Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илон Маск Марска яулап алырга барган кешеләрнең күбесе үләчәген әйткән

Шуңа да карамастан, планетаны яулап алырга теләүчеләр җитәрлек.

news_top_970_100
Илон Маск Марска яулап алырга барган кешеләрнең күбесе үләчәген әйткән
https://pixabay.com/ru

Tesla һәм SpaceX компанияләре җитәкчесе Илон Маск Марс планетасында колония булдырырга тели. Бу эштә катнашучыларга үлем янаса да, андый кешеләрнең күп икән. Илон Маскның CNN телекомпаниясенә сөйләгән сүзләрен «Известия» газетасы яза.

«Билгеле, күпләр башта үләчәк. Анда барып җитү җиңел түгел. Әйе, һәркем моны булдыра алмый. Без беркемне дә анда барырга мәҗбүр итмибез, барысы да ирекле нигездә», — дигән Маск.

SpaceX җитәкчесе кеше төрле планеталарда яши алырга тиеш ди. Ул кешелекнең һәрвакыт куркыныч астында яшәвен белдерә. Мәсәлән, өченче бөтендөнья сугышы башланырга мөмкин, ди ул.

Илон Маск Марсны һәм башка планеталарны яулап алу кешелекне юкка чыгудан коткару өчен кирәк, дип әйтә.

«РБК» газетасы хәбәр иткәнчә, Илон Маск былтыр Марска беренче кешене алты елдан җибәрергә вәгъдә биргән. «Барысы да уңышлы барса, бәлки, дүрт елдан», — дигән фараз да әйткән. Шул ук вакытта бизнесмен пилотсыз ракетаны Марска ике ел эчендә җибәрергә планлаштырган булган. Димәк, Маск фаразы буенча киләсе елдан да калмыйча Марска шәхси ракета очачак.

Узган елның 13 апрелендә Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты галиме Максим Литвак та Марсны колонияләштерү перспективаларына бәя биргән. Аның сүзләренчә, кешеләрнең барлык шартларга яраклаша алуын-алмавын аңлау өчен кешелек дөньясы үзенең «кабыгыннан» чыгарга тиеш. Галим башка планеталардагы шартларга «күнегү» өчен Айның туры килүен әйтә. Максим Литвак Җир иярчене өслегендәге база «Россия Ай программасының иң кулай урыны» булыр иде ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100