Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкортстандагы тарих китапларында татар һәм рус килмешәк халык буларак өйрәнелде»

«Башкортстан мәктәпләрендә татарларга карата тискәре, ялган мәгълүмат бирәләр иде», — дип сөйләде тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин.

news_top_970_100
«Башкортстандагы тарих китапларында татар һәм рус килмешәк халык буларак өйрәнелде»

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин Башкортстан мәктәпләрендәге тарих дәреслекләрендә рус, чуваш, мари, удмурт, мордва һәм башкалар белән беррәттән татарларны «килмешәк» дип өйрәнелгәнен әйтте.

«Мин үзем Башкорстанның Бүздәк район үзәге мәктәбендә укыдым. Безгә: „Татарлар — килмешәк халык. Алар безнең җирдә беркайчан да яшәмәгән, бу җиргә ярдәм сорап качып килгәннәр. Бездәге халык үзенең киң күңелле булуын күрсәтеп, үз җирен биргән. Шуңа күрә бу татарлар безнең җирләрдә яши“, — дип әйтәләр иде. Башкортстанда татарларга карата тискәре, ялган мәгълүмат бирәләр. Башкортстан мәдәнияте тарихында да шундыйрак мәгънә иде», — диде ул.

8 сыйныфлар өчен дәреслек тарих фәннәре докторы Ирек Акманов редакциясендә әзерләнгән, 2005 елда бастырылган. Дәреслекнең 92 битендә: «XVIII гасырның егерменче елларында Башкортстанда 380-400 мең тирәсе башкорт, 75 мең рус, 42 мең татар, мари, чуваш, мишәр, удмурт, мордва булган. Ул вакытта Башкортстанда төп халык 77 процентны, читтән килүчеләр 23 процентны тәшкил иткән», — диелгән.

Исәпләп карасак, ул елларда Башкортстанда барлыгы якынча 517 мең кеше исәпләнгән. 517 мең — халыкның 100 проценты дигән сүз. Башкортлар 400 мең булгач, дүрт йөзне йөзгә тапкырлыйбыз һәм барлык халыклар санына, ягъни 517гә бүләбез. Шулай итеп, чыннан да, башкортлар саны 77 процент килеп чыга. Калган 23 процент — татарлар, руслар, мишәрләр һәм башкалар.

«Безне бу китапмы, башкасы буенчамы укытканнарын тәгаен әйтә алмыйм. 20 еллап вакыт узды. Әмма мәгънә шундый иде. Хәзер ничек өйрәтәләрдер, белмим», — диде Илнар Гарифуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100