Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башны башка терәп көрәшеп ята торган чор түгел»: Россия чемпионатыннан соң уйланулар

Казанның Идел буе спорт академиясендә көрәш буенча Россия беренчелеге үтеп китте. Кысан спортзалда чемпион калган батырлар һәм Татарстанда көрәшнең дәрәҗәсе төшү турында уйланулар әлеге язмада.

news_top_970_100
«Башны башка терәп көрәшеп ята торган чор түгел»: Россия чемпионатыннан соң уйланулар
Владимир Васильев

Татар көрәшенең киләчәге һәм федерациянең янга калган акчалары турында

Россия беренчелеген үткәрү Татарстан көрәш федерациясенең бакчасына таш атуга тиң булды. Татарстан чемпионнары әле һаман юк, ә Россия күләмендә ярышлар үтә тора. Пандемия аркасында Татарстан күләмендә үткәрелүче зур турнирлардан да колак кагарга туры килде быел. 

Шаулап-гөрләп көрәшә, карый торган «Минсельхоз» да булмады, Татарстан беренчелеген дә билгесез вакытта күчерә килделәр. Көрәш ярышларын үткәрү-үткәрмәү буенча халыкның фикере урталайга бүленде. Беренче төркем: «Башны башка терәп көрәшеп ята торган чор түгел. Көрәшчеләребезне саклыйк!» — дип чаң сукса, икенчеләре: «Башка спорт төрләрендә башны башка терәп көрәшәләр дә, сугышалар да, ярышалар да. Көрәшне ничек бетерергә белмиләр», — ди. 

Шул ук көрәш сараенда грек-рим көрәше буенча турнирлар үтә, гомумән, нинди генә турнирлар үтмәде инде. Беренче төркемгә караучылар — көрәш федерациясе вәкилләре. Икенче төркемгә караучы җанатарлар эшелоны моның белән берничек тә килешә алмый. «Бөтен ярышларга да бер ел алдан федерация акча бүлеп бирә. Ул акчалар кая китте икән соң? Күпме ярыш үткәрми калдылар. Шундый экономиядән соң сенсация ясарга була иде бит инде. Ай саен, атна саен башка спорт төрләре буенча ярышлар үткәрәләр. Татар көрәше генә Татарстанда арткы планга күчеп бетте. Алга таба нәрсәләр генә булыр инде», — дип кайгыра ала.

Татарстан көрәш федерациясе вәкилләре исә безгә «Татарстан беренчелеге булачак» дигән хәбәрне ирештерде. 24-26 декабрь көннәрендә Республикакүләм турнир планлаштырылган икән. 

Дәрәҗәле турнир — кысан спортзалда

Бу ел, билгеле сәбәпләр буенча, көрәш ярышларына бай булмады. Бөтенләй булмады дип әйтеп булмый инде, ни дисәк тә, көзен дөнья беренчелеге, менә кышка кергәч, Россия чемпионатын үткәреп җибәрдек. Дөнья беренчелегенең финал ярышлары булса да, Казан Рингта ачык һавада үтте, ә Россия беренчелеген, исеме буенча гына да дәрәҗәле зур турнирны спорт академиясенең ике келәм сыя торган кысан спортзалында күзәттек. 

«Халыкны маска белән генә кертәбез, көрәшчеләр исә тест тапшырып кына катнаша ала», — диде оештыручылар. Чынлыкта көрәшчеләр белән тамашачылар бөтенесе бер җирдә өелеп торды, чөнки кысан спортзалда метр ярым дистанция саклап йөрерлек түгел иде. Шушы моментны гына алсак та, Россия беренчелеге, ил беренчелеге мәктәп күләмендә оештырылган кечкенә турнир кебек булды да калды инде. «Көрәш сарае» дигән сарай хәтле сарай бар, ә Россия беренчелеген спортзалда үткәрдек. Монда җанатарларга да утырырга урын да юк иде бит.

«Көрәш сарае» дип язып куймасыннар иде аны хет, көрәшчеләр үзләре керә дә алмыйлар бит. Йә тегендә, йә монда үткәрәләр ярышларны, көрәшчеләр ятим балалар кебек йөриләр», — болары көрәш җанатарларының сүзләре. Татарстан ярышларын үткәрмәү генә түгел, Россия беренчелегенең дә дәрәҗәсе төшүе үзәккә үткән дип аңларга моны.

Татарстан көрәшчеләре — Россия чемпионнары

Быел Россия беренчелегенә хәтле Татарстан беренчелеге булмау сәбәпле, Республика данын узган елгы Татарстан һәм Муса Җәлил турниры чемпионнары яклады. Россия беренчелегенә кадәр бер-ике атна алдан 60, 65, 75, 85 кг үлчәү авырлыкларында сайлау этабы да булды. 

Нәтиҗәдә, ун үлчәү авырлыгының тугызында Татарстан көрәшчеләре чемпион калды. 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында гына Фәрхәт Фәйзуллин икенче урында калды. Беренчелекне бу юлы Калуга өлкәсеннән килгән данлыклы «тяжеловес» Сергей Павлик яулады. Ярар, анысы да үзебезнеке булып бетте ич инде. 

60 кг үлчәү авырлыгында Татарстан данын Актаныш районы егете Раббани Нургалиев яклады һәм икенче тапкыр Россия чемпионы булып танылды. Раббани финалда Марий Элдан килгән Иван Андреевны 6:0 исәбенә матур техник алымнар ясап отты. Рәттән икенче тапкыр чемпион калу уңаеннан сальто да ясап куйды. 

Сүз уңаеннан, көрәшчеләрнең дә хәзер җиңү уңаеннан эшләнә торган трюклары, символлары бар. Кемдер бармагын өскә күтәрә, кемдер сальто ясый, кемдер келәм үбә һәм башкалар, һәм башкалар.

65 кг үлчәү авырлыгында Илнар Закиров баш калды. Сайлау этабында ул Әлмәт өчен көрәшүче Искәндәр Мортазинны отып чыгып, Россияне оту мөмкинлегенә ия булган иде. Илнар мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Финалда Марий Элдан Марсель Сөләймановны 3:1 исәбе белән отып барганда, күтәреп алып аркасына салды һәм Татарстан командасына чиста җиңү китерде.

70 кг үлчәү авырлыгында Татарстан данын Динар Кәримуллин яклады. Аны көрәш дөньясында «МакГрегор» дип тә йөртәләр. Динарга финалда Мордовиядан Абдулвахаб Асаинов белән тартышырга туры килде. Шулай да Асаиновның бер кисәтүе һәм Динарның техник алымнары аркасында Татарстан копилкасына тагын бер җиңү өстәлде. 

75 кг үлчәү авырлыгында Рамил Синякаев, 80дә Ренас Кәлимуллин, 90 кг авырлыкта Илнар Галимов, 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшүче Муса Галләмов та Татарстанга җиңү китерде.

«Бармак күтәреп мактана торган җиңү түгел» 

85 кг үлчәү авырлыгының финалында Татарстаннан Ранис Галимуллин белән Чувашиядән Ринас Садаров очрашты. Аңлагансыздыр, әлеге парда да Татарстан көрәшчесе беренчелекне алуга иреште, тик Садаров алган өч кисәтү аркасында гына. Чувашия көрәшчесе ике техник алым ясаса да, өч кисәтү аркасында оттырырга мәҗбүр булды. 

Галимуллин исә үзен бер дә кисәтү аркасында гына җиңгән кебек итеп тоймады. Кулларын, бармакларын күтәреп, башын югары күтәреп келәм әйләнде. «Тормыш», - диде бер тамашачы, «Бармак күрсәтеп мактана торган җиңү түгел инде бу», — диде икенчесе. Без, һаман шул элеккеге кагыйдәләр, элеккеге күтәреп алып салуларга сусаган җаннар, кисәтү белән җиңү дигән нәрсәне кабул итәргә теләмәсәк тә, кагыйдә барыбер дә кагыйдә шул.

Тотса Раил билеңнән...

100 кг үлчәү авырлыгы финалында инде күпләр көтеп ала торган тандем — Раил Нургалиев белән Айнур Сыртаев очрашты. Бик эпик көрәш булды ул. Раил алдагы әйләнешләрдә дә бил бирмичә йөреп, көндәшләрен шактый интектергән иде. Башкортстаннан Моратов белән көрәшкәндә ярсып, кызып, кызарып беттеләр, әмма бил бирешмәделәр. Хөкемдарлар көлеп тә карый, әйтеп тә карый. Башкортстан вәкилләре көрәшчеләренә: «Яткыр инде шуны!» - дип үк кычкыра башлаган иде инде. Шулай да Раил ул әйләнешне отып чыга алды.

Финалда да Сыртаев белән шактый төрткәләшергә, тарткалышырга туры килде Нургалиевка. Көрәш башлану белән Раил бер техник балл һәм рәттән ике кисәтү алды. Кисәтү аркасында исәп 1:2 булып барганда, Раил дә, Айнур да бер баллык алым ясадылар. Исәп 2:3, ә вакыт бетәргә алты секунд калган иде. Хөкемдарның сызгырып җибәрүе булды, Раил эчендәге бөтен җеннәре белән биш секунд эчендә Айнурны алып салды һәм бер балл эшләде. 

«Әллә Раил җиңелә инде» — дип көтеп утырганнарга да бераз шок булды. Башкортстан вәкилләре моның белән килешмәде һәм челлендж аттылар. Хөкемдарлар киңәшләшеп, Раилнең бер баллык алымын санадылар, әле челлендж өчен дә бер балл өстәп куйдылар. Калган бер секунд вакыт үтте һәм каршы алыгыз, пьедесталның иң югары урынында - җиңелмәс Раил Нургалиев!

Ярышның төп өлеше спорт академиясенең спорт залында үтсә, кичке алтыда көрәшчеләрне тантаналы рәвештә концертлар залында, сәхнәгә менгезеп бүләкләделәр. Кәҗәсе түгел, мәзәге диләр шул. Ни генә дисәк тә, 24-26 декабрь көннәрендә билгеләнгән Татарстан беренчелеген дүрт күз белән көтәргә кала. Алдагысы Алла кулында. 

Россия беренчелегендә җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Раббани Нургалиев (Татарстан)

2 урын — Иван Андрееев (Марий Эл)

3 урын — Илфат Янгурсил (Чиләбе өлкәсе), Илфак Ибатуллин (Башкортстан)

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илнар Закиров (Татарстан)

2 урын — Марсель Сөйләманов (Марий Эл)

3 урын — Владислав Соколов (Мордовия), Илдар Хәләфетдинов (Оренбург өлкәсе)

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Динар Кәримуллин (Татарстан)

2 урын — Абдулвахаб Асаинов (Мордовия)

3 урын — Егор Егоян (Төмән өлкәсе), Эмиль Җиһаншин (Санкт-Петербург)

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Рамил Синякаев (Татарстан)

2 урын — Рамил Галимов (Башкортстан)

3 урын — Рәмис Әхмәтҗанов (Ульяновск өлкәсе), Рифат Яруллин (Чиләбе өлкәсе)

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ренас Кәлимуллин (Татарстан)

2 урын — Алмаз Хөсәенов (Ульяновск өлкәсе)

3 урын — Рәшит Әхмәтов (Пермь), Илһам Мәхмүтов (Чувашия)

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ранис Галимуллин (Татарстан)

2 урын — Ринас Садаров (Чувашия)

3 урын — Руслан Сахбиев (Ульяновск өлкәсе), Раил Сәлахетдинов (Киров өлкәсе)

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илнар Галимов (Татарстан)

2 урын — Айгиз Зәйнетдинов (Башкорстан)

3 урын — Айрат Сәмигуллин (Оренбург өлкәсе), Никита Вышинский (Ярославль өлкәсе)

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Раил Нургалиев (Татарстан)

2 урын — Айнур Сыртаев (Башкорстан)

3 урын — Андрей Пятачков (Оренбург өлкәсе), Илдар Моратов (Башкортстан)

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Муса Галләмов (Татарстан)

2 урын — Турал Азимов (Төмән өлкәсе)

3 урын — Валерий Рафиков (Оренбург өлкәсе), Таһир Зөлкәрнәев (Ханты-Мансийск)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын — Сергей Павлик (Калуга өлкәсе)

2 урын — Фәрхәт Фәйзуллин (Татарстан)

3 урын — Салават Абдуллин (Төмән өлкәсе)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100