары, танылган шәхесләр турында язмалар әзерләүче Сиятин Чумаров та әйтте.

Тамир Алимбаевка без мең рәхмәтлебез, чөнки «Татар дөньясы» Омскида гына түгел, ә Татарстанга да, Төркиягә дә китә. Әлеге газетаны ул үз инициативасы белән чыгарды. Ул – безнең өчен бик кирәкле басма. «Татар дөньясы» безне бик күп башка татарлар белән таныштыра.

Минем анда сугышта булган ветераннар, татар авыллары тарихлары турындагы язмаларым чыгып бара. Омскида 43 мең милләттәшебез яши. Бу газета булмаса, Омскидагы татар авылларының тарихы, аларга нигез салучылар турында җиткерүчеләр булмас иде. Мин аны бик зур эш дип саныйм.

Әгәр дә ярдәм итәргә, газетаны саклап калырга көченнән килгән кеше булса, без бик рәхмәтле булыр идек. «Булса, түләп тә алыр идем», – дип әйтүчеләр дә бар. Әмма пенсионерлар арасында: «Аны сатып алырга минем хәлемнән килми, минем өчен дару, утын алу кирәгрәк», – дип тә әйтәләр. Ләкин кешеләр бер-берсенә биреп укыйлар, – дип аңлатты ул.

Сиятин Чумаров

Фото: Диана Единякова архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар