Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башын көчкә күтәреп тора иде»: янгын чыгарып исән калган песигә яңа хуҗа тапканнар

Узган атнада Татарстан халкы Тишка кушаматлы песи тарихын күзәтте. Аны хуҗалары янгын чыгаруда гаепләп, ветеринария клиникасында калдырды, ә анда песи үзенә яңа хуҗалар тапты. Операциягә мохтаҗ песинең сәламәтлеге өчен хәзер алар җавап бирә. 

news_top_970_100
«Башын көчкә күтәреп тора иде»: янгын чыгарып исән калган песигә яңа хуҗа тапканнар

12 гыйнварда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге Ленин урамында күпкатлы йортта янгын чыга. Фатирларның берсендә диванга һәм стенаның бер өлешенә ут каба. 

Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәннән соң, кухняда куркынган Тишканы табып ала. Мәчене саф һавага алып чыгалар, шуннан соң аңа сулыш бирү аппараты ярдәмендә реанимация чаралары эшлиләр. Песинең гомерен саклап кала алганнар. 

Янгын чыкканда фатирда ике яшьлек улы белән яшь әни булган. Алар вакытында урамга чыгып өлгерә һәм зыян күрми. Башта янгынны бала-чаганың ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан дип уйлаганнар. Әмма яшь ханымның кайнанасы Тишканы гаепләгән. Аның сүзләренчә, песи «газ плитәсе артына йомышларга йөргән».  

Социаль челтәр кулланучылар бу хәлләрдән исән калган Тишканы «бәхетле» песи дип атады. Әмма, билгеле булганча, хуҗалары Тишканы ветеринария клиникасында калдырырга уйлаган. 

Хуҗалар бу карарны песине дәваларга акча булмавы белән аңлата, мәче янгыннан соң терелеп бетә алмаган әле. Хәер, бу хәлдән соң гаиләнең үз хәле дә мактанырлык түгел — яшәү урыны белән авырлыклар бар һәм алар әйтүенчә, песине куяр урын юк. 

Шул ук көнне песинең хуҗалары социаль челтәрләрдә язма урнаштырды һәм мөмкинлеге булган кешеләрдән Тишканы үзләренә алуны үтенде. 

Берникадәр вакыт Тишка Васильеводагы ветеринария клиникасында яшәгән. Аның хәле тотрыклы катлаулы булган һәм аңа кислород боксында ятарга туры килгән. Ә моның өчен акча кирәк.  

«Ул селкенә алмады, бары тик башын күтәрә һәм сырпалана гына ала иде», — дип сөйләде агентлыкка «Народная газета Васильево» хәбәрчесе Регина Чибрикова. 

Песине дәвалау өчен акчаны волонтерлар җыйды. Әмма Тишкага барыбер яңа йорт һәм хуҗалар кирәк булган. 

Регина Чибрикова сөйләгәнчә, шушы көннәрдә песине Казанга ветеринария клиникасына алып килгәннәр, монда ул кислород камерасында ята.

Терапевт Полина сүзләренчә, Тишканың хәле элеккечә тотрыклы катлаулы. Янгында аның өске тын юллары пешкән, үпкәләре кабарган. 

«Кислород камерасын салдыргач, берникадәр вакыттан соң аның тыны бетә башлый. Хәзер аның күз күреме начар, әмма тиздән ул яхшырачак», — диде Полина. 

Ветеринар сүзләренчә, песинең аппетиты ачылган, ә бу табибларны куандыра гына. Хәзер Тишка күбрәк ятып тора, чөнки элеккечә үк хәле юк. Тишканың аякларында бернинди дә проблема тапмаганнар. 

Табиб сүзләренчә, янгын аркасында песинең сулышына гына зыян килергә мөмкин. Моннан тыш, Тишка пешкән дә, аның борыны кечкенә, ә аның аркылы организмга әллә ни күп кислород керә алмый. Бу проблеманы бары тик махсус операция ярдәмендә генә хәл итеп була. 

Әмма операция ясау-ясамауны Тишканың яңа хуҗалары хәл итәчәк. Алар табылган да инде, песи дәвалану курсы узгач, аны алып китә алачаклар. Регина Чибрикова сүзләренчә, Тишканың булачак хуҗалары Мәскәүдә яши.

21 гыйнварда песинең үлүе билгеле булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100