"...Тавышыбыз яныбыздан китми – Таза микән безнең үпкәбез?" (Илдус Фазлетдинов)

25 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Сезнең игътибарыгызга Илдус Фазлетдинов шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Илдус Камил улы Фазлетдинов 1975 елда Уфада дөньяга килә. Балачагы һәм мәктәп еллары Бәләбәй районы Тузлыкуш авылын­да үтә. 1991 елда Башкорт дәүләт университеты филология факульте­тының татар-урыс бүлегенә укырга керә. Иҗат эше белән ныклап студент елларында шөгыльләнә башлый. БДУда белем алучы татар каләмкярләрен берләштергән «Акчарлаклар» әдәби түгәрәген җитәкли.
1995 елдан башлап республика яшьләренең татар телен­дә нәшер ителүче «Тулпар» журналында эшли. Бүгенге көндә биредә баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара.
Филология фәннәре кандидаты, доцент. Өч фәнни, бер шигъри җыентык авторы. Быел аның тарафыннан төзелгән “Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” томы Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрде. Бу – “Башкортстан татарлары фольклоры” сериясенең “беренче карлыгачы”. 2008 елдан Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 елда Башкортстан Язучылар берлеге Идарәсенә сайланды.

Таза микән безнең үпкәбез?...

Тукай үпкәсе

Бәгъзе кемдер әйтте:
“Тукай булган
Чахоткалы, черек үпкәле.
Шуңа күрә аның тавышы да
Үз яныннан ерак китмәде”.
Юк, алдама!
Һәрбер шигыреннән
Ишетелә Тукай тавышы.
Бу тавышта – чал кылганнар моңы,
Бу тавышта – халкым сагышы.
Бу тавышта яңрый Кол Шәрифнең
Соңгы тапкыр әйткән азаны:
“И, Ходаем, берүк чит-ятларга
Калдырмачы газиз Казанны!”
Бу тавышка сыйган татарымның
Данлы-зарлы ерак үткәне.
...Шул үткәннәр канлы ярчык булып,
Тишеп үткән, ахры, үпкәне.
Җаннар айкый торган Тукай тавышы
Кая гына барып җитмәгән!
Кыйтгаларны, гасырларны кичкән,
Чыкса да ул ертык үпкәдән.
...Ә без бүген ике күзле килеш
Борыннардан ары күрмибез.
Колаклар бар, ләкин ишетмибез;
Аяклар бар, ләкин йөрмибез.
Җырларына халык зарын салган
Шагыйрьләрне өзелеп көтәбез.
...Тавышыбыз яныбыздан китми –
Таза микән безнең үпкәбез?

* * *
Гомеремнең башы — Мәңгелектә —
Таш гасырдан маймыл бабайлар
Меңьеллыклар аша үрелеп карый:
Нәрсә эшли безнең малайлар?
Алар рухы кайчак пыскый җанда,
Кайчак дөрләп китә учактай.
...Ул чакларда тамырларга кайтам,
Маймылланып алам ул чакта.
Болгарлардан, Алтын Урдалардан
Бабаларым мине күзәтә.
Шуны сизеп, кешелеккә кайтам
Атлавымны янә төзәйтәм.
...Мин үләрмен...
Ләкин мин үлмәмен —
Җанны саклар меңәр варислар.
Һәм көнләшеп миннән, ачуыннан
Кара янып көяр Тарихлар.
Җаным минем дәрьяларны кичәр,
Тик чыныгып чыгар ут аша.
...Мәңгелектән башын алган гомерем
Мәңгелеккә барып тоташа.

Томан

Авылымны томан сарган,
Томанга баткан урам.
Кешеләр түгел, шәүләләр
Урамда йөри сыман.
Белмисең, кем монда яхшы,
Кем яман уйлар корган.
Әйтерсең, авыл түгел бу –
Томанга чумган урман.
Кояш та юк, болытлар да,
Кайгы да юк, шатлык та.
Томан эчләрендә яшәп,
Җитәр инде картлык та.
Илне алда ниләр көтә?
Тел язмышын кем белгән?
Киләчәккә кемдер гүя
Томан йозагын элгән.
Яфраклар да пышылдашмый,
Җилләр дә хәтта тынган.
Җанда – бушлык...
Күңелем дә
Томанда калган сыман...

Табибка

Йөрәгемне, зинһар, тыңламагыз!
Йөрәгемне авыр тыңлавы.
Йөрәгемнең тавышы – “алар” таккан
Богауларның авыр чыңлавы...

Атлар

Авылымда атлар юкка чыкты –
Кар туздырып узмый чаналар.
Тимер “ат”лар тимер җыр үкереп,
Асфальт юлдан тыз-быз чабалар.
Ат җаннары күптән Күккә ашкан,
Дага төшеп калган Ай булып...
...Атлар көткән тугайлыкны эзләп,
Бер ялгызым йөрим каңгырып.
Авылымның чирәмнәре кайда?
Эз калдырган кайда чаналар?
...Ташка сеңгән тояк тавышлары
Йөрәгемне килеп кагалар...
Бу тавышта уклар сызгыруы,
Бу тавышта кылыч чыңлавы,
Бу тавышта чал кылганнар моңы –
Бу тавышны рәхәт тыңлавы...
...Далаларны сары сагыш сарган:
Атлар күрми, кибә далалар.
...Төнге Күктән гүя йолдыз түгел,
Ат күзләре миңа багалар...

Беренче кар

Беренче кар ява... Беренче кар...
Һәр бөртеге – Күкләр сабые.
Мондый аклык, мондый сафлыкларны
Мөмкин түгел бүтән табуы.
Беренче кар ява... Үләр өчен
Кагылуга кара җирләргә.
Бар дөньяны баскан каралыкны
Мөмкин түгел аңа җиңәргә.
Беренче кар ява... Әле бик күп
Карларның бар җиргә явасы.
Тик шушысы никтер якын миңа,
Тик шушысы – җанда каласы...
Беренче кар ява... Йөрәк әрни –
Тиздән бетәр җирдә эреп ул.
Күкрәк белән амбразура каплап
Һәлак булган солдат кебек ул...

* * *

Язмыш белән язу бер тамырдан –
Кайчак бер сүз елга тормалы...
Язуым да язмыш кебек шуңа
Әле киртләч, әле бормалы.
Язуымда хата күп түгелдер,
Язмышымда шактый хаталар.
Барыр юлны бикләп, ташлар кебек
Тәгәрәшеп алар яталар.
Язудагы хата кебек түгел,
Үлчәнмиләр алар сан белән.
Үлчәнәләр тик каләмнән саркып,
Шигырьләргә күчкән кан белән.
Ә шулай да үзгәртәсе килми
Күкләр язган шушы язмышны –
Һәрбер хатам туганымдай газиз,
Балам кебек һәрбер ялгышым.
Язмыш белән язу бер тамырдан...

* * *

Агачлардан сары яфрак ява,
Агачларда – яфрак яңгыры...
Сары шәлен салган урманнарда
Бер ялгызым йөрим каңгырып.
Агачлардан сары яфрак ява...
Елларым да гүя яфраклар,
Киләчәккә туфрак булып, алар
Коелалар, сеңеп туфракка.
Табигать тә – кеше халәтендә,
Яз-җәй үтә, җитә көзе дә.
Тәкъдирләрдән хәтта качып була –
Качып булмый Вакыт күзеннән.
Гомер агачым да яфрак коя...
Җәйме монда, көзләр мәлеме?
...Ак кар булып берчак ак кәфенлек
Мәңгелеккә каплар тәнемне...

Хата

Хыялында күкне коча,
Тәне җиргә тарта.
Кеше — мәңгелек каршылык,
Кеше— үзе хата.
Бу хатаны төзәтә ул
Үтеп гомер аша.
...Шуңа үлгәч, тәне җиргә,
Җаны күккә аша.

Мәчет манарасы

Авыл...
Ватык мәчет...
Җимерек өйләр,
Тынлык ватып ач эт котыра.
Салам түбә өйнең тупсасында
Башын иеп бер карт утыра.
Кайсы уйлар болай борчый аны?
Нинди сүзе бар соң әйтергә? ...
Көннәр, айлар, еллар аша үтеп,
Узган тормыш төшә хәтергә.
Исеңдәме, бабай...
Теге чакта
Көзгә ачы җилләр искәндә,
Пычкы сабын син беренче тарттың
Мәчет манарасын кискәндә...
Күк күкрәде шулчак, кояш сүнде
һәм манара җирдә аунады.
Тормышыңның бәрәкәте китте-
Барча авыл сине каргады.
Шатлык белән кайттың син сугыштан,
Калдырсаң да анда уң кулың.
Тик өеңдә янә кайгы көтте-
Ачтан үлгән иде зур улың.
Хатының да гүр иясе булды,
Балаларың ташлап киттеләр.
Бик акырын, гүя синнән көлеп
Теш ыржайткан көннәр үттеләр...
Исеңдәме, бабай...
Теге чакта
Көзге ачы җилләр искәндә,
Пычкы сабын син беренче тарттың
Мәчет манарасын кискәндә...

Фото 

Әти-әниемнең бергә төшкән фоторәсеменә әби-бабамның стенада эленеп торган яшьлек фотолары да килеп кергән.

Фото эчендәге фото —
Тарих эчендә тарих.
Өченчекөн кичәгедән
Бүгенгә үрелеп карый.
Нәрсә эшли кардәш-ыру?
Ничек яши балалар
Балаларның балалары?
Илләр кая баралар?
Инде күптән җаннар Күктә,
Җир кочаклый тәннәрен.
Ләкин күзләрендә һаман
Яши тормыш гамьнәре.
Еллар үткәч, без дә шулай
Вакыт аша багарбыз.
“Безнең оныклар нишли?” — дип,
Киләчәккә карарбыз.
Буын буынга тоташа,
Җанга җан яши кереп.
Очлары очка бәйләнгән
Өзелмәс чылбыр кебек...

Парадокс

Кеше туа...
Теләмичә,
Тыпырчынып, дулап:
“Ник килдем бу дөньяга!” — дип,
Оран сала елап.
Кеше үлә...
Ике дөнья
Араларын ватып.
“Котылдым...” — дигәндәй кала
Елмаюы катып.

* * *

Кыяга менгәндә кеше
Ялга туктап ала.
Үткәннәргә караш ташлап,
Киләчәккә бага.
Маңгай тирен сөртеп ала,
Аннан атлый алга.
Шулай, үрләр яулаганда
Туктап була ялга.
Һәр ял саен кыя очы
Якыная бара.
...Кыядан очып төшкәндә
Ялга туктап кара!

Тузганак

Кызчык кулында тузганак,
Йә, җибәр әле өреп.
Дәртләнеп очсын мамыклар,
Чабыш атлары кебек.
Балачак та тузганактай,
Гомере – бары мизгел.
Мамыктай очкан елларны
Юк шул иярләр тезген.
Тиздән үтәр җәйләре дә,
Үләннәр бетәр кибеп...
...Мамыгы очкан тузганак
Пеләшләнгән карт кебек...

Яз

Яз килә...
Кыш, хәлсезләнеп,
Соңгы сәгатен саный.
Кояш, әйтерсең, юха кыз,
Тәрәзәдән боз ялый.
Йомычкалар йомычкага
Аңлаталар хисләрен.
Дөньяда иң аекны да
Исертә яз исләре.
Кара каргалар, каркылдап,
Ясин чыгара кышка.
Улым соңгы җепшек кардан
Кар бабай ясый тышта.
Яз килә! Яз!
Көннәр аяз!
Табигатьтә тантана!
...Ишек алдында Кар бабай –
Күзләреннән яшь тама...

Светофор

Күзләреңдә яшел «Әйе» төсе,
Иреннәрең кызыл: «Юк»,– диләр.
Светофорга карап басып торам:
Кайчан иренең: «Әйдә, үп»,– дияр.
Карашларың мине сөеп яна,
Иреннәрең никтер киресе.
Күзләреңнән яшел язлар бөрки,
Сүзләреңнән көзге җил исә.
Басып торам шулай синең алда,
Атлый алмый артка, алга да...
Әйтегезче, ник соң бу дөньяда
Чыгармыйлар яшел помада?!

* * *

Аккош кебек яннан йөзеп үттең –
Диңгез җаным, ташма, түгелмә!
Дәрьяларга төшкән каурый булып
Тик сурәтең калды күңелдә.
Яннан үттең, мине күрмәдең дә –
Башың горур, караш югары.
Сер бирмәдем, сүз катмадым сиңа –
Акылымны җуйдым... нибары.
Син югалдың күздән, ә мин калдым
Җиде юлның җиде чатында.
Җанда – бушлык...
Сөю көткән йөрәк
Ияргән дә киткән артыңнан...

Ташлар

Ташлар...
Ташлар...
Берәүләрен кеше
Юллар ясап, аяк аска салса,
Икенчесе, кабер ташы булып,
Шул кешенең инде үзен баса...

* * *

Көннәр ага, еллар ага...
Акрын гына елга ага...
Елга кебек ага гомер –
Кемдер йөзә, бата кемдер...

Митингта

“Татарлар елмаеп үлә”, –
Бер “даһи” акыл сата.
Башымны идем...
Кайчан соң
Елмаеп яшәр татар?

Фикерләр








Иҗат

Кышкар Сабан туе - хәтирәләрен яңарту көне (Талия Төхфәтуллина)

1 июль көнне кышкарлылар бөтен район халкын үзенә кунакка дәште. Хәер, монда Арчалылырдан тыш Әтнә, Балтач, Биектау, Теләчеләрне дә күпләп табарга була иде һәм бу әле тулы географик карта түгел!!! Тау астында, тын гына үз көенә яшәп ятучы, кеп-кечкенә Кышкар бу көнне кырмыска оясын хәтерләтте: андагы халык, андагы машина, сәүдә үзәкләре, уен мәйданчыклары...

Иҗат

Әбиләр нигә иртүк транспортта йөри, яки пенсионерларның бүлнистәге бизнесы (Назлыгөл Мәсәлимова)

Пенсия яшен арттыру белән күп кенә халыкта канәгатьсезлек хисе туа башлады. Ничек инде шулай? Ничек яшәргә соң алга таба? Бу яшь арттыру белән алар теге дөньяга ничә еллар зарыгып көткән пенсияләрен дә алмый китәчәкләр бит. Ничек кенә булмасын, бу хәбәрне пүчтәккә санап, яңа эш ачып җибәрүче әбиләр дә булды. Бүнистә күрдем мин бу хәлне.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла