Башкортстанның Илеш районы һөнәрчеләре: булмаганны булдыра болар!
Ни өчен талантлы кешеләр Башкортстаннан чыга? Бу сорау байтак кына башта әйләнеп йөрде. Башкортстанның үзенә барып, уңган-булган халыкны үз күзләрем белән күргәч кенә моңа ышандым. Югары Яркәйдә алар адым саен: кем кафе хуҗасы, кем аш-су остасы, ә кемдер юктан бар нәрсә ясый! Моны безгә Илешлеләр исбатлап күрсәтте.
Рубиннан муенса — Таняның үлгән әнисенең төсе
Татар блогеры Фәгыйлә апа Шакирова белән чираттагы сәфәребездә Илеш районының оста куллы хуҗабикәләре белән таныштырабыз. Гүзәлия апа, Әнисә апа һәм Айгөл ханым — Югары Яркәй район үзәгендә яши. Беренче остабикәбез - Гүзәлия апа.
Гүзәлия апа Сәфиханова-Хөрмәтуллина ике катлы фатирда тора. 43 ел буе Сургутта яшәп, кире туган ягына кайткан. Татарлар күпләп төпләнгән анда, ди ул. Сәйләннәр белән мавыгуын да иптәш кызлары белән бергәләп утырудан башланды дип сөйләде.
Гүзәлия апа фатирына килеп керүгә өстәле энҗе-мәрҗәннәрдән ясалган бизәнгечләрдән тулган иде. Күзләр камашты! Бу кадәр кулдан эшләнгән әйбер күргән юк иде лә. Берсен генә дә аерып алып булмый — барысына да кул көче кергән, җем-җем итеп торалар. Әкият бу, диярсең. Бу кадәр бизәнгечне тагып бетереп була микәнни, дим. Алай да, Гүзәлия ападан иң кадерле бизәнгече турында сорадым:
Шуларның кайсысы иң якыны?
Бер тарих сөйлим. Кызымның иптәш кызының әнисе яшьли вафат булды. Таня ул вакытта бик кечкенә иде. Үги әнисе киләсен белгәч, әнисеннән калган рубин ташын безгә китерде. Ике учын кысып: «Тетя Гуля, саклагыз әле», — диде. Бәй, мин моны йөрттем, йөрттем, тагын күпме сакларга була, дим. Шуннан соң муенса итеп сәйләннәр белән ясап куйдым. Бу муенсаны бик яратам, кешегә бик күрсәтмим. Мин аны Таняның әнисенең төсе итеп саклыйм.
Һәр әйбернең үз тарихы бар. Коточкыч чирләр башлангач, безнең яшьтәге кешеләргә урамга чыгарга ярамады, шунлыктан сәйләннәрдән шәл ясадым, — дип сөйләде ул.
Иң авыр эшләнелә торган бизәнгеч — беләзек. Хуҗабикәбез аны схема белән дә эшләп булмый, ди: «Эшләнелеп беткәч, җаннарга рәхәт булып куя. Аңласаң, бер атна эчендә төгәлләргә була. Аңламасаң, бер айда да эшләп бетереп булмый. Монда төрле размердагы ташлар һәм төймәләр кирәк, ул сәйләннәрсез ясала».
«Эче кара кеше була икән, җеп егермешәр тапкыр буталып бетә»
Гүзәлия апа Сургутта иҗтимагый бүлектә сәйлән түгәрәген дә алып барырга өлгерә. Монда аның янына ДЦП белән авыручы балалар атнасына ике тапкыр килеп йөри.
Кибеткә керәм дә, «сәйлән чире белән авырыйм», — дим. Сатучы әйтә: «Монда шул авыручылар йөри дә инде», — ди. Менә мондый пайеткалар белән ике тартма тулган. Бөтен әйберләремне дә алып кайтырга җитешмәдем, Сургуттагы дачамда, өйдә калды. Ирсайдагы өемдә һәм монда икенче катта тулып ята. Мәрҗәннәрне капчыклап Сургуттан алып кайттым, бар әйберне дә кызым җибәреп тора.
Һәр бизәнгеч үзенчәлекле, кабатланмый. Моның кадәрне Интернеттан да табып бетереп булмыйдыр…
Муенса, беләзек яки алканың идеясе төнлә йоклаганда килә. Шуннан соң йоклап ята алмыйм инде, торып булса да, эшләп карарга тиеш мин аны. Менә шундый чирле кеше инде мин. Тик тора торган түгелмен. Кызымның ватылган заколкасы ята иде. Кирәкмәгән әйберләрен алдым да, сәйләннәр белән кушып, үземчә бизәнү әйбере ясап куйдым. Ул нык җайлы эшләнелә.
Гүзәлия апа, сәйләннәр катнашында булган һәр әйберне ясау — вак эш. Ул күп хезмәт сорый. Ничек эшкә алындыгыз?
Сургутта булганда һәрчак кул эшләрен күрсәтергә тырышалар иде. Иптәш кызларым белән танышып, бергәләп сәйләннәр белән кызыксына башладык. Аннан соң гарип балалар да йөри иде безгә. Ул балаларның һәрберсе турында китап язарлык.
Вак эш — күп игътибарны һәм вакытны ала. Ул кайчак ачуны да чыгара әле.
Бизәнгечне бүләккә эшләгәндә уңай энергетикалы кеше булса, җеп буталмый. Тавышка керә торган, эче кара кеше була икән, килеп чыкмый, җеп егермешәр тапкыр буталып бетә.
«Бизәнгечләрне Ирсай халкының данын күтәрер өчен саклыйм»
Бүләк иткәч, сатуга да куя торгансыздыр?
Юк шул, бер әйберемне дә сатмадым, чөнки һәр бизәнгеч бер генә данәдә эшләнелә. Бер төрлене ике-өч тапкыр эшләп утырмыйм. Менә монысын эшли алырмын микән дип, үз-үземә исбатлар өчен эшлим.
Берәрсе килеп, заказ бирергә теләсә, аңа ни дип әйтәсез?
Миңа бер артистка килде. «Миңа шундый бизәнгеч кирәк, эшлә әле», — ди. Юк, эшләмим, дип борып чыгардым. Мин танышларыма гына бүләк итеп бирергә мөмкинмен. Беркайчан да сатканым булмады.
Бизәнгечләрегез шулкадәр күп. Сез аны нинди максаттан чыгып эшлисез, алар кемгәдер калачакмы?
Туган авылымның данын күтәрермен, кунаклар килгәндә күргәзмәләр оештырырмын дип, Ирсай халкын бик тә талантлы итеп күрсәтергә тырыштым. Бизәнгечләрне Ирсай халкының данын күтәрер өчен саклыйм. Мин булмасам, кая куячаклар - белмим, китапханәгә яки музейга бирерләр микән?..
Моннан тыш, татар яулыклары, чигүләр, мендәр тышлары, өстәл һәм ятак җәймәләре, шкатулкалар һәм 1980 елдан бирле акчалар да җыям. Алар зур альбомнарда урын алды. Иске әйберләр күп миндә. Карт әнинең күлмәге, гәрәбәләре, XIX гасырда әнисе биргән келәмнәре саклана. Карыйм дисәң, өч көн күрсәтә ала-а-ам, — дип сузып җибәрде Гүзәлия апа.
Гүзәлия апа чәйләр белән сыйламакчы иде үзебезне. Эх, тагын бер-ике минутка булса да калыр идек тә соң, юлыбыз озын — Казанга алты сәгать кайтасы бар, җитмәсә, безне әле тагын ике остакулыбыз көтеп тора иде. «Безнең матур Башкортстаныбызга тагын килегез, кунак итеп җибәрербез», — дип озатып калды ул.
«Курчакларны җаным-тәнем белән бирелеп эшлим»
Әнисә Саттарова — Югары Яркәйдә яшәүче кул остасы. Тумышы белән Башкортстанның Аскын районнан. Өйләре өч каттан тора. Бу өйнең һәр күзәнәге хуҗаларның үз куллары белән эшләнгән. Ашау бүлмәсенә карап торган пыялада тропик урман ясалган, шарлавык, кошлар сурәтләнгән. Аларны өйнең хуҗасы, Әнисә апаның улы — Рөстәм әфәнде тудырган. «Агач эшләре белән 30 ел шөгыльләнәм», — ди ул. Әнисә ханым бу йортта тормыш иптәше, улы һәм килене, өч оныгы белән гомер итә.
Әнисә апа — бакчачы, чәчәкләр үстерү белән мавыга, бакчасында үскән аллы-гөлле чәчәкләр озак та үтми картиналарында урын ала. Ә үзе 33 ел буе китапханә мөдире булып эшләгән. Балачагында курчак ясау түгәрәгенә дә йөреп алган.
Тормыш мәшәкатьләре, гаилә, эш… Дөнья куласа, тиз генә котылам димә. Әнисә апа да балачактагы хыялын пенсиягә чыккач кына тормышка ашыра: 2016 елдан тегә, чигә, курчаклар ясый башлый. Үзе турында ул: «Иҗат кешеләре бер урында гына утырырга яратмый. Барысын да үзем эшлим», — дип әйтә.
Әнисә апаның курчаклары өйләренең аскы өлешендә — түбән каттагы гаилә остаханәсендә урнашкан. Баскычтан аска таба атлаганда кышлыкка әзерләп куелган кайнатмалар, тозланган кыяр белән помидорлар янына төшәрмен дип уйладым. Баксаң, монда үзенә күрә зур бүлмә бар икән: бер читтә тренажер, икенче якта тегү машинасы, сөлгеләр, китаплар, теннис өстәле тора. Күзләр шарланды да куйды. Подвалыгыз кайда дип сорагач, Әнисә апа: «Бу подвал түгел, ул бөтенләй башка якта урнашкан», — ди.
«Җанны сатып булмый»
Шунысы кызык, Әнисә апа ясаган әйберләрен сатуга куймый, ә коллекциягә җыя. Бу хакта үзеннән дә сораштым:
Әнисә апа, нигә әйберләрегезне сатмаска, ди? Акча эшләп, баер идегез.
Юк. Җанны сатып булмый, сеңлем. Оныкларым бар. Бу байлыклар нәселдән-нәселгә күчә бара. Балаларым да үз балаларына тапшырыр дип өметләнәм. XVIII, XIX, XX гасыр сөлгеләрендә әби-бабаларымның рухы сеңгән. Иске дип, аларны ташлап булмый бит. Мин аларны саклап кына тотам, күргәзмәләргә куям.
Тастымал, сөлге генә түгел, кулдан ясалган курчаклар да кыйммәт бәяләнә. Курчакларны җаным-тәнем белән бирелеп эшлим. Кибеттәге Кытай курчакларына җитми инде…
Бер курчакны ясар өчен күпме вакыт уза?
Ипләп кенә эшләсәң, якынча 20-30 көн китә. Материалларны үзем сатып алам. Мәсәлән, Илеш әбисе курчагын иске тастымаллардан тектем. Илеш районын төзегән Илеш бабасы курчагын да күрә аласыз. Аның легендасын язучы Суфиян Поварисов язган. Легенда буенча, ул бабай чабаталар ясап, аларны сатып, гаиләсен ашаткан. Музейга барып, Илеш бабае картинасын карап кайттым: ул анда заманча татар бабаена охшаш итеп, түбәтәй киеп сурәтләнгән. Илешкә 1630 елларда нигез салына, ихтимал, ул вакытта андый киемнәр булмагандыр да. Шуңа күрә бабай курчагын үземчә эшләдем.
Күрәм, сөлге һәм курчаклар белән генә мавыкмыйсыз…
Болары — иптәшемнең әнисенең әнисеннән калган сөлге, - дип сөйләп китте ул. - Икенче сөлге — зур әнинеке. Ә бер сөлге XVIII гасырдан калган. Уң яктагылары киленемнең зур әтиләреннән калган әйберләр. Ә болары инде башкортларның күкрәкчәсе. Аны тегәр өчен Аскын районы музеена бардым. Нигезе сары, зәңгәр һәм яшел төсләрдә булырга мөмкин. Башкортстанда кызыл төстәгесе кулланыла.
Татар хәзинәләрен дә эшлисегез килмиме?
Бик рәхәтләнеп эшләр идем. Һәр әйбер матди яктан чыгым сорый. Пенсиядәге кешегә ул шөгыль комачауламый. Татарстан китап нәшриятыннан татар костюмнары турында китап кайтарттым. Шушы китапка карап, Сөембикә курчагын тектем. Икенче килүегездә татар эшләнмәләрен дә күрерсез, Алла боерса.
Курчакларыгызны бүләк итәсезме?
Кайвакыт бирәм. Өч курчагым Иркутскига китте, бер коллекционер сорап алды.
Әнисә апаның әни-әтисе, дәү әнисе дә теккән булган. Тегү осталыгы буыннан-буынга күчкәндер дип аңлатты ул. «Рәсем ясарга ярата идем мин. Гербарийлардан картиналар ясый башладым. Исән-сау булсак, ул эшне дә дәвам иттерәсем килә», — ди Әнисә апа.
«Күңелне тынычландыра торган һөнәр»: Балчыктан чүлмәк ясаучы өч бала әнисе
Сәфәребезнең соңгы ноктасы — Югары Яркәйнең Балалар сәнгать мәктәбе. Мәктәпнең икенче катына — сәнгать керамикасы бүлмәсенә юнәлдек. Безне өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Мостафина каршы алды. Ул бүлмәдә ни генә юк: чүлмәкнең мең дә бер төре, картиналар һәм эш кораллары…
Айгөл ханым өченче тапкыр бала табар алдыннан мәктәпкә чүлмәк ясый торган җайланма алып кайтып биргәннәр: «Эшли белмим, тик эшләргә кызыга идем», — ди Айгөл ханым. Һай, кызыкмаган кайда ул! Иманым камил, кызыгам дип эш башлап, аны ярты юлда гына калдыручылар да күп. Ә Айгөл ханым ярты елдан соң бала таба һәм бер ел үткәч, чүлмәк ясарга өйрәнер өчен Уфага укырга китә. Өч ай дәвамында мастер-класслар ала. Декреттан соң эшенә яңа белем белән килә һәм балаларга чүлмәкләр эшләргә өйрәтә башлый. Менә нинди уңган ханымнар бар Илештә!
Айгөл ханым безгә балчыктан чүлмәк тә ясап күрсәтте әле. Татар үз күзләре белән күрмичә ышанмый бит ул. Сүздә генә булмасын, валлаһи, күрсәтеп бирергә кирәк. Дөрес, балчыкны әзерләү мәшәкатьле эш булып чыкты. «Хәзер инде бар нәрсәгә дә җайлаштык, ак, кызыл балчыклар сатып алабыз. Каты булса да, йошмак булса да эшләп булмый, билгеле бер куелык дәрәҗәсендә калырга тиеш», — дип башлады сүзен ул.
Балчыкны кайлардан табып бетерәсез?
Балчыкны табуы бик авыр. Илеш районы Күктау авылында карьер бар, шуннан алгалыйбыз. Әзер балчыкларны Уфадагы остаханәләрдән алабыз, алар Донбасстан кайтарта, анда испан һәм француз (ак) балчыклары кулланыла.
Иң элек балчыкны бармаклар белән формага кертәбез. Чүлмәк ясау җайланмасы әйләнгән саен форма үзгәрә бара. Баштан чүлмәкнең төбе эшләнә, аннан соң кырыйлары. Балчыкны кирәккән формага утырткач, яндыра торган пичкә кертәбез. Чүлмәкләр икенче тапкыр яндыру процессын үткәч кенә ялтырап кала. Чүлмәкне сөт белән чылатасың, сөт чүлмәкнең барлык күзәнәкләренә кереп бетәргә тиеш. Шуннан соң тагын бер кат мең градуслы пичкә куеп алабыз.
Чүлмәкне буямыйбыз. Һәр чүлмәк пичтә яндырылганнан соң, үзенә күрә бер төс ала. Әйтик, күксел балчык алсу төскә керергә мөмкин. Яндырылган балчык керамикага әйләнә. Күңелне тынычландыра торган һөнәр бу.
«Картайган чакта чүлмәк ясау белән шөгыльләнермен»
Чүлмәкләрне төрле формаларга кертеп була. Бакчама тар муенлы 50 сантиметрлы озын чүлмәк ясадым. Зур чүлмәкләрне ясый алмыйм, аның өчен зур мич кирәк. Кулдан гына да ясап куеп була, тик су тисә, ул эреп төшәчәк. Алга таба зур-зур чүлмәкләр эшләргә теләгем бар. Мичләр генә сатып алырга кирәк. Чүлмәкләргә төрле бизәкләр кертеп ясыйм, барысы да фантазиядән тора. Керамика белән балаларым да эш итәргә ярата.
Сәнгать мәктәбенә балалар үзләре теләп йөри, өч яшьтән алып унбиш яшькә кадәр балалар килә. ДЦП белән авыручы алты яшьлек гарип бала ике елдан артык йөри, куллары белән балчыкны тәгәрәтә белми иде. Ярты елдан соң куллары нормага кайта башлады. Керамика белән эшләү, әвәләү балаларның моторикасын үстерә. Ул баланың әнисе дәресләрне арттыруны да сорады: иң элек шәхси дәресләр иде, аннан соң группа белән үткәрелә торган дәресләргә күчте. Әвәләү гарип балага яхшы тәэсир итте. Тынычландыра гына түгел, файдалы да.
Айгөл ханымнан нинди балалар йөри, дип сорагач ул хәтта сөйләшә алмаган яки сөйләме калышкан балалар да килүен әйтте. Чүлмәк ясарга өйрәнергә теләге булган һәр бала килә ала, бүгенге көндә биш төркем — 90 бала бар. Дәресләр көндезге икедән башлана. Көненә өчәр төркем була. Бер-ике ел олылар да йөреп алган.
Айгөл ханым кулыннан килмәгән эш юк. Балчыктан тыш, башка кул эшләре белән дә шөгыльләнә әле ул: кәрзиннәр, сәйләннәрдән кул эшләнмәләре эшләргә ярата. Картиналарны майлы буяулар белән ясый… «Балаларыма 12, 13 һәм 3 яшь. Картайган чакта чүлмәк ясау белән шөгыльләнермен дип уйлыйм», — дигән уйлар белән калды ул.
«Булмаганны булдыра болар!»
Башкортстан җире гүзәл табигате, уңган халкы белән генә түгел, күркәм хуҗабикәләре белән дә ямьле. Күргәнегезчә, Югары Яркәй шундый гүзәл ханымнар белән дан тота. Аларның җылы, якты йортларында серле бер мохит өстенлек итә. Шуңа да дөнья мәшәкатьләре дә онытыла торгандыр. Булмаганны булдыра болар, минәйтәм! Син иренәм, иренәм дип торганда, Илешлеләр ике уйламый эшкә керешә.
Гүзәлия апа, Әнисә апа һәм Айгөл ханымның уңган-булганлыклары әллә кайдан игътибарны җәлеп итте. Бизәнгеч, тастымал, курчак, чүлмәк дисеңме — барысын да уңган хуҗаларның тырыш куллары тудырган. Изге күңелле, якты йөзле остабикәләребез белән аралашкан саен аралашасы гына килеп торды. Башкортстан безне чыннан торып оста кешеләре белән шаккаттырды!