Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы Ялгызкаен авылы татар халкының ике Советлар Союзы Героен үстергән

Башкортстан республикасының Гафури районы Ялгызкаен авылы - уникаль авыл. Бу авыл татар халкына ике Советлар Союзы Герое биргән. Кайсы татар авылы тагын шундый батырлары белән мактана ала? Шуны исәпкә алып, «Интертат» шушы мәшһүр авылга юнәлде.

news_top_970_100
Башкортстандагы Ялгызкаен авылы татар халкының ике Советлар Союзы Героен үстергән
Абдул Фархан

Башкортстанның Гафури районында берничә татар авылы бар. (Рәсми мәгълүматлар буенча, 22 процент — татарлар). Ялгызкаен (русчасы Янгискаин) авылы аларның иң зурысы дисәк тә, ялгыш булмас. Анда бүгенге көндә меңнән артык кеше яши. Халыкның якынча 80 проценты — татарлар.

Авылга кергәндә үк элмә тактада бу авылдан чыккан ике Советлар Союзы герое турында мәгълүмат язылган: Закир Әсфәндияров һәм Зәйнетдин Әхмәтҗанов. Күз алдына китерәсезме?! Бер авылдан ике Советлар Союзы Герое! Икесе дә татар. Тагын кайда бар шундый авыл? Авыл гынамы? Кайбер халыкларны карасак, мәсәлән, бөтен молдаваннарның барлык Геройлары икәү генә! Ә монда — бер авылдан ике Герой!

Сүз уңаеннан, татар халкының Советлар Союзы Герое исемен алган 161 батыры бар.

Ялгыз каен легендасы

Хәзер яңадан Ялгызкаенга кайтабыз. Ни өчен шундый исем бирелгән? Халыкта сакланган риваятьләр буенча, моннан 200 еллар элек, авылның очында, иске зират янындагы чокыр башында ялгыз гына каен үсеп утырган.Ул каен бик озак яшәгән. Авылга шунлыктан Ялгызкаен дип исем биргәннәр.

Ялгызкаенга Казан губерниясенең Купка авылыннан (хәзерге Кукмара районы) килеп утырган татарларның булуы да билгеле. Купка авылында Таймас исемле байның биш улы туган. Ул вакытларда хәрби хезмәт 25 ел булган. Бай үзенең улларын хәрби хезмәткә җибәрергә теләмәгән һәм урманда яшереп тоткан. «Оланнарыңны табып китер, югыйсә үзеңне алып китәбез», — дип янаганнар картка. Ул вакытларда башкорт халкында солдатка алыну булмаган икән. Карт улларын башкорт халкы яшәгән урыннарга җибәрә. Егетләр хәзерге Ишембай районындагы бер авылда Акман исемле аксакалда яши башлыйлар. Аларга кәләшләр дә табыла, үзләрен дә әйбәт яктан гына күрсәтәләр. Кемдер Акман карт өстеннән: «Әллә кайдан килгән качкыннарны асырап ята, солдаттан качып килгән кешеләр булса кирәк», — дип патшага прошение язган. Шуны тикшерергә кешеләр килә икән дигән хәбәр таралып китә. Акман карт егетләрне Җигән елгасы буена илтеп урнаштыра. Ул Ялгызкаен авылы була.

Гафури районында ике генә татар мәктәбе калган…

Авылга кергәндә авыл хуҗалыгы техникасы торган урынны уздык. Тирә-як авыллардан аермалы буларак, монда колхоз Ленин исемендәге колхоз сакланып калган. Авылда фермерлар да бар икән. Колхоз да, фермерлар да бер авылга сыешып эшлиләр, дус-тату яшиләр, ди. Авыл тирәсендә сап-сары көнбагыш басулары җәелеп ята.

Авыл тарихы һәм бөек шәхесләре биографиясе белән танышу өчен без мәктәптәге музейга килдек. Анда хәзерге вакытта ремонт эшләре бара, буяу исләре килә. Мәктәп территориясендә чәчәкләр, яшелчәләр үсеп утыра.

Элек Гафури районында биш татар урта мәктәбе булган, хәзер ике генә калган. Берсе Ялгызкаен авылында, икенчесе районның икенче очында, Бурлы авылында. Тирә-яктагы авыл балалары монда килеп укый.

 «Җигән буе авылларындагы бар халык үзен татар дип күрсәткән»

Музей җитәкчесе һәм тарих укытучысы Зилә Нәфыйкова безне музейга алып керде. Тарих турында сүз башлаганчы ук беренче булып күз юан һәм зур мөгезне хәтерләткән бер экспонатка төште. Ул мамонтның казык теше икән, аны Җигән елгасы буеннан табып кайтканнар. Авыл шул елга буенда урнашкан.

Музей 1986 елда ачылган, аны булдыру өчен мәктәп директоры Тамара Әмирова күп көч салган. Хәтта бервакыт музейны сүтәргә теләгәннәр, мәктәп хезмәткәрләре аны саклап кала алган.

Диварында эленгән тактада тарихчылар китапларына нигезләнеп язылган мәгълүмат бар. Авылга башкортлар нигез салган диелгән анда. Күптән түгел генә басылып чыккан «Уфа өязе татарлары» китабында, Җигән елгасы буенда урнашкан авылларга ясаклы татарлар башлап утырганны дәлилләп, 1-4 җанисәп материалларын урнаштырыла. Ни өчен башкорт дигәннәр? Анда башкорт милләте түгел, ә катламы күз алдында тотылган. Ничек язылуга карап, җирләр күләме билгеләнгән. Ясаклы татар дип язылса, җиде дисәтинә җир, типтәр дип язылса — 14 дисәтинә, башкорт дип язылса, 30 дисәтинә җир бирелгән.

Күрше Үтәк авылындагы музей җитәкчесе Равил Ракаев сүзләренчә, 1917 елгы авыл хуҗалыгы җанисәбе вакытында беренче тапкыр милләт күрсәтелгән. «Анда Җигән буе авылларындагы бар халык үзен татар дип күрсәткән. 1918 елда совет мәктәпләре ачыла башлый, һәм анда туган тел буларак татар теле сайлану бер дә гаҗәеп түгел. 1926 елгы җанисәптә җирлектәге халыкның 69 проценты үзен мишәр дип яздырган», — ди ул.

 Закир Әсфәндияров

Советлар Союзы Геройларының икесе дә Ялгызкаеннан дисәк тә, Закир Әсфәндияров чыгышы белән күршедәге Үтәк авылыннан. Татарча тулы исеме Зәкәрия була. Аңа өч яшь булганда — 1921 елгы ачлыкта, әтисе ачлыктан үлгән, ә әнисе туган авылы — Ялгызкаенга кайта, икенчегә кияүгә чыга.

Закирнең икенче атадан булган бертуганының улы хәзерге вакытта Стәрлетамак хастаханәсенең баш табибы булып эшли, ул — Россиянең атказанган табибы.

Закир Әсфәндияровка 1944 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

«Сугышка киткәнче ул колхозда эшләгән. 1939 елда Ялгызкаеннан фронтка киткән. Ул Украинаны азат иткәндә зур батырлык күрсәткән. Цибулев авылы өчен каты бәрелеш була. Өлкән сержант Закир Әсфәндияров җитәкләгән артиллериягә дошманның сигез танкы һәм унике бронетранспортеры һөҗүм итә. Колонна якынайгач, алар ут ача. Барлык сигез танк та юк ителә. Сержант үзенең коралы белән дә дошманнарның күбесен юк итә. Ул бәрелештә Әсфәндияров гвардиясе ун танк һәм 150дән артык дошман солдатларын һәм офицерларын юк итә», — дип сөйләде Зилә ханым.

Сугыштан соң Закир Әсфәндияров Казахстанда шахтер булып эшләгән. Ул 59 яшендә яман шеш авыруыннан вафат булган. Аның хатыны була, әмма балалары булмый.1970 елларга кадәр алар авылга да бик еш кайтып йөри торган булганнар.

 Зәйнетдин Әхмәтҗанов

Икенче Советлар Союзы Герое Зәйнетдин Әхмәтҗанов 1897 елда Ялгызкаен авылында туган. Ул да Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елда лаек була. Зәйнетдин Әхмәтҗанов сапер булган.

«Аны 1942 елда армия сафларына алалар. Аңа кадәр ул колхозда бригадир, склад мөдире булып эшләгән. Ул Львов өлкәсендәге Көнбатыш Буг елгасы аша чыкканда батырлык күрсәтә. Артиллерия һөҗүм итеп торганда һәм һавадан бомбалар төшкәндә ул елга аша транспорт өчен кичү юлын эшли. Эшен бер минутка да туктатмый.

1944 елда ул тагын бер тапкыр батырлык күрсәтә. Украинада Сан елгасы аша күпер төзегәндә ул икенче ярга — дошман янына разведкага китә. Дошман автоматы һәм минометы уты астында ике сәгать дәвамында ул суда эшли. Күпернең күчәрен урнаштыра.

Шул ук елда ул Польшаның Висла елгасын кичкәндә зур батырлык кыла. Әхмәтҗанов паромда рулевой була. Өч көн дәвамында артиллерия коралларын елга аша чыгарып тора.

Сугыштан ул Ялгызкаенга кайткан, колхозда эшләгән. «Бик аралашучан, ачык кеше иде. Бервакытта да масаеп йөрмәде. Бөтен бәйрәмнәргә чакыра идек аны. Әле күптән түгел генә аның кызы вафат булды», — дип хәтерли музей мөдире.

 «Гөрселдәп манара килеп төште»

Мәктәп каршысында диярлек Геройларның бюстлары тора. Авылда ике урам аларның исемнәрен йөртә. Мәктәптән ерак түгел мәчет тора. Без килгәндә ул ябык иде, хәзрәт чирләп киткән икән. Мәчеткә килгәндә, авыл яшьләренең бик күркәм гадәте бар — имтихан алдыннан мәктәп укучылары мәчеткә сәдака кертә.

Элек авылда өч мәчет булган. 1931 елда манараларын кискәннәр. Хәдичә Моратшина исемле бер әби үзәк урамдагы мәчетнең манарасын төшерү турында сөйләп тә калдырган: «Минем кызым туган иде, Мәрьям дип исем куштык. Хатын-кызлар коштабакка гына салып бәби чәе алып килгән иде. Гөрселдәп манара килеп төште. Барыбыз да елый башладык».

Авыл уртасында буа бар, аны әле күптән түгел генә яңартканнар булса кирәк, тирә-ягында кара җир күренә. Казлар йөзеп йөри. Гомумән, авылда кош-корт күп кебек тоелды: капка төбендә җыелып ятканнар, көтүләре белән юл аша чыгып баралар, йорттан читкәрәк китеп чирәм ашап йөриләр. Безнең якта гадәттә ак казлар еш очрый, ә анда — сорылар. 

«Ул бит авылдан гына ике Герой!»

Авыл халкы үзенең Геройлары, авыллары белән бик тә горурлана.

Әхмәт абый Моратшин 27 ел мәдәният йортында эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан.

«Безнең авылдан ике Советлар Герое чыгу белән бик горурланабыз. Ул бит авылдан гына ике герой! Кайбер районга да бер генә герой бит, ә безнең авылдан ике герой чыккан, Әлхәмдүлилләһ. Икесе дә исән-имин кайтканнар, әле эшләп тә йөрделәр. Закир абый Казахстан ягында дөнья көтә, ә Зәйнетдин бабай колхозда зур эшләр эшләде. Ел саен аларны Җиңү көнендә искә алабыз. Безнең авыл татар авылы инде, татар булу белән горурлану хисе бар, Әлхәмдүлилләһ. Мәктәптә ун ел татар телен өйрәндек, әдәбиятны укыдык. Укучы балалар хәзер рус телендә сөйләшә шул, олылар татарча сөйләшә инде», — дип сөйләде ул.

«Низаметдин» чишмәсен яңартырга телибез»

Гүзәл ханым Хәйруллина мәктәптә рус телен укыта.

«Гафури районыннан биш Советлар Союзы Герое чыккан, икесе безнең авылдан бит инде, шуның өчен безнең авылны «Геройлар авылы» дип тә йөртәләр. Мин Зәйнетдин Әхмәтҗанов турында күбрәк әйтә алам, чөнки аның туып-үскән йорты ягында яшим. Мин бәләкәй вакытта ул геройның үзен күрү бәхетенә ирештем. Аның мәктәпкә укучылар белән очрашуларга килүе әле исемдә Безнең урам да аның исемен йөртә. Ел саен 9 Май бәйрәмендә геройларны, батырларны искә алабыз, чәчкәләр салабыз.

Безнең авылдагы күл читендә чишмәләр бар. Ул чишмәләрнең берсен Низаметдин бабай ачкан, авылда аны шулай дип йөртә идек. Ул чишмә әле дә бар. Гаиләмнең шундый теләге бар: шул чишмәне яңарту. Чимәгә бара торган юлны үләннәр басып киткән, анда кеше йөрми инде, ләкин ул чишмә бар. Элек кешеләр чишмәгә йөргән. Шул эшне башкарып чыгасыбыз бар әле.

Ялгызкаен — безнең райондагы иң зур татар районы. Бездә татар авыллары күп түгел, без татар булуыбыз белән бик горурланабыз», — дип сөйләде ул.

«Горурланмый мөмкин түгел»

Рима ханым Шабангалиева хәзер лаеклы ялда, ул элек сатучы булып эшләгән.

«Без үз авылыбыз белән бик горурланабыз, горурланмый мөмкин түгел. Җиңү бәйрәмнәрендә батырларны искә алабыз, зур бәйрәмнәр үткәрәбез. Авылда татарлык саклана. Килеп яшәгән кешеләр дә бар инде, ләкин без татарлыкны саклыйбыз, татар телендә сөйләшәбез, мәчеткә йөрибез, Коръән укыйбыз. Безнең мәчет һәрвакыт ачык, укучылар дога укытырга кереп чыгалар», — дип сөйләде ул.



Галерея: Башкортстанның Ялгызкаен авылыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100