Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Башкортстандагы мәшһүр татарлар исемлеге: «Үзебезнең шәхесләребезне данламыйбыз...»

«Интертат» сайты Башкортстанда туган танылган татар шәхесләренең исемлеген туплый башлады. Сайтның инстаграм сәхифәсендә чыккан әлеге исемлеккә тагын кемнәрне өстәргә була? Бу шәхесләрне таныту өчен нәрсә эшләргә кирәк? «Интертат» берничә фән, дәүләт эшлеклесе һәм язучы фикерен сорашты.

news_top_970_100
Башкортстандагы мәшһүр татарлар исемлеге: «Үзебезнең шәхесләребезне данламыйбыз...»

Башкортстан, Уфа татарларыннан башка татар халкын күз алдына да китереп булмый. Миллионнан артык татар яшәгән төбәк бик күп мәшһүр язучыларны, җырчыларны, сәясәтчеләрне, галимнәрне биргән.

Бу шәхесләр арасыннан иң күренеклеләре дип кемнәрне санарга була? Татар халкы тарафыннан бу исемнәргә игътибар җитәрлекме? «Интертат» бу исемлекне әле туплый гына башлады. Билгеле, бик күп милләттәшләребез яшәгән төбәктәге татарларның төгәл исемлеген Инстаграм аккаунтларында гына биреп бетереп булмый. «Интертат» исемлеге тәкъдимнәр кабул ителү белән тулыланыр, яңартылыр. Исемлектә ике халык та (хәтта аннан да күбрәк) үз вәкиле дип санаган, ике халыкка да хезмәт иткән шәхесләр дә бар.

Әлеге исемлеккә тагын кемнәрне өстәргә кирәк? Бу турыда берничә фән, дәүләт эшлеклесе һәм язучы фикерен сорадык.

Альфред Дәүләтшин: «Соңгы ике елда Башкортстан татарларына игътибар артуын күрәбез»

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Башкортстанда туган татар шәхесләре исемнәрен туплауны бик күркәм гамәл дип саный. Ул безнең исемлеккә спорт һәм фән өлкәсендә уңышка ирешкән татарларны һәм тагын берничә мәгърифәтченең исемен өстәргә тәкъдим итте. Аларның исемнәрен популярлаштыру, халыкка таныту юлларын күрсәтте.

«Башкортстанның төрле районнарында туган күренекле татар шәхесләре исемлеге белән танышып чыктым һәм мин әлеге эшне бик хуплыйм. Әмма бу исемлекнең бер җитешсезлеге бар — анда минем исем-фамилиям булырга тиеш түгел иде. Чөнки мин үземне күренекле шәхесләр исемлегенә кертә алмыйм.

Ә гомумән алганда, әлеге эш бик матур һәм аны алга таба да дәвам итәргә кирәк. Исемлектә без күбрәк сәнгать-мәдәният әһелләрен, язучыларны, сәясәтчеләр, дәүләт эшлеклеләрен күрәбез. Минем фикеремчә, Башкортстанда туып-үскән татар галимнәре һәм спортчылар турында да аерым мәгълүмат туплап булыр иде. 

Соңгы вакытта Башкортстан татарларына игътибар арту безне бик шатландыра. Башкортстанда туып-үскән татар шәхесләре бик күп. Әлбәттә, кайберләренең кайсы милләткә каравы бәхәследер. Чөнки күп кенә шәхесләр ике, хәтта өч милләткә дә хезмәт иткән. Мәсәлән, Мостай Кәрим, Мәҗит Гафури кебек шәхесләр татар әдәбияты өчен дә, башкортныкы өчен дә күп көч куйган. Спортчылар, шулай ук, аерым республика өчен генә түгел, тулаем илебез өчен хезмәт итәләр. 

Башкортстан җирлегендә туган атаклы галимнәребезнең дә саны бик күп. Мәсәлән, мин әлеге исемлеккә тумышы белән Уфа каласыннан булган, татарлар арасында беренче медицина фәннәре докторы Әбүбәкер Терегуловны кертер идем. Шулай ук «Татнефть» оешмасының өч җитәкчесе Рәвхәт Мингәрәев, Әгъзәм Вәлиханов, Ришад Булгаков — Башкортстанда туып-үскән татарлар. Алар 1960- 80 еллар аралыгында оешманың иң көчле җитәкчеләре булып саналды. 

Спортчылардан мотоспорт буенча дөнья чемпионы, атаклы Габдрахман Кадыйровны да өстәп куяр идем. Шулай ук бу исемлектә аның Учалы районында туып-үскән тормыш иптәше, җырчы Нәзифә Кадыйрованы күрмәдем. 

Бөек Ватан сугышы геройларына аерым бер исемлек багышларга булыр иде. Шулай ук үз гомере бәясенә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» н һәм Абдулла Алишның тоткынлыкта язылган әсәрләрен ватанга алып кайткан Нигъмәт Терегулов та Уфа татары.

Әлбәттә, һәр халыкның аерым өлкәдәге зур шәхесләре бар. Безнең Тукаебыз бар, Мәрҗаниебез бар. Ә инде Башкортстанда туган иң күренекле шәхесләр дигәндә, мин, язучы-шагыйрьләр арасыннан Галимҗан Ибраһимовны атар идем. Чөнки ул безнең татар телебез һәм әдәбиятыбызга, алай гына да түгел, Татарстанның гыйльми үзәгенә нигез салучыларның берсе. Телгә булган игътибары, әдәби эшчәнлеге һәм гыйльми үзәк өчен куйган хезмәтләре Галимҗан Ибраһимовны язучы да, дәүләт эшлеклесе дә итә, аның төрле яклап бөек кеше икәнлеген раслый. 

Галимҗан Ибраһимов янәшәсенә куяр идем Гыйбадулла Алпаровны. Ул шул ук фәнни үзәкнең сәркатибе булып эшләгән, Галимҗан Ибраһимов белән фикердәшләр булган. Ул да морфология, фонетика буенча бик күп мөһим хезмәтләр язып калдырган. 

Шулай ук татар мәгърифәтчесе Зыя Камали минем өчен иң зур шәхесләрнең берсе булып санала. Зыя Камали Уфада югары белемгә нигез салучы, данлыклы «Галия» мәдрәсәсенең башлангычында торучысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе.  

Сугыш тематикасына килгәндә, татар да, башкорт та үзенеке дип санаган каһарманыбыз Гази Заһитов. Хатын-кызлар арасында — Мәгубә Сыртланова. Башкортстанда аңа бюст та куелды. Элек яшәгән йортында такта ташы, музее бар. Татарстанда да аның исемендәге урамнар бар.

Бер яктан карасаң, бу шәхесләребезгә азмы-күпме игътибар бар кебек. Аларны халык арасында тагын да популярлаштыру өчен күренекле шәхесләребез исемендәге премияләр булдыру, аларның музейларын ачу, тормыш юлына багышланган фильмнар төшерү, исемнәрен китапларга кертү зур адым булыр иде. Балаларга исә аларның батырлыгын яисә иҗатын мультфильм геройлары аша җиткерү мөмкин.

Шәһәр-авылларга аларның исемнәрен бирү дә бик әһәмиятле гамәл. Мәсәлән, Башкортстанның Кырмыскалы районында Миңнегали Шәйморатовның туган авылы исеме Шәйморат авылы дип үзгәртелгән. 

Авыргазы районында Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия булдырылган. Быел Стәрлетамак шәһәрендә аңа бюст та куелды. Аллаһка шөкер, күпмедер дәрәҗәдә матур эшләр башкарыла. Ул матурлыкларны күрергә күңел күзе генә кирәк. 

Соңгы ике елда Татарстан тарафыннан да Башкортстан татарларына, аларның тарихына игътибар күрәбез. Ә инде әлеге шәхесләрнең исемнәрен таныту өчен булган белемнәрне тагын да арттыру кирәк, билгеле.

«Татар-информ» да төрле мәкаләләр чыгу да татарстанлыларга Башкортстанда туган мәшһүр татарлар турында күбрәк мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыра. Шул рәвешле, алга таба да атаклы шәхесләребезне замана ысулларын кулланып таныту бик яхшы булыр иде дип уйлыйм», — дип үз фикерен белдерде Альфред Дәүләтшин.

Ркаил Зәйдулла: «Башкорт үзенеке дип таныганнарны популярлаштыра белә»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла безнең исемлеккә үзләрен чыннан да татар дип санаган шәхесләрне генә кертергә кирәк дип саный.

«Минем фикеремчә, кеше үзен кайсы милләт вәкиле дип саный, шулай булырга тиеш. Бөтен танылган шәхесләрнең дә борынгы бабалары кем булганны каян белеп бетерәсең? Абсурд бит бу. Чыгышы белән татар булса да, кеше үзен башкорт дип саный икән, нигә кирәк ул кеше татарга? Шуңа күрә мин сез төзегән исемлек белән килешеп бетмим. Мәсәлән, Зәки Вәлиди Башкорт республикасына нигез салучы. Ул үзен башкорт дип санаган, бу турыда үзенең истәлекләрендә дә аңлатып язган. Нигә әле без үзен башкорт дип йөрткән кешеләрне татар дип язарга тиеш? 

Башкортстанда туган бөек татар шәхесләре болай да күп. Мәсәлән, Мирсәет Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов, 19 гасыр башында Шәмсетдин Зәки дигән бөек шагыйребез булган. 

Башкортстан җирлегендә туган данлыклы шәхесләребез күп булса да, татар аларны әйбәтләп белми. Хәтта, кайберләрен, башкорт зурламаса, бөтенләй дә белмәс идек әле. Башкортлар Мәҗит Гафурины башкорт дип игълан итте бит. Театрын да аның исеме белән атады, районын да. Әгәр ул гади бер татар шагыйре генә булып калса, башкорт аны башкорт дип игълан итмәгән булса, ул шул дәрәҗәдә данланыр идеме икән? 

Мәҗит Гафури белән бер рәттә торган замандаш шагыйрьләре бик күп булган. Мәсәлән, Нәҗип Думави. Аны бүген ничә кеше белә? Сәгыйть Сунчәләй турында кемнең ишеткәне бар? Аларның, хәтта, бергәләп төшкән фотоларына тикле бар. Сәгыйть Рәмиев бүген ни дәрәҗәдә данлыклы? 

Башкорт ул үзенеке дип таныганнарын бик әйбәт итеп популярлаштыра белә. Ә без юк», — диде Ркаил Зәйдулла.

Ким Миңнуллин: «Башкортстанда туган йөзгә якын татар әдибен санадым»

Әдәбият белгече, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин фикеренчә, чит төбәкләрдә туган татар шәхесләрен таныту өчен электрон мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Шулай ук Ким Миңнуллин Татарстан халкын гына түгел, әлеге шәхесләр туып-үскән башкорт районнары халкын да якташларының иҗаты белән таныштыру мөһимлеген билгеләп үтте.

"Башкортстанда туган иң күренекле татар шәхесе кем дип соарганда, мин, беренче итеп, Галимҗан Ибраһимовны әйтер идем. Ул үз вакытында әдәбиятта генә түгел, сәясәттә дә җәмәгатьчелектәге исеме бик нык яңгыраган шәхес. Чөнки аның эшчәнлеге, даны татар дөньясы белән генә чикләнмәгән.

Мәдәният өлкәсен алганда, берничә буынны иңләп торган, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваны билгеләп үтәр идем. Аның чын татар дөньясы өчен шәхес буларак та яңгырашы бик көчле булды.

Монысы беренче урында, ә калганнары икенче урындагы беренче кеше дип әйтәләр бит әле. Җитәкченең урынбасарын да икенче урындагы беренче кеше дип йөртәләр. Безнең татар халкына карата да шундый караш яши. Беренче булган халыкның кем икәнлеге билгеле инде, ә безне икенче булганга күрә кабул итә алмыйлар. Башкаларның безне беренче янындагы икенче итеп күрәселәре килми. Ә татар ул — халык саны буенча да, яңгырашы буенча да, дәрәҗәсе буенча да икенче булып тора. Шул факт күрше-тирәләрнең дә, сәясәтчеләрнең дә күңеленә бик тия инде. 

Мин соңгы вакытта әдипләребезнең ике томлык библиографик китабын өйрәндем. Шул китаплардан Башкортстанда туып-үскән йөзгә якын әдипне санап чыгардым. Башкортстанның 35-36 районы безгә ни кадәр татар шагыйрь-язучыларын биргән. Әлбәттә, аларга игътибар тиешле дәрәҗәдә күрсәтелми. Мәсәлән, безнең институт елына берничә шәхескә багышланган чаралар уздырып, аларның китапларын чыгарып өлгерә ала. Юбилее саен ук булмаса да, Дәрдмәндкә багышланган зур гына чаралар уздырып, китапларын чыгарып, аның туган якларында булып кайтырга тырышабыз. Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Фатих Кәримнең юбилейлары бер дә игътибарсыз калмый. Әмма, бу кешеләр, күп дигәндә ун-унбиштер. Ә шушы китапка кертелгән 90 нан артык әдипне халык беләме? Әле ул китапка кермәгәннәре күпмедер!

Алдыбызга аларны таныту өчен тагын нәрсә эшләргә була дигән сорау килеп баса. Без, гадәттә, болай да билгеле булган бер төркем шәхесләр белән генә эш итәбез. Калган язучыларны да таныту, исемнәрен халыкка чыгару максаты белән «Татар әдәбияты Россия киңлекләрендә» дигән бер электрон проектны җанландырып җибәрүгә әзерлек эшләребез бара. Ул бүгенге электрон мөмкинлекләрне үзләштереп, Татарстаннан читтә яшәгән барлык язучыларны иңләп ала торган проект булыр дип уйлыйбыз. Бүген шушы юнәлештә эзләнүләр бара. 

Сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да бу кадәр байлык белмим кайсы гына халыкта бардыр? Дәүләт тарафыннан төрле бәйгеләр уздырылып, яңа проектларга акчалар бүлеп бирелгәндә, мин менә шушы юнәлешкә, Татарстаннан читтә яшәгән әдипләребезнең дә электрон базасын булдыруга күбрәк игътибар бирүләрен сорар идем.

Танылган шәхесләребез турында әдәби әсәрләр, документаль кинолар җитми. Язучыларыбыз турында роликлар эшләнелә, әмма алар һаман шул дистә еллар буе өйрәнелгән, инде тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат тулысынча тупланган шәхесләргә багышлана. Гел бер үк кешеләр тирәсендә әйләнәбез. Чөнки әзер материал белән ролик төшерү күпкә җайлырак, барысы да уңайлы юллар гына эзли.

Башкортстан территориясен генә алсак та, бигрәк тә революциядән соңгы чорларда, бөтен республиканың мәдәниятен үстерүгә, андагы халыкны театрлы, мәгърифәтле халык итү өчен күп көч куйган кешеләребез бар. Шуларны эзләп табып, халыкка чыгарырга кирәк. Шул юнәлештә республика күләмендәге грантлар булдырылса, максатчан эш алып барылса, алар торгызылыр иде. Болар яңа ысуллар, бүгенге көн таләпләренә якын килеп эшләнергә тиеш проектлар. Без дөньядан ярты адым булса да алда барырга тиешбез.

Без бик күп язучыларыбыз турында әле бернинди мәгълүмат белмибез. Алар турында мәгълүмати материаллар әзерләп, туган районнарына җибәрергә, шушы җанисәп вакытында вакытында халыкка таратырга булыр иде. Әйтик, Илеш районы турында күпме сүз сөйләүчеләр бар. Менә шушы районнан гына да ничәмә-ничә халык шагыйре, язучысы чыккан дип әйтергә булыр иде. Илеш районының Роберт абый Миңнуллины бар, Әхсән Баяны, Хәсән Сарьяны бар. Ә алар нинди телдә сөйләшкән, нинди телдә язганнар? Алар бит татар әдәбиятының классиклары, сыгылып торган теленең иң осталары. Әлеге әдипләребезнең туган җирендәге халыкның теле бит ул шушы тел. Монда тагын нинди тел турында сүз бара ала? Менә шул телне пропагандаларга кирәк.

Башкортстанның һәр районында диярлек шундый данлыклы кешеләребез бар. Мин әйткән китаптагы йөзгә якын кеше турында халыкка мәгълүмат бирергә булыр иде. Алар бит шул язучының якташлары булып чыга. Шушы кеше иҗат иткән тел — аларның да туган теле инде. Әле бит аны теле генә дә түгел, гореф-гадәте, сәнгате, музыкасы, яшәү рәвеше, хуҗалыгы бар. Шушыларның һәрберсен җентекләп карагач, синең дә кем икәнлегең ачыклана! Кайсы ягы белән алар күршедәге халыкка әйләнә ала соң?» — диде Ким Миңнуллин

Вахит Имамов: «Үз шәхесләребезне данламыйбыз»

Татар язучысы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов безнең исемлеккә сугышчан батырлыклары белән танылган татарларны өстәргә тәкъдим итте.

«Башкортстанның һәр районыннан, ким дигәндә, ун күренекле татар шәхесе чыккан. Берничәсе безнең Актанышның күрше районында туган булса, икенчеләре бөтенләй Башкортстанның икенче ягында. Бөтен Башкортстан буенча күренекле татар шәхесләре санап бетергесез. 

Сезнең исемлекне күрдем. Әмма аны тулыландырасы да тулыландырасы әле. Пугачев восстаниесен генә алсак та, исемлектә Бәхтияр Канкаев иң мәшһүр кешеләр рәтенә кертелгән. Ә Салават Юлаевның уң кулы булып йөргән полковник Габдулла Туктаров юк. Салават Юлаевның батырлыклары үзе генә кылып йөргән батырлыклар түгел алар. Аңа һәрвакыт бөтен җирдә татарлар ярдәм иткән. Янәшәсендә киңәшләрен биреп торучы ярдәмчеләре дә, бер отрядтан икенчесенә хәбәр җибәреп торучы сәркатибе дә, сотниклары да татарлар булган. Шуңа күрә Салават Юлаев үзенә башкорт гаскәре туплаган дип әйтү дөрес үк әйбер түгел.

Легендар командир, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовны да Бөек Ватан сугышы вакытында үз кул астына башкорт дивизиясен җыйган дип әйтү, шулай ук, яртылаш кына дөрес. Чөнки аның дивизиясенә Чишмә, Чакмагыш, Бүздәк, Балтач, Борай районнарыннан татарлар да алынган.  

1812 елда Наполеонга каршы сугышкан полклар да тулысынча башкорт полклары түгел. Бөтен Россия һәм Татарстан әдәбиятында, тарихында ялган таратылды һәм хәзер шуны берничек тә бетереп булмый. Чөнки анда алтынчы полкны һәм унтугызынчы полкның яртысын Минзәлә һәм Актаныш районы территориясеннән җыйганнар. Аның өстенә, икенче типтәр полкын Актаныш территориясеннән туплаганнар. Чишмәдән икенче мишәр полкын җыеп озатканнар. Мишәр, типтәр полклары булсалар да, алар әдәбиятка башкорт полклары буларак кереп киткән. Башкорт ягыннан җыелгач, барысына да бер тамга сукканнар, барысы да башкорт полкы дип атап йөртелгән. Ә безнең татарлар, гомумән, искә алынмаган. 

Безнең тарихны өр-яңадан язып чыгасы бар. Ләкин аның өчен чын тарихчылар, чын фән докторлары кирәк. 1200 фән докторы дәрәҗәсен йөрткән кешеләр кирәкми. Алар бит дәүләттән өстәмә пенсия алып яталар. Ә үзләренең татар тарихына, татар халкын күтәрүгә керткән өлеше күпме генә икән? 

Әмирхан Еники — татар әдәбиятның классигы. Шул төрле әдипкә бер бюст куя алмыйча, ни урам исеме бирмичә, ни музей оештыра алмыйча яшибез бит без татарлар. Үзебез «Каргалы атаклы мишәр авылы» дибез. Аны атаклы Терегуловлар, Еникиевлар нәселеннән диләр. Әгәр алар бүген дә атаклы икән, барысыннан акча җыешсыннар да, булдырсыннар Еники музеен. Әгәр бөек түгел икән, вакланып ята икән икән, димәк бөек нәсел түгел дигән сүз, беткән милләт дигән сүз.

Үзебезнең шәхесләребезне данламыйбыз. Менә шундый милләт без. Шуны танырга кирәк», — диде Вахит Имамов.

Моңа кадәр «Интертат» «Бизнес-онлайн» электрон газетасының мәшһүр башкортлар исемлегенә татарларны кертүе турында язган иде. Безнең язма чыкканнан соң газетаның «Топ — 50 башкорт» дигән исемлеге «Башкорт халкы горурланучы топ — 50 шәхес» дип үзгәртелде, аңа төзәтмәләр кертелде.

  • Рәшит Галләмов&«Бизнес-онлайн» мәшһүр башкортлар исемлегенә ник татарларны керткән?
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100