Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстандагы татар галиме Илдус Фазлетдинов: “Күршенең тавыгы һәрвакыт күркә булып күренә”

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов татарларның Башкортстандагы вәзгыяте, авыл мәктәпләре ябылуның нәтиҗәләре, ике республиканың ни сәбәпле элек-электән һәрвакыт ярышып яшәве турында “Интертат”ка сөйләде.

news_top_970_100
Башкортстандагы татар галиме Илдус Фазлетдинов: “Күршенең тавыгы һәрвакыт күркә булып күренә”

Башкортстанда чыгып килүче “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары буларак ул татар матбугатының киләчәген дә фаразлады.

Интервьюдагы төп фикерләр. 

1. БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы - гыйльми һәм мәдәни үзәк. 
2. БДУның татар филологиясе кафедрасына кабул итү тәртибе үзгәрә.
3. Татар теле бүлелгенә конкурс артты.
4. Башкортстанда татар телле кадрлар әзерләгән 3 уку йорты бар. 
5. "Авыл мәктәпләрен ябу – аклап булмастай җинаять".
6. Гәзитләрдә татар сүзен кулланырга ярамаган вакытлар бар иде, вәзгыять үзгәрде. Бүген Башкортстанда татар гына түгел, башкорт булуы да авыр.
7. Туган телне сайлау мөмкинлеге тугач, күп татарлар рус телен сайлаган. 
8. Матбугат турында: Халык укымый, халык туган телгә битараф дип, аны гаепләргә бик оста без. Әмма без язган әйберләр халык укырлыкмы соң?
9. Безнең тел ясалма, гадилек кирәк. Урам теле дә яшәргә хаклы.
10.Без ике милләтне чагыштырырга яратабыз. Күршенең тавыгы һәрвакыт күркә булып күренә.
11. Казанда совет чорыннан калган принциплар хакимлек итә.
12.Казан үз борыныннан ары күрми.
13. Татар теле сакланса, шушы ике республикада гына саклана ала
14. Иван Грозный бетерә алмаган, ә бүгенге көндә бетәрбезмени?

"Кафедрабыз гыйльми үзәк кенә түгел, мәдәни үзәк тә әле"

– Илдус Камилович, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы белән таныштырып китсәгез иде. Күпме кеше укый, ничә студент кабул итәсез, кайлардан кабул итәсез аларны?

– Соравыгыз өчен рәхмәт. Быел кафедрабыз 60 еллык юбилеен каршылый. Ул 1958 елда оештырылган: 1957 елда Башкорт дәүләт университеты ачылса, бер елдан соң биредә татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы эшли башлаган. Бүгенге көндә кафедра мөдире – профессор, филология фәннәре докторы, танылган галим Алмас Галимҗан улы Шәйхулов. Кафедрабыз зур түгел, сигез укытучы эшли. Биредә фән кандидаты булмаган беркем дә юк, дүрт белгечлек буенча яклаган укытучылар эшли: татар теле, татар әдәбияты, фольклористика, педагогика. Шәхсән үзем Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациямне Казанда якладым. Кафедрабызда биш телче, өч әдәбиятчы эшли.

Кафедрабыз гыйльми үзәк кенә түгел, мәдәни үзәк тә әле. Берничә генә мисал китерәм: безнең кафедра доценты, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов – Татарстанның халык артисты, танылган җырчы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, Башкортстанның атказанган артисты. Педагогика фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина – танылган шагыйрә, берничә китап авторы, Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның халык язучысы, Галимҗан Ибраһимов турындагы трилогия авторы Суфиян ага Поварисов та гомеренең ахырына кадәр бездә эшләде. Билгеле журналистлар да шактый. Мин үзем “Тулпар” журналының баш мөхәррире урынбасары.

Күреп торасыз, кафедра укытучылары төрле өлкәләрдә хезмәт куя. Бу нәрсә белән аңлатыла? 1990 – 2000 нче еллар башында фәнгә игътибар шактый кимеде, галимнәргә төрле якка сибелергә туры килде. Ул зыянлы әйбер инде, әлбәттә. Ләкин, икенче яклап, үзеңнең сәләтеңне күрсәтә алу, миңа калса, һич кенә дә гөнаһ түгелдер. Хезмәткәрләребез нәрсәгә генә тотынмасыннар, үз-үзләрен күрсәтә беләләр, үз-үзләрен аклыйлар. Барыбыз да ярты ставкага эшлибез. Кызганыч, әмма замана таләбе шул дип әйтимме инде.

Кафедрада быел 60 ка якын көндезге бүлек студенты белем ала. Шуңа өстәп 40 лап читтән торып уку бүлеге студенты укый. Ләкин, бик кызганыч, былтыр читтән торып уку бүлеге ябылды.

Кафедрабыз тулы тормыш белән яши, елдан-ел төрле бәйгеләр саны арта. Тагын бер кат әйтәм, ул үзенә күрә бер мәдәни үзәккә әйләнде инде. Мәсәлән, 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көне уңаеннан кафедрабызда "Туган як шигърияте" дигән бәйге үтте. Ул югары һәм махсус урта белем бирү уку йортлары cтудентлары арасында узган сәнгатьле уку бәйгесе иде. Конкурсантлар Башкортстанда туып үскән татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлап, сәнгатьчә сәхнәләштереп, баттл рәвешендә ярыштылар. Бәйгедә җиңүче парлар үзара көрәшеп, абсолют җиңүче билгеләнде.

Тагын бер зур, күркәм чара – “Җанлы сүз”иҗади бәйгесе. Бу уникаль бәйге мәктәп балалары һәм студентлар арасындагы арасында инде дүртенче ел рәттән уздырыла. Мәктәп балаларының иҗади активлыгын арттыру, аларны татар әдәбиятына җәлеп итү максатында оештырыла ул. Балалар дүрт яшь төркеме буенча ярышалар: кечкенәләр, урта яшьтәгеләр төркеме, өлкән сыйныфлар һәм студентлар. Җиде номинациядә җиңүчеләр билгеләнә. Җиде жанр: шигърият, проза, әкият, публицистик мәкаләләр, фәнни мәкалә, сценарий, эссе. Чараның географиясе киңәйде, эшләрнең саны арта, сыйфаты яхшыра – бу бик гаҗәеп әйбер. Мисал өчен бер генә сан китерим: беренче бәйгегә 220 ләп эш кабул иткән идек, былтыр катнашучыларның саны 370 кә җитте. Быел дүртенчесен оештырдык, йомгаклау кичәсе 28 сентябрьдә БДУның Тантаналар залында узачак. Бу бик күркәм чара, укытучылар арасында да үзенә күрә абруй казанды, катнашырга атлыгып, ашкынып торалар.

"Кабул итү имтиханнары үзгәрә"

– Нинди белгечлекләргә ничә студент кабул итәсез һәм кабул иттегез, бу уку елында нинди үзгәрешләр булды?

– Бу соравыгыз бик урынлы һәм бик вакытлы булды, мин әле онытып та җибәргәнмен. Эш шунда ки: моңарчы, 1958 елдан башлап филологлар әзерли идек. Элек 25 кеше кабул иттек, соңыннан, 2000 нче еллар башында ул сан Мәскәү тарафыннан киметелә башлады (Казан университетында да киметелә дип беләм инде мин) һәм башта 22 булды, аннан 20, 18, 17, 16, 15... Ахыр чиктә былтыр без нибары 8 студент кабул иттек. Ни өчен шулай соң ул? Белгәнегезчә, өч ел элек Россия хөкүмәте профессиональ стандартлар турында закон кабул итте. Ягъни хәзер журналист булып эшләү өчен синең тар белгеч булуың, журналист дипломы кирәк. Ә укытучы булып эшләү өчен дипломыңда педагог, мәсәлән, татар теле укытучысы дип язылып куелган булырга тиеш. Ә без филологлар әзерләп чыгара идек. Кызганыч, әмма беркайда да "эшкә филологлар кирәк" дигән игълан да, белдерү дә юк. Я укытучы, я журналист, я матбугат сәркатибе, я башкасы кирәк.

Шуны истә тотып, быел шундый карар кабул ителде (бу бер безгә генә түгел, бөтен милли бүлекләргә кагыла): Башкорт дәүләт университетының бөтен филология белгечлегенә: рус, татар, башкорт, чит телләр – Мәскәү нибары 15 урын бирде. Күреп торасыз, 15 урын инде ул, русча әйткәндә, "капля в море", диңгездә тамчы гына. 

Ләкин шул ук вакытта педагогик белгечлекләргә урынны арттырды. Безнең җитәкчелек, ректорат, акыллы дип исәплим мин, карар кабул итте: педагогик белгечлекләрнең һәммәсен дә милли бүлекләргә бирде, ә филологияне бары тик рус бүлегендә генә калдырды. Чит телләр факультеты түләүле, коммерция исәбенә укыталар. Шулай итеп, без былтыр 8 кеше кабул итсәк, быел инде 14 кеше кабул иттек. Алар биш ел укып, татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучысы дипломнарын алып чыгачаклар. Аларга яңадан махсус курсларда шөгыльләнәсе, өстәмә квалификация аласы булмый, алар инде әзер белгеч булып чыгарыла.

Тагын бер мөһим әйбер: кабул итү имтиханнары үзгәрде. Элек филология белгечлегенә кергәндә рус теле, рус әдәбияты буенча Бердәм Дәүләт имтиханнары тапшыралар, татар теле буенча безнең вузда сынау тоталар иде. Хәзер инде БДИдан рус әдәбияты алынып, аның урынына җәмгыять белеме кертелде. Шундый үзгәрешләр булды быел.

"Татар теле бүлегенә конкурс артты"

– Университетның татар-рус бүлегендә бер урынга ничә абитуриент дәгъва итә?

– Бик кызык сорау бирдегез. 2008-2009 елларда без абитуриент эзләп чак кына урамга чыкмый калдык, шундый мәлләр дә булды. Мисал өчен, 20 урын бирелә, ләкин ул 20 урынга килүче юк. Бу якынча 2014-2015 нче елларга кадәр дәвам итте. Без һөнәри юнәлеш билгеләргә ярдәм итүче төрле чаралар уздыра идек, районнарга чыктык. Планны ничек тә булса тутыра идек инде, ләкин, үзегез аңлыйсыз, сан сыйфатка күчәргә тиеш. “Ярат!” диеп кенә яраттырып булмаган кебек, баланы туган телдә көчләп укытып булмый – шундый авыр вакытлар булды. Ни гаҗәп, 2015 нче елдан соң киресенчә татар телендә белем алырга теләүчеләр арта башлады. Мин хәзер аның сәбәбен аңлатырга тырышырмын.

Безнең бүлектә конкурс артты. Башта бер урынга 2 кеше дәгъва итсә, 2000нче еллар башында 6 га әверелде, аннан янә 2-2,5 кеше, былтыр конкурс бер урынга өч ярым кеше тәшкил итте. Быел исә конкурс соңгы 15 ел өчен көтелмәгәнчә югары булды – бер урынга 4,22 кеше дәгъва итте! Әле бүлеккә бүленгән бюджет урыннарының 8дән 14кә кадәр артуын да онытмагыз. Ә абитуриентлар саны былтыргы 22дән 59га кадәр артты! Якынча өчләтә дигән сүз бит бу! Моның төп сәбәбе – вузларда бюджет урыннарының бетерелеп, түләүле укуга күчеп баруыбызда. Хәзер авыл баласы каршына шундый бер дилемма килеп басты: укырга керергә кирәк, ләкин кая керергә, бюджет урыны булган җирне сайлый бит инде ул. Шул рәвешле, алар безгә юл алдылар, нәтиҗәдә бездә конкурс барлыкка килде. Бу бик яхшы булды. Конкурсның кимүгә баруына ышанмыйм, чөнки югары уку йортларында бюджет исәбенә укыта торган белгечлекләрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Бюджет урыннары юк.

– Сез моны республикада җитәкчелек үзгәрү белән бәйләмисезме?

– Берникадәр моңа да бәйледер. Укучы мәктәпне тәмамлаганда, аның әти-әнисе баланың киләчәге турында уйлый. Акылы булган кеше үз киләчәген үзе кайгыртырга тиеш. Димәк, безнең әле киләчәгебез бар.

– Читтән торып уку бүлеге ни сәбәпле бетерелде?

– Бакалавриатның читтән торып уку бүлеге ябылуы янә шул оптимизация белән бәйле. Бу инде безнең карар түгел. Филология факультетының читтән торып уку бүлегенә Мәскәү нибары 10 урын биргән. Билгеле, ул урыннарны рус бүлеге алды, чөнки рус теле һәм әдәбияты белгечләренә ихтыяҗ да, бүлеккә конкурс та безнекенә караганда зуррак. Бүлек ябылды, ләкин, әгәр кеше мәктәпкә укытырга бара икән, аны читтән торып кына әзерләп буламы, дигән шик күптән бар иде инде. Әлбәттә, ябылу әйбәт әйбер түгел, әмма замана кушкач, нишлисең... Аның каравы, былтыр магистратураның татар филологиясе буенча читтән торып уку бүлеген оештырып җибәрдек. Быел анда биш кеше кабул ителде.

– Читтән торып уку бүлегенә ничә студент кабул итә идегез? Быел ничә кеше тәмамлаячак?

– Сигез-ун кеше кабул итә идек. Совет заманында 20 не дә кабул иттек. Быел 10 кеше көндезге бакалавриатны, тагын 10 кеше читтән торып уку бүлеген, ә 6 кеше магистратура тәмамлады – барысы 26 кеше килеп чыга...

"Мәктәпләрне, матбугатны татар кадрлары белән тәэмин иткән өч уку йорты бар"

– Яңа уку елында кабул ителәчәк укучыларның барысы да дәүләт исәбенә укыячакмы, әллә түләпме?

– Дәүләт исәбенә укытылачак филологларның саны 8 дән 14 кә кадәр артуы безнең өчен зур куаныч. Чөнки шул сәбәпле кафедрабызда укыту сәгатьләре саны да артты, төрлеләнде, методика буенча бик күп сәгатьләр бүленде. Һәрхәлдә, мин бер әйбергә шатланам инде: студентларыбыз төгәл, конкрет һөнәр иясе булып чыгачак. Бәлки журналистикага килү күпмедер дәрәҗәдә кыенлашыр, ләкин педагогика буенча бакалавриат тәмамласа, ул журналистика буенча магистратурага керә ала, ике елдан соң барыбер журналист булып чыгачак.

– Сез әзерләгән кадрлар Башкортстанга җитәме, әллә татар теле укытучылары әзерли торган урын тагын кайдадыр бармы?

– Аллаһка шөкер, озак еллар без мәктәпләрне, татар телендәге газета-журналларны кадрлар белән тәэмин итүче бердәнбер уку йорты идек. Бу хәл 90 нчы елга кадәр дәвам итте. Бары тик 90 нчы елны гына Башкорт дәүләт педагогика университетында (ул вакытта институт иде) татар бүлеге ачылды. Ул әле дә эшли. Анда да бакалавриат, магистратура бар, хаталанмасам, бакалавриатка анда 12 кеше кабул ителә, кыскасы, бермә-бер диярлек инде.

Ике-өч ел турысында Башкорт дәүләт университетына Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен куштылар. Әлеге академиядә шулай ук татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы бар. Ул кафедрада көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре эшләп килә. Былтыр көндезге бүлеккә бюджет хисабына кабул итү туктатылып торган иде. Быел исә кабат башланды. Татар теле һәм әдәбияты буенча көндезге бүлеккә 10 студент, читтән торып уку бүлегенә янә 10 студент кабул иттеләр. Җәмгысе – 20 студент. Чуваш бүлегенә исә 17 студент керде. Шуларның 8е – көндезге бүлеккә, 9ы – читтән торып укуга. Кабул итү планына ярашлы, 2019 елда көндезге бүлеккә җәмгысе 18 урын бүленәчәк.

“Авыл мәктәпләрен ябу – аклап булмастай җинаять”

– Башкортстандагы җәмәгатьчелек вәкилләренең берсе баласына мәктәптә туган тел буларак татар телен укытуны сорап гариза язгач, аңа “безнең татар теле укытучыларыбыз юк, шуңа күрә татарча укытырга мөмкинлегебез дә юк”, дигәннәр. Мондый проблема чынлыкта бармы, юкмы?

– Андый хәбәр ишеткәнем юк. Миңа калса, бу администрациянең, мәктәп хакимиятенең, җитәкчелекнең тәгәрмәчкә таяк тыгуы, аларның рухсызлыгы, милләтсезлеге. Һәрхәлдә, бездә киресенчә: милли телләрне мөмкин кадәр саклап калу хәзер инде көн тәртибенә басты. Республика башлыгының башкорт теле һәм башка телләргә дәүләт ярдәме турында фәрманы чыкты, махсус грантлар булдырылды. Эш бара, ләкин бездә җиңел юл сайларга яраталар шул: туган тел буларак рус телен сайлап куялар да, шуның белән тәмам. Янәсе, балаларның, әти-әниләрнең теләге юк. Әти-әниләрнең теләге бар ул, нишләп булмасын?! Бу махсус кемдер тарафыннан эшләнгән диверсия дип бәялим инде мин.


Чынлап та, татар теле укыта торган мәктәпләр саны елдан-ел кими, ул гына да түгел, хәтта авыл мәктәпләре кими. Авыл мәктәбен яптылармы, авыл да, тел дә бетте дигән сүз. Кызганыч, авыл мәктәпләрен ябу вәзгыяте һаман дәвам итә. Мин инде моны һичничек аклый алмыйм. Һәрхәлдә, туган авылымда 110 ел эшләп килгән мәктәпне 2011 елда ябып куйдылар. Күз алдыгызга китерегез, Бөек Ватан сугышы елларында ябылмаган, ә 2011 елда ябылды. Тузлыкуш авылы – Башкортстанның Бәләбәй районындагы мәгърифәт үзәкләренең берсе иде. Бу мәктәптән нинди генә танылган шәхесләр чыкмаган! Ләкин ул ябылды һәм авыл бетүгә дучар ителде. 

Әйткәнемчә, авыл мәктәпсез яши алмый, ул аксиома. Авыл мәктәпләрен ябу, миңа калса, ул бернинди сәбәп белән дә аклап булмастай җинаять. Әлеге вәзгыять дәвам иткәндә, мәктәпләрдә татар телен укытучы белгечләргә кытлык булмаячак, әлбәттә. Ләкин теләгебез шул: милли мәктәпләрнең, татар телен укыта алырлык белгечләрнең саны артсын иде. Чөнки милли мәктәп яшәсә, милли театр да, милли матбугат та яшәячәк – бөтенесе дә мәктәпкә бәйле. Кеше балачактан татар мохитендә тәрбияләнмәсә, татар телен, әдәбиятын өйрәнмәсә, телнең тәмен, әдәбиятның моңын аңларга омтылмаса, ул инде синең театрыңа да, матбугатыңа да битараф булачак. Маңкортлар үстерәсе килми, балалар милли җанлы булып үссен иде, дип телибез инде. Кызганыч, безнең теләкләр белән югарыда утыручыларның теләкләре бик үк тәңгәл килеп бетми шул. Оптимизация процессларының зыяны бәяләп бетергесез дип билгелим мин. Әлегә татар теле укытучылары җитә. Җитмәсен иде.

Гәзитләрдә “татар” сүзе кулланырга ярамады

– Бу сорауны провокацион дип кабул итмәгез. Башкортстандагы Бәләбәй уку йортының директоры әйткән иде бит инде...

– Әнгам абый Атнабаев та “Казаннарда татар булу җиңел, син Уфада татар булып кара”, дип әйткән иде. Әгәр без бу сүзләрне 2010 нчы елга кадәрге вәзгыятькә карата файдалансак, ул чынлап та 100 процент дөрес сүзләр. Бик авыр чорлар булып алды: гәзитләрдә “татар” сүзе кулланырга ярамады, татар теле димәскә, туган тел дип язарга кирәк иде. 

Ләкин хәзер бу әйбер актуальлеген берникадәр югалтты. Бүгенге көндә Башкортстанда татар гына түгел, башкорт булуы да авыр, чөнки милли телләргә карата басымны сез үзегез дә сизеп торасыз. Казанда да шул ук хәл бит инде. Марий Элда әйтелгән сүзләрдән соң, татар белән башкорт телләре бер тәртәгә җигелгән атлар кебек булырга тиеш. Алар арбаны төрле якка тарткаларга тиеш түгел, ә уртак максат билгеләп, шуңа омтылырга кирәк. Башкортның да, татарның да акыллы затлары моны аңлый. 

Берәү Аллаһыдан нәрсәдер сораган да, ул: “Мин сиңа барысын да бирәм, ләкин синең күршеңә ике тапкыр арттырып бирермен”, - дигән. Теге кеше хөсетле булган: “Минем бер күземне чокып чыгар”, – дип сораган. Шундый кешеләр безнең халыклар арасында булмасын иде, ләкин алар бар. Башкортка начар булса, татарга әйбәт дигәнне аңлатмый бит әле ул, я булмаса, татарга начар булса, башкортка әйбәт була дигәнне дә аңлатмый.

Безгә төркилек берлеген ныгыту юнәлешендә эшләргә кирәк. Минем башкортлар арасында дус-ишләрем бихисап, татарлар арасында да бик күп, уртак фикердәшләрем дә җитәрлек. Акыллы кеше моны аңлый, әйтәм бит, без бер арбага җигелгән пар ат инде.

“Күп татарлар туган тел итеп рус телен сайлаган”

– Яңа төрле укыту системасы кертелгәннән соң, Башкортстанда татар телен укучылар саны арттымы, әллә кимедеме?

– Әлегә бу сан артык үзгәрмәгәндер. Шулай да күп кенә татар районнарында туган тел буларак башкорт теле укытылган мәктәпләр татар телен укытуга кире әйләнеп кайтмыйча, рус телен укытуга күчтеләр.Татар теле укытылган сыйныфлардан киткән очраклар да булды. Әмма шуны искәртеп узасым килә: бездә татар мәктәпләре әлегә эшли, татар телен татар милләтендәге укучыларның 9,45 проценты өйрәнә. Бу тулаем ата-аналарның теләгенә бәйле. Республика халкының дүрттән берен диярлек татарлар тәшкил итсә дә, күпләр туган тел итеп рус телен сайлаган.

– Бу хәл кайсы районнарда күзәтелде икән?

– Татарлар яшәгән районнарда, мәсәлән, шул ук Илеш, Туймазы, үзебезнең төньяк-көнбатыш яклары. Андый хәлләр һәрбер районда күзәтелә инде.

– Татар теле укытучыларына кытлык калмаган чорда сезнең бүлекне тәмамлаучылар кайларда эшләргә мәҗбүр соң?

– Безнең студентларның бер уңай сыйфаты бар – алар беркайчан да югалып калмыйлар. Кайсы гына дәүләт органын алсак та, анда, һичшиксез, Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлаган кешене табып була. Мисал өчен, Камил Юлаев исемле бер студент укыды бездә. Ул 2005 нче елны диплом алды. Университетны бетергәч, башта “Кызыл таң” газетасында эшләп алды, аннары берникадәр вакыт “Башкирэнерго” акционерлар җәмгыятенең матбугат хезмәтендә хезмәт куйды. Бүгенге көндә ул – Дүртөйле районы Мәскәү авылы егете, татар-рус бүлеген тәмамлаган белгеч – Уфа шәһәре хакимиятенең информацион-аналитик бүлеген җитәкли. Кешенең үзеннән дә тора: Камил Юлаев шушы вазифага 68 кешелек конкурс аша үтте. Мин моны мактанып, горурланып әйтәм, бу безнең казанышыбыз. Димәк, белем бирүне тиешле дәрәҗәдә башкарабыз. Хәзер кешене милләтенә карап чикләүләр юкка чыгып бара бит инде.

“Без язган әйберләр халык укырлыкмы соң?”

– Элекке елларда Башкортстанда бик күпләп татар газета-журналларын алдыралар иде, ә хәзер алдырмыйлар. Бу почта хезмәте белән дә бәйледер, бәлки, ләкин башка чит төбәкләр - Чувашия, Марий Эл, Ульяновск турында болай дип әйтә алмыйбыз. Ни сәбәпле Башкортстан белән ике арада шундый киртә бар?

– Мин үзем “Тулпар” журналы –  Башкортстанда яшьләр өчен татар телендә чыга торган журналның баш мөхәррир урынбасары. Ни өчен Башкортстанда Казан басмаларын алмыйлар, дип соравыгыз инде. Моның сәбәбе гади. Башкортстанның үзендә генә дә татар телле дүрт басма чыгып килә: өлкәннәр өчен “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси газетасы, яшьләр өчен шактый мавыктыргыч “Өмет” газетасы, шулай ук яшьләр өчен “Тулпар” әдәби-нәфис журналы һәм балалар өчен “Әллүки” журналы. Димәк, әлеге матбугат базарының барлык сегментлары да капланган.

Ә Башкортстанда Татарстан басмаларын алдырмыйлар дигән сүз белән килешмим. Мин үзем Ярмәкәй районы Кулбай авылы кияве. Бу авыл Татарстанның Баулы районы белән чиктәш, ике чакрым ара. Авылдагы һәр гаилә диярлек Татарстанда чыгучы “Безнең гәҗит” газетасын алдыра. “Акчарлак” алдырган бик күп кешеләрне беләм. Үзем, әлбәттә, әдәби-нәфис журналлар алдырам: “Казан утлары”, “Идел”, “Безнең мирас”. Татарстан газета-журналларын алдырган танышларым да бар.

Әлбәттә, элеккеге кебек алдырмыйлар хәзер. Беренче чиратта, бу үзебездә татар телле матбугат чаралары булу белән бәйле. Элек “Казан утлары”на язылган кешеләр бүген “Тулпар”ны алдыралар. Ул вакытта аларның рухи ихтыяҗын канәгатьләндерерлек чара Башкортстанда юк иде. Хәзер бар. Икенчедән, милли матбугатның таралу даирәсе тар. Безнең укучыларыбыз өлкәнәйгәннән өлкәнәя бара, бусы инде гомуми проблема. Бу исә, кабатлап әйтәм, беренче чиратта милли мәктәпләрнең, авыл мәктәпләренең ябылуы белән бәйле. Бу объектив сәбәп инде, аннан берничек тә котыла торган түгел. Хәзерге көндә тиражлар бик зур авырлык белән җыела.

– Мин күпмедер дәрәҗәдә сезнең белән килешеп бетмим. Башкортстанда миллионнан артык татар яши, ә газеталарның тиражлары берничә мең генә бит?

– Алайса, мин Сезгә охшаш җавап кайтарам. Татарстанда чыккан гәзит-журналларның тиражлары да, гафу итегез, 1500, 2000, 2500 данә. Ә татарлар Башкортстандагыдан күбрәк яши.

– Сез ниндидер киртә бар дип санамыйсыз, әйеме?

– Язылам дисәң, рәхәтләнеп языл. 2000 нче еллар башында шундый чор булып алды, реакция еллары дип әйтәм инде мин аны: мәсәлән, “Татарстан яшьләре”нә язылу өчен бик зур киртәләр аша үтәргә кирәк иде. Ләкин теләгән кеше барыбер язылды. Хәзер бернинди чикләүләр юк.

Халык укымый, халык туган телгә битараф дип, аны гаепләргә бик оста без. Әмма без язган әйберләр халык укырлыкмы соң, дигән сорауны куеп карыйк әле. Халыкның зәвыгына, ихтыяҗына туры киләме? Мин бөтен зыялыларга, бөтен каләмдәшләремә, үз-үземә дә мөрәҗәгать итәм. Татарстан журналларын карап барам. Үпкәләштән булмасын, ләкин сугыштан соңгы чорда кешенең интегүле кичерешләрен тасвирлаган әсәрләр кемгә кызык хәзер? Замана яшьләренәме? Турысын әйтәм, яшермим: миңа, 70 нче еллар буыны кешесенә, алар кызык түгел. Аңлавымча, андый әйберләр 90 нчы еллар буынына бөтенләй кызык түгел. Монда гаеп атта да, тәртәдә дә: Башкортстан укучыларында да, татар укучыларында да, безнең үзебездә дә.

“Безнең тел ясалма телгә якынрак, бүген гадилек сорала”

– Бүгенге матбугат замана укучысына кызыкмы?

– Бик авыр сорау бу. Безнең тел бүгенге көндә гарәп-фарсы алынмалары белән артык катлауландырылган, ясалма телгә якынрак. Бүгенге көндә гадилек сорала, ләкин шул ук вакытта тел кануннарына хыянәт итмәү дә мөһим. Хәзер бит җөмләне азагына җитеп укыган кеше сирәк. Тел аксый. Башкортстан матбугаты да аксый. Татарстан матбугаты берникадәр дәрәҗәдә югарырак, ләкин анда да кимчелекләр җитәрлек.

– Нәрсәдә чагыла бу, берәр мисал китерә аласызмы?

– Гарәп-фарсы алынмаларын еш куллануда, калькалаштыруда чагыла. Аның өчен газеталарны карарга кирәк. “Башкортстанның икътисады тотрыклы үсеш юлыннан атлый” һәм шуның ише юлларны кем укый инде? Газета калькалары белән дөнья чуарланган, алардан котылу кирәк, әлбәттә. Гади генә бер сүз белән әйтеп бирерлек әйберләрне без бер җөмләгә сузабыз. Шулай ук журналистлар арасында редакторлау осталыгы кимегәннән-кими бара. Вузларда редактура буенча махсус курслар бетте. Бу безнең гаеп түгел, укыту программалары Мәскәүдән килә. Һәм боларның барысы да үз нәтиҗәләрен бирә.

– Әгәр телебез матур булмый икән, без әдәби телне югалтырбыз да, урам теленә күчәрбез, дип әйтәләр. Килешәсезме?

– Бу очракта бер бик шәп шагыйребезнең – Габделҗәббар Кандалыйның иҗатын исегезгә төшерәм. Заманында аны “урам телендә яза, телебезгә әллә нинди сүзләр кертә” дип гаепләгәннәр, ләкин бүгенге көндә ул – классик әдип. Шундый ук гаепләүләр Пушкинга, Тукайга, Ибраһимовка карата да булган дип беләм. Миңа калса, бу объектив чынбарлык. Ни өчен Зифа Кадыйрованың романнары егылып ятып укыла да, Тукай премиясе лауреатларының әсәрләре укылмый соң? Сәбәбен үзегез аңлатып карагыз әле.

– Аны да “телебезне ярлылата, урам теленә күчә” дип гаеплиләр бит.

– Әдәбият – ул язучы хыялына манылган тормыш чынбарлыгы. Ләкин нигезендә чынбарлык ята. Әгәр без тормышта булмаган әйберне яки персонажларыбызның сөйләмен артык бизәп күрсәтәбез икән, ул укучыны кызыксындырамы соң? Урам теле дә булырга тиештер, яшәргә хакы бар дип уйлыйм. Һәрхәлдә, зыяны юк. Марат Кәбировның җөмләләре кыска һәм гади, халык аның әсәрләрен егылып ятып укый. Ләкин алар матур әдәбият булудан туктамый бит. Андагы фәлсәфи тирәнлек беркая да югалмый. Миңа калса, нинди телдә язу түгел, ә нәрсә язу һәм нинди осталык белән язу мөһим. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, су буе җөмләләрне беркем дә укымый, бүген интернет заманы, кыскалык һәм тирәнлек таләп ителә.

“Күп сүз бозау имезә”

– “Милләтебезнең чишмә башы”, “ямь өстенә ямь” кебек ясалмалык телебезгә каян килде икән?

– Бу ясалмалык микән соң? Мин мондый әйберләрне күз уңында тотмадым, болар яшәргә тиешләр.

– Чишмәнең башы берничек тә була алмый бит.

– Чишмәнең башы була, чишмә чыга торган урын була ул.

– Чишмә үзе генә була, аның башы була алмый. “Милләтебезнең чишмәсе” дигән сүз була ала, ә “милләтебезнең чишмә башы” дип әйтү дөрес түгел. “Исток ручья” сүзтезмәсенең туры тәрҗемәсе бу.

– Яшәргә хаклы гыйбарә, монда бернинди дә гаеп юк. Мин ясалма катлауландыру турында сүз алып барам. Интернетка күптән түгел генә Тукай премиясенә дәгъва итүченең әсәреннән өзек урнаштырганнар. Бер җөмлә төп-төгәл бер бит. Бүгенге көндә, әйтүемчә, кыскалык кирәк.Аннан матур әдәбият теле белән газета, мәгълүмат агентлыклары, мәсәлән, “Татар-информ” теле – икесе ике нәрсә. Таләпләр дә төрле аларга. Гәзит язмасы берничә төп сорауга җавап бирергә тиеш: нәрсә, кайда, кайчан, нигә? Әдәбиятта исә киңәергә мөмкин, ләкин чаманы онытырга ярамый. Иң мөһиме – һәр сүзеңдә, һәр җөмләңдә мәгънә ятарга тиеш.

– Бу ясалмалык каян килә соң?

– Бик авыр сорау бирәсез... Фикереңне кыска гына әйтеп бирә алмыйсың икән, су буе сузасың инде аны. Татарда “Күп сүз бозау имезә” дип башланучы шәп бер мәкаль бар. Аның дәвамын әйтеп тормыйм инде. Укучыны әдәбияттан чигерә торган әйбер – шушы күпсүзлелек. Бу минем шәхси фикерем. Сез башкача уйларга мөмкинсез.

“Күршенең тавыгы һәрвакыт күркә булып күренә”

– Без ике милләтне чагыштырырга яратабыз. Соңгы вакытта Башкортстанда яшь иҗатчыларга дәүләт күбрәк ярдәм итә дип еш ишетәбез. Мисалга язучы һәм журналист Айгиз Баймөхәмәтовны китерәләр. Ә Татарстанда яшь иҗатчыларга ярдәм аз дип зарланырга яраталар. Сез ничек уйлыйсыз, башкорт әдәбияты уңайрак хәлдәме?

– Күршенең тавыгы һәрвакыт күркә булып күренә инде ул. Чынлыкта, Айгизнең уңышына аның таланты сәбәпче. Икенчедән, аның үҗәтлеге, тырышлыгы. Ул үз иҗатын халыкка үзе таныта, үзе тарата. Дәүләттән яшьләргә артык зур ярдәм бар димәс идем. Башкортстанда яшьләр өчен бердәнбер Шаехзадә Бабич премиясе бар, 50 мең сум ул. Ләкин аны алу бик авыр инде. Аннары “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясе эшли. Яшь авторлар беренче китапларын шунда чыгара ала. Өч телдә: башкорт, татар, рус. Шуның белән вәссәлам! Бүтән төрле ярдәмне мин белмим.

– Башкортта кино сәнгате үсеше югарырак, күбрәк кинофильмнар төшерелә. Башка юнәлешләрдә дә көчлерәк дип әйтәләр.

– Башкорт каләмдәшләрем дә, кино төшерүчеләр дә дәүләттән татарлардан артыграк ярдәм аладыр дип исәпләмим. Ни өчен дигәндә, шундый ук кинолар Татарстанда да төшерелә. Башкортстанда соңгы вакытта төшерелгән иң популяр фильмнар – “Ай кызы”, “Бабич” һәм “Из Уфы с любовью”. Болар чынлап та менә дигән яхшы фильмнар. Ләкин сыйфатлы фильмнар Казанда да төшерелде бит, мисал өчен, “Ак чәчәкләр”. Ике республика элек-электән һәрвакыт ярышып яшәде бит инде: “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” кебек. Бездә киресен сөйлиләр. Татарстанда каләм әһелләрен дәүләт кайгырта, лаеклы ялда булган Татарстан язучылар берлеге әгъзаларының пенсиясенә 1 000 сум өстәп бирелә, безнекеләргә бер әйбер дә юк, дип әйтәләр.

Башкорт Википедиясе киң үсеш алган дип сүз чыкты.

– Башкорт Википедиясе яңарак пәйда булды, татар википедиясе күптәннән эшләп килә. Сез башкорт мәдәнияте турында сорау яудырасыз, ә мин күңелем белән дә, телем белән дә, менталитетым буенча да татармын. Монда утырмас та идем, килмәс тә идем мин, Уфада йөрер идем. Сезнең соравыгызны башкорт егетләренә бирсәк, дөресрәк булыр, мөгаен. Мәсәлән, шул ук Айгизгә.

“Казанда совет чорыннан калган принциплар хакимлек итә әле”

– Татарстанлылар Башкортстанның татар язучыларын, җырчыларын белеп бетерми. Бу ара ераклыгы белән генә аңлатыламы, әллә башка сәбәпләре бармы?

– Моның сәбәпләре күптөрле, аңлата башласаң, шактый озакка китә. Беренчедән, 80 нче еллар азагына кадәр татар әдәбиятын “туендыручы” төп көч Башкортстан булды. Сез моның белән килешәсездер. Шул ук Галимҗан Ибраһимов, Мирсәй Әмир, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ һәм башкалар – барысы да Башкортстаннан чыккан татар әдипләре. Татарларның татар әдәбиятына килүе гадәти хәл. Ул вакытта татар әдәбиятына хезмәт итәргә теләүче кешегә бердәнбер юл Казанга китү иде. Башкортстаннан Татарстанга киткән татар әдипләреннән соңгылары Фәиз һәмЛәис Зөлкәрнәйләр булды. Бу 80 нче елларга туры килде. Шуңа күрә татарстанлылар Башкортстаннан чыккан татар әдипләрен белә иде.

Ләкин милли күтәрелеш чоры башлангач, Башкортстандагы бөтен татар җәмәгатьчелеге күтәрелеп чыкты һәм шушы көрәш, бәхәсләр барышында безнең үзебездә татар телендә китап нәшер итү, журнал-газеталар чыгару башланды. Башкортстан татарларына, үз җиреннән китмичә, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү форсаты туды дип әйтик. Үзебезнең җирлектә, татар телендә иҗат иткән, китаплар чыгарган язучы-шагыйрьләр“отряды” барлыкка килде. Күптән түгел бакыйлыкка күчкән Рим ага Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Дилә Булгакова, Салават Рәхмәтулла, Азат Магазов, Мөнир Вафин, Лилия Сәгыйдуллина, Фәния Габидуллина. Дилбәр Булатова һәм башка бик күпләр шушы “отрядтан”. 1994 елдан бирле Башкортстан Язучылар берлегендә татар иҗатчылары берләшмәсе эшли. Анда бүген 60лап әгъза бар. Шулай итеп, Казанга чыгып китү 2004 нче елга кадәр тукталып торды.


Шул чакта Марат Кәбиров китте. Ул шәхес һәм язучы буларак Башкортстанда өлгерде дә, шушы таррак мохиттә танылып, Казанга юл алды. Казан укучысы да аны кабул итте. Димәк, халыкка танылу язучының талантына бәйле. Аннан соң Кәрим Кара шушы ук юлдан үтте, исемен танытып, үзе дә Татарстанга чыгып китте. Кәрим Кара бүгенге көндә билгеле прозаик.

"Казан үз борыныннан ары күрми"

Бездә мохит бар, ләкин телисеңме, теләмисеңме, ул берникадәр чикләнгән. Башкортстан белән чикләнгән. Әдипләрнең Татарстанда танылмавында гаеп Уфа татарларында да, Казан татарларында да бар. Тукай премиясенә берничә тапкыр филология фәннәре докторы, Башкортстанның халык язучысы Суфиян абый Поварисовның Галимҗан Ибраһимовка багышланган трилогиясен тәкъдим итеп карадык. Галимҗан Ибраһимов – татар реалистик прозасына нигез салучы әдип. Аның хакында трилогия язу түгел, Гөлсем Мөхәммәдованы исәпләмәгәндә, повесть язган кеше дә юк татар әдәбиятында.. Анысы да хан заманында язылган.Ләкин Суфиян аганың исеме премиягә дәгъвачылар исемлегеннән төшереп калдырылды. Рим ага Идиятуллинны тәкъдим иттек, ул да узмады.

Казанда һаман да совет чорыннан калган бер республика, бер әдәбият принциплары хакимлек итә. Үпкә сөйләү була инде: “Тулпар” журналы 25 ел дәвамында чыгып килә. Һәм анда бихисап күп проза, поэзия әсәрләре бастырылды: үзләреннән аерым том төзеп булыр иде. Казандагы бик абруйлы бер милли оешма күптән түгел миңа шалтыратып: “Без белешмәлек төзи идек. “Тулпар” журналмы ул, газетамы?” – дип сорау бирде. Син татарларны берләштергән оешма исемен йөртәсең икән, Россия төбәкләрендә чыккан татар мабугатын белергә кирәктер бит инде?!

Татарстан язучыларының еллык җыелышында “Тулпар”да басылган бер генә язмага да анализ ясалмады. 2002 нче елда Марат Кәбировның “Сары йортлар сере” повесте Татарстанда “Казан утлары” журналында басылып чыккач, ел әсәре дип табылды. Тәнкыйть шаулады, рәхәтләнделәр инде! Ләкин бу повестьның 1999 елда “Тулпар” журналының5 нче санында басылып чыкканын искә алучы да булмады. Бары тик “Казан утлары”нда басылу кирәк иде, димәк, Казан үз борыныннан ары күрми килеп чыга.

Икенчедән, монысы инде үзебезгә кагыла, Башкортстан татарлары “безне Казан күрми, ишетергә дә теләми” дип зарланырга яраталар. Ә “сине Казан күрсен өчен нәрсә эшләдең соң” дигән сорауга җавап бирә алмыйлар. Уфада ятып, почта аша гына елга бер әсәр җибәреп, аның кайчан басылганын көтеп яту – хезмәттәшлек итү түгел. Уртак проектлар кирәк, безгә бер-беребезне танытырга кирәк. Мәсәлән, шул ук Башкортстан татар әдәбияты көннәре искиткеч зур әһәмияткә ия. Шундый ук чараны – Татар әдәбияты көннәрен Уфада да үткәреп булса, бәйләнешләр ныгыр иде. Бу ике якның да җитешсезлеге. Аның сәбәбе – 2000-2010 еллардагы“реакция чоры” йогынтысы. Ул вакытта Башкортстан татар әдәбиятының мөстәкыйль татар әдәбиятыннан аерып торган сыйфатларын эзләү башланды. Мин үзем моңа кискен каршы чыктым.

Башкортстандагы татар мәктәпләре өчен махсус татар әдәбияты дәреслекләрен төзү, ул дәреслекләргә бары тик Башкортстанда туган татар язучыларын гына кертергә омтылу – шундый акылга сыймаслык проектлар булып алды. Алар тормышка ашмады, Аллаһка шөкер. Тел дәреслекләре чыкты, әлбәттә, анысы телче-галимнәрнең намусында. Ләкин әдәбиятка кагылырга без юл куймадык. Кайберәүләр бик теләсә дә. Безнең халыкны, милләтне бүлгәләү тенденциясе элек-электән булган һәм ул булачак та. Бердәм булып, бергә каршы торырга кирәк. Уфага перифериягә кебек карарга ярамый. Без монда 2 000 дә, 3 000 дә түгел, миллионнан артык татар яши биредә. Идел-Урал татарларының бер өлеше без, кызганыч, үз республикабыздан читтә калган.

“Татар теле сакланса, шушы ике республикада гына саклана ала

– Башкортстаннан кала, татар язучылары туарга мөмкин булган берәр төбәк бармы?

– Элек булган, әлбәттә. Хәзер юк. Бер-ике мишәр язучысы Ульяновскида үсеп чыкса гына инде. Башкортстанда әле үсәргә мөмкинлек бар, бүтән төбәктә юк. Татар теле сакланса, шушы ике республикада гына саклана ала. Башка бер җирдә дә саклана алмый. Һәм мин рус телле татар әдәбияты дигән төшенчәне бөтенләй кабул итмим, булмый инде ул андый әйбер. Хаталанмасам, март ахырларында иртән хушым китеп ТНВ телеканалыннан бер яңалык тыңладым: имеш быел татар теленнән диктант вакытында Гүзәл Яхинаның әсәреннән өзек укыячаклар. Ләкин Гүзәл Яхина русча яза, татарча язмый. Беткәнмени үзебезнең татар язучылары? Татар телендә язылган әсәрдән алырга кирәк бит инде, тәрҗемәдән түгел. Алай булса, Даниэль Дефоның “Робинзон Крузо”сыннан алыйк. Мин мондый әйберләрне аңламыйм да, аңлата да алмыйм, акылыма сыймый. Без балаларга татар телендә язылган әдәби әсәр бирәбез икән, алар туган телнең тәмен тойсыннар иде, әсәр белән танышу өчен генә булмасын иде.

– Җырчыларга килгәндә, аларда да шулаймы?

– Җырчыларга, таланты булса, күпкә җиңелрәк дип уйлыйм. Әнә, башкорт егете Радик Юльякшин бөтен Татарстанны яулап чыкты бит инде. Миңа калса, аларга чикләр дә юк кебек. Хәзер бөтен нәрсәне акча хәл итә, үзегез беләсез. Җыр һәм сәнгать, эстрада – ул бизнес.

“Иван Грозный бетерә алмаган, ә бүгенге көндә бетәрбезмени?”

– Татар теле Татарстан белән Башкортстанда гына сакланырга мөмкин дип фаразладыгыз. Хәзер мәктәпләрдә туган телне сайлап кына укыйбыз. Шундый шартларда Башкортстанда татар теле сакланып калырмы?

– Һәрхәлдә, мин өметләнәм. Ничек кенә булмасын, бездә милли җанлы кешеләр шактый күп. Алар кычкырып та йөрми, интернетта да язышмый, әкрен генә үз эшләрен эшлиләр: балаларын татар телендә укыталар, татар итеп үстерәләр. 

Милләт югалу куркынычы бар, әлбәттә. Ләкин безне Иван Грозный бетерә алмаган, Петр Беренче бетерә алмаган, Ильминскийлар бетерә алмаган, ә бүгенге көндә бетәрбезмени? Шулхәтле йомшардыкмы без, мин ышанмыйм. Көч табарбыз дип уйлыйм, бу - безнең уртак максат. Башкортка да шушы ук афәт яный. Бу очракта без берләшергә тиеш, без бергә эш итәргә тиешбез. Бер-береңнән гаеп эзләп, үпкә белдереп, фәләненче гасырдагы хәлләрне искә төшереп, пычрак коеп утырырга кирәкмәс, җитте! Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Бердәм булмасак, аерым-аерым сындыру бик җиңел, юкка чыгарачаклар. Бу очракта безгә башкорт белән бердәм булырга кирәк. Шул очракта милләт сакланачак.

Илдус Фазлетдиновның биографиясе

  • Илдус Камил улы Фазлетдинов 1975 елда Уфада дөньяга килә. Балачагы һәм мәктәп еллары Бәләбәй районы Тузлыкуш авылын­да үтә. 1991 елда Башкорт дәүләт университеты филология факульте­тының татар-урыс бүлегенә укырга керә. Иҗат эше белән ныклап студент елларында шөгыльләнә башлый. БДУда белем алучы татар каләмкярләрен берләштергән «Акчарлаклар» әдәби түгәрәген җитәкли.1995 елдан башлап республика яшьләренең татар телен­дә нәшер ителүче «Тулпар» журналында эшли. Бүгенге көндә биредә баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара. Филология фәннәре кандидаты, доцент. Өч фәнни, бер шигъри җыентык авторы. Быел аның тарафыннан төзелгән “Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” томы Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрде. Бу – “Башкортстан татарлары фольклоры” сериясенең “беренче карлыгачы”. 2008 елдан Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 елда Башкортстан Язучылар берлеге Идарәсенә сайланды.

Илдус Фазлетдиновның шигырьләре белән сылтамага кереп танышырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100